|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2011 Мәдәният
Азнакай халык театрына – 70 яшь!Азнакай халык театрының 70 еллыгын үткәрү кысаларында 2011 елның 31 нче октябреннән 6 ноябрьгә кадәр Азнакай шәһәрендә Театр атналыгы узачак. Программада: республика театрлары чыгышлары. 31 октябрь – Азнакай халык театры, 1 ноябрь – «Мунча ташы» театры, 2 ноябрь - Лениногорск халык театры, 4 ноябрь – В.Баталов исемендәге Бөгелмә Дәүләт Рус Драма театры, 5 ноябрь – Түбән Кама Дәүләт Татар Драма театры, 6 ноябрь – Әлмәт Дәүләт Татар Драма театры. 31 октябрьдә Азнакай халык театрының 70 еллыгына багышланган Театр атналыгының ачылу тантанасы уздырылачак.
Ачылу тантанасында катнашачаклар:
- ТРның мәдәният министры; - ТРның мәдәният министры урынбасары; - Дәүләт Совет депутаты, драматург Туфан Миңнулин;
Шулай ук Театр атналыгы кысаларында 31 нче октябрьдән 1 нче ноябрьгә кадәр ТР муниципаль берәмлекләренең мәдәният бүлекләре җитәкчеләре семинары үткәреләчәк.
|
Иң күп укылган
|