|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2011 Җәмгыять
Балаларга яңа сулышҖинаять эшләгәнче, балаңны махсус кабул итү пунктына тапшыр. Дәүләт Думасы депутатлары әнә шундый кагыйдәләр кертмәкче. Яңа закон проектыннан күренгәнчә, моннан соң баласыннан баш тарткан хатын-кызлар сабыйны махсус социаль учреждениедә калдырып китә алачак. Дөресен әйтергә кирәк, куркыныч вәзгыять әлеге закон проектын гамәлгә ашыруны күптән таләп итә иде. Ана булырга теләмәүчеләр балаларын урамда, төрле пычрак урыннарда, урманнарда калдырып китүдән дә курыкмый. Моның җинаять икәнен белмәүчеләр дә шактый. Ә менә депутатлар яңа закон проекты ярдәмендә хатын-кызларны нәкъ менә шул төрмә куркынычыннан арындырмакчы икән. Россия Дәүләт Думасының хатын-кыз, балалар һәм гаилә сораулары буенча комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Карпович белдерүенчә, быелның алты аенда гына да илдә 64 ана сабыен үтергән, йә ташлап калдырган. Шушы закон проекты гамәлгә кергән очракта, төбәкләрдә махсус кабинетлар ачылачак. Ә баласыннан баш тарткан хатын-кызлар аларны аноним рәвештә әлеге пунктларга тапшыра алачак.
Карпович сүзләренчә, депутатлар сайлау алдында торучыларга баласының гомерен саклап калырга мөмкинлек кенә бирә. Аналар үзләре исә, мондый очракта, Россия законнары нигезендә җинаять эшләгән булып саналмаячак. Депутат әйтүенчә, әлеге закон иң элек яңа туган сабыйларны юридик һәм социаль яклау өчен юнәлтелгән. Ә инде мондый кабинетлар булганда хокук саклаучылар теге яки бу баланың кемнеке икәнлеген ачыклап йөрмәячәк, озакка сузыла торган процедуралар да узмаячак. Чөнки әлеге пунктларның нинди максат һәм ни өчен эшләгәнен барысы да белә. Өстәвенә сабыйның туу турында таныклыгы һәм социаль ташламаларга хокукы да барлыкка киләчәк. Шунысы мөһим, сабыйның яше алты айдан артмаска тиеш. Югыйсә аны кабул итмәячәкләр.
Сүздә барысы матур күренсә дә, вәзгыять башкача фикер йөртергә этәрә икән шул. Мисал өчен, Дәүләт Думасы депутатлары белән кайбер экспертлар килешми. “Волонтерлар – ятим балаларга” проект фонды президенты Елена Ольшанская сүзләренчә, әлеге закон балалардан баш тарту очракларының артуына китерәчәк. Сабыен урамда яки рельста калдырып китүчеләрнең күбесе ниндидер махсус пунктларга барырга җыенмый да. Мондый “социаль тәрәзәләр” ачканчы, башта авыр хәлдә калган хатын-кызларга ярдәм итүче профилактика хезмәтләре эшен җайларга кирәк. Экспертны шулай ук баланы аноним рәвештә калдырып китә алу мөмкинлеге дә борчый. Аның фикеренчә, мондый ысул белән аналарыннан тартып алынган сабыйларны тапшыручылар пәйда булмагае.
Бу сүзләрне балаларга психологик ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Евгений Цимбал да хуплый. Аның сүзләренчә, баласыннан баш тартырга җыенган хатын-кыз сабыйны үтерү турында баштан ук уйлап йөри. Әлеге максаттан ул йөккә узуын яшерә, медицина учреждениеләренә дә мөрәҗәгать итми. Шуңа күрә бүген күбрәк булачак аналарга социаль-психологик ярдәм күрсәтү эшләрен җайлау кулайрак булачак. Ә инде баланы бернинди авырлыксыз кабул итү пунктына тапшыра алу мөмкинлеге алар өстеннән җаваплылыкны төшерәчәк. Шулай итеп, моңарчы баласын ташлап калдыручы ана үзенең гамәле белән җинаять кылган булып саналса, тиздән ул законлыга әвереләчәк. Тик менә бу закон тагын берәр “мөгез” китереп чыгармас микән соң?
Рәсим ХАҖИЕВ |
Иң күп укылган
|