|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2011 Җәмгыять
Баллы гөмбә янгыннан хәтәрИнглиз галимнәре шаккатыргыч нәтиҗә ясаган. Баксаң, иске кәгазьләрдә яшәүче гөмбәчекләр кешене җиңелчә генә саташтыра: аңны үзгәртә, кәефне яхшырта, иҗади активлыкны көчәйтә икән. Менә шуңа күрә дә безгә күптәнге китаплар яңаларына караганда кызыграк тоела ди. Урман-болын гөмбәләренең кешегә мондый ук тәэсире юк кебек үзе. Тик барыбер көзнең җылы яңгырдан соңгы аяз көннәрен бик күбебез “мылтыксыз ау”дан башка күз алдына да китерми. Россиядә бер сезон эчендә якынча 150 мең тонна гөмбә җыялар ди әнә. Шуңа күрә агулануларның еш булып торуына да гаҗәпләнәсе юк.
Аларның сәбәпләре нидән гыйбарәт һәм, гомумән, бүген “гөмбә патшалыгында” ниләр булып ята икән соң? Белгечләр әйтүенчә, хәтта ки без балачактан ук бик яхшы белгән ак, каен гөмбәләре дә кайвакыт агулы булып чыгарга мөмкин. Чөнки, даими рәвештә үзгәреп, аларга ниндидер яңа сыйфатлар өстәлеп тора. Әйтик, күптән түгел генә безнең якларда таплы ал гөмбә (пятнистая сыроежка) табылган. Ә ул Ерак Көнчыгышта һәм Гавайда гына үсә, әле анда да сирәк очрый торган гөмбә булып санала! Соңгы вакытларда коңгырт эшләпәле шампиньонның агулы төре нык үрчегән. Ашарга яраклымы-юкмы икәнен белү өчен бу гөмбәгә бармак белән басып карарга кирәк: басып торган урында агулысының төсе актан саргылт көрән төскә әйләнә. Шулай ук тозлы суда пешергәндә дә карала. Моннан тыш аннан сөрсегәнрәк ис килеп тора ди.
Сүз уңаеннан, күбебез белми торган кайбер фактларга да тукталып үтик әле. Әйтик, безнең якларда киң таралган, барыбыз да диярлек таный торган баллы гөмбә (опенок). Аны без бик тәмле кабымлык дип кенә беләбез. Ә чынында... Белгечләр әйтүенчә, урман өчен бик куркыныч икән ул. Нык үрчеп, агачларның тамырларын корыта. Бүген меңнәрчә гектар мәйданда урманнарга шушы афәт яный. Зыяны янгыннар, йә булмаса “браконьер” агач кисүчеләрнекеннән ким түгел, дип борчыла белгечләр. Баллы гөмбәнең үсешен тоткарлаучы башка гөмбәләрне үрчетеп кенә котылып була икән. Белоруссиядә нәкъ менә шулай эшлиләр дә ди. Ә бездә – юк.
Беләсезме?
* Гөмбә кан тамырларына холестерин утыруга комачаулый.
* Стенокардияне һәм йөрәк авыруларын җиңеләйтү өчен ак гөмбә ашарга киңәш ителә.
* Әтәч гөмбәсе (лисичка) – зарарлы бактерияләрне юкка чыгару үзенчәлегә ия булган табигый поливитамин.
* Шампиньоннар иммунитетны ныгыта, шикәр чиреннән дәва.
* Гөреҗдә бөер авыртканда, сидек юлларында таш хасил булганда файдалы.
* Нарат гөмбәсе (рыжик) туберкулезга “аяк чала”.
* Майлы гөмбәдә, кәҗә гөмбәсе (сморчок) һәм әтәч гөмбәсендә күрү сәләтен яхшыртучы матдәләр бар.
* Вешенка югары кан басымын төшерә, нерв һәм иммун системасына уңай йогынты ясый, организмны картаюдан саклый.
Гөмбәчеләргә биш киңәш
1. Үзегезне шиккә салган гөмбәләргә тимәгез. Кәрзинегезгә бердәнбер ак чебен гөмбәсе эләккән очракта да калган гөмбәләрегезгә шуның агуы сеңеп калырга мөмкин.
2. Кортлаган яки картайган гөмбәләрне алмагыз: аларда агулы матдәләр була.
3. Сәнәгать предприятиеләре, автомобиль, тимер юллар, агулы химикатлар сиптерелгән кырлар тирәсендә үсеп утыручы гөмбәләрне читләтеп узыгыз. Чөнки алар туфрак һәм һавадагы барлык зарарлы матдәләрне үзләренә җыя.
4. Гөмбәне цинк йөгертелгән чиләккә җыймагыз. Моның өчен чыбыктан үрелгән, һич югы пластмассадан ясалган савыт әйбәт.
5. Гөмбә тиз бозылганлыктан, микробларның үрчүе өчен әйбәт шартлар туа. Шуңа күрә аны җыйганнан соң күп дигәндә 3-4 сәгать эчендә эшкәртеп кую кирәк.
Яшелчә – дару да
Көз – яшелчә чоры. Тик без аннан аш-су әзерли беләбезме икән? Дөрес итеп пешерелгән яшелчә тәмле генә түгел, берникадәр дәрәҗәдә дару да бит әле.
Пешерәбез
Пешерү өчен яшелчәне салкын суга салыргамы яки кайнарынамы? Файдалы матдәләре – витаминнары, минераллары күбрәк сакланып калсын өчен кайнап торган суга (тозны алдан ук салып куярга кирәк) салырга. Су яшелчәне җиңелчә генә каплап торырлык булырга тиеш. Шуннан соң көчле утта кайнатып чыгарырга да бик сүрән утта пешереп бетерергә.
Тик кайберәүләргә, әйтик, буын авыруларыннан интегүчеләргә яшелчәләрдәге билгеле бер матдәләр (мәсәлән, сидек кислотасын тоткарлап, тозларының организм тукымаларына утыруына китерүче пурин матдәсе) ярамый. Бу очракта аны салкын суга салып пешерергә кирәк. Суны күбрәк салып, көчле утта пешерү әйбәт. Болай эшләгәндә, яшелчәнең сырхау өчен кирәксез матдәләре суга чыгып бетәчәк.
Кайбер яшелчәләрнең үзләреннән-үзләре пешеп җитүләрен дә искәртик. Чөгендер, кишер, бәрәңге бу. Утта күбрәк тотканда, изелеп үк китә алар. Бу хәлдән котылу өчен пешеп җитәр алдыннан кәстрүлне уттан алырга да, өстен каплап, яшелчәне 10-30 минутлап тотарга (күпме булуына карап).
Парда
Иң әйбәте – яшелчәне парда пешерү. Моның ике өстенлеге бар. Беренчедән, файдалы матдәләре тулысынча диярлек сакланып кала. Икенчедән, су сеңмәгәнлектән, яшелчәнең тәме бөтенләй башкача була. Парда пешерүнең бернинди дә авырлыгы юк. Яшелчәне юып, сулы кәстрүл эчендәге рәшәткәгә (тимердән ясалган тишекле чүмечкә яки махсус кәрҗингә салырга да була) тезәргә дә капкачын ябарга – шуның белән шул. Каты яшелчәләрдән – чөгендер, бәрәңге, кабактан тыш, теләсә нинди яшелчәне парда пешереп була. Ни гаҗәп, кишер дә, каты булуына карамастан, парда әйбәт пешә. Каты яшелчәләрне, витаминнарын саклап калу өчен, бераз суда пешереп алырга, шуннан соң парда пешереп җиткерергә кирәк.
Үз суында
Яшелчәне үз суында яки аз гына су салып пешергәндә дә бик тәмле була. Файдалы матдәләре хәтта ки парда пешергәндәгесенә караганда да күбрәк саклана. Тик болай пешергәндә яшелчә соусына сырхаулар өчен зыянлы матдәләр микъдары зур күләмдә бүленеп чыга. Шуны истә тотарга кирәк.
Кыздырабыз
Кыздырылган яшелчәнең (хәер, ит һәм балыкның да) файдасы шуның кадәр генә, әлбәттә. Әмма бик тәмле. Чөнки алсуланып кызган тышчасы яшелчәнең бөтен согын, димәк,бөтен тәмен үзендә саклап калу мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә белгечләр хәзер алтын урталыкны табу өчен кыздыруның төрле ысулларын уйлап табарга мәҗбүр. Нәрсә тәкъдим итә соң алар дисезме? Яшелчәне сохарида яки онда әвәләп кыздырырга. Болай эшләгәндә, файдалы матдәләре азмы-күпме сакланып калачак. Аннан килеп, сүрән генә утта кыздырырга.
Төсен саклыйбыз
Пешергәннән соң кайбер яшелчәләрнең төсе ямьсезләнә. Бу проблемадан да котылу чарасы бар. Яшелчәне (бигрәк тә яшел төстәгеләрен), тоз салып, кәстрүлнең капкачын япмыйча гына пешерергә кирәк. Ә инде нәрсәгә дә булса салып пешерергә кирәк булганда, иң элек 30 секундлап чамасы кайнар суда тотарга.
|
Иң күп укылган
|