поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.11.2011 Мәдәният

Ваһапов фестиваленең гран-прие Башкортстанга китте (ФОТО)

Рәшит Ваһапов исемендәге VII Халыкара татар җыр фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы зур йомгаклау концерты белән төгәлләнде. Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концертлар залы сәхнәсендә профессиональ яктан көчле һәм Ваһапов репертуарындагы моңлы, халыкчан җырларны югары осталык белән башкара алырдай гына яшьләр чыгыш ясады.

Бөек шагыйребезнең халык көйләренә иҗат ителгән “Тәфтиләү” әсәреннән башланып киткән зур чараны, фестивальнең 2004 елдан бирле гамәлгә ашыручысы һәм җитәкчесе Рифат Фәттәхов дәвам итте. “Рухи дөньябызның иң зур һәм мәртәбәле вакыйгасы - Тукай елына багышланган быелгы фестивалебез. Безнең төп максатыбыз - Рәшит Ваһапов кебек яңа талантлар, яңа тавышлар эзләү. Быелдан башлап конкурста яңалыклар кертәчәкбез, ягъни яшь башкаручылар конкурсын өч елга бер уздырырга булдык. Чөнки көчле, чын җырчылар ел саен туып тормый дигән фикергә килдек. Һәм татарның вокал сәнгатен үстерү максатыннан бирегә бары тик профессионалларны гына кертү зарур дип табылды”, - диде Рифат әфәнде.

Рус егетен дә татарча җырлаттылар

Җыр бәйрәменә татар зыялылары, шул исәптән Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Татарстан Дәүләт Советы рисе урынбасары Римма Ратникова һ.б килгән иде. Римма ханым фестивальнең бүгенге көндә тоткан урынын билгеләде һәм оештыручыга “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде.

Концертның беренче бүлегендә быелгы конкурсантларның чыгышын карасак, икенчесендә исә фестиваль-конкурсның төрле елларында лауреат исеме яулаган яшьләр чыгыш ясады. Айгөл Хәйри, Фёдор Тарасов (Мәскәүдән килгән рус егете), Филүс Каһиров башкаруындагы әсәрләр зур алкышларга күмелде.

Р.Ваһапов исемендәге VII Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы гран-приена Башкортстан егете Руслан Сәйфетдинов лаек дип табылды. Аңа зур бүләкне элек гран-прига ия булган Филүс Каһиров тапшырды. Ә беренче премияне (һәм лауреат исемен) Ришат Төхфәтуллин (Уфа) белән Флорид Гыйззәтуллин (Казан) алды. Соңгысы - Венера Ганиева укучысы.

Җиңүчеләргә Илһам Шакиров кайнар кочак бүләк итте

Моннан тыш 2 һәм 3 премия лауреатлары да игълан ителде. Җиңүчеләрнең барысы да акчалата премия һәм фестиваль эмблемасы төшкән алтын тәлинкә белән бүләкләнде. Лауреатларны кайнар кочак һәм ялкынлы үбүләр белән олуг җырчыбыз Илһам абый Шакиров та котлады.

Бары тик тере тавышка һәм тере музыкага гына корылган концерт Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды. Залда милли моңнар тантана итте, киң сулыш белән башкарыла торган моңлы аһәңнәргә сусаган затлы тамашачы рәхәт чикте.

Чын җырчылар татарда да бар икән!

Концерт барышында халык шагыйре Ринат Харисның Ваһапов турында язган сүзләре искә төште: “Рәшит Ваһаповның иҗат җаваплылыгын тирән аңлавы, җырчының рухи, әхлакый сафлыкка омтылуы дип тә карарга була. Шушы рухи казаныш югарылыгыннан торып ул җырчыны халыкка иярмәскә өнди, ә халыкны җырчы артыннан барырга чакыра, һәм үзе шушы кредога тугърылыклы булып кала. Бүгенге көндә моның нәкъ киресе эшләнә: “эстрада йолдызларыбыз” халык зәвыгына иярү генә түгел, ә миллилекләрен, халыкчанлыкларын югалткан музыкаль шаукымнарга ияреп китеп, халкыбызның болай да аптырашта калган эстетик зәвыгын үзләре артыннан түбәнлеккә сөйри... Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале бөек җырчыбызның илһам чыганагы булу хасиятен тагы да көчәйтте”.

Чыннан да, фестиваль алга куйган максатына ирешеп килә. Яшьләребез арасында татарның классик җәүһәрләрен тиешле дәрәҗәдә, тамашачыга җиткерә алырдай җырчыларыбыз бар икән бит. Мондагы яшьләргә карап сокланып туймассың. Җыры белән генә түгел, зәвыклы киенүе, тыйнак һәм әдәпле булулары, кирәк урында артистларча үз-үзен тотышлары игътибарга лаек. Затлы яшьләребез бар. Татар җыры мондый да була ала икән бит! Киләчәктә дә алар сайлаган юлларыннан тайпылмыйча, Ваһаповлардан килгән җыр мирасын түкми-чәчми үзләреннән соңгы буыннарга да тапшырсыннар иде.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10


Мөршидә КЫЯМОВА. Шамил АБДЮШЕВ фотолары
Интертат.ру
№ --- | 23.11.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»