поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.09.2008 Җәмгыять

ПАРКОВКАДАГЫ ҖИНАЯТЬ ӨЧЕН СӘҮДӘ ҮЗӘКЛӘРЕ ҖАВАП БИРӘМЕ?

Хәзер вак-төяк кибетләргә рәт бетте. Юк кына нәрсә алыр өчен дә өч-дүрт катлы сәүдә үзәкләренә кагылып чыгабыз. Ә һәр гаиләнең диярлек үз "тимер ат"ы булуын да исәпкә алсаң, зур кибетләр янәшәсендә футбол кыры кадәр төзелгән "парковка"ларның да кирәк булуы көн кебек ачык. Тик бина эчендә товар күплегенә исең китеп йөргән арада, урамда күз-колаксыз калган машинаның йә тәрәзәсе, йә тәгәрмәче юкка чыгарга мөмкин. Чөнки сәүдә үзәкләре үзләренең "парковка"лары өчен җаваплы түгел.

 

Казандагы "Мегастрой" кибете юл буенда гына урнашкан. Төзелеш материаллары белән сату итүче бу сәүдә үзәгендә иртә дә, кич тә кеше күп. Без дә узып барышлый гына кереп чыгарга булдык. Кибет ачылганга әллә кайчан, тик бирегә бер тапкыр да килеп караганыбыз юк. Фатирда ремонт эшләре дә башлаган идек, биредә үзебезгә кирәк әйберләр булмасмы? Сәүдә үзәге ябылырга ярты сәгать кенә вакыт калганлыктан, киштәләр арасында иркенләп йөреп булмады. Әмма кибет төбендә шактый тоткарланырга туры килде. Без сәүдә үзәгендә булганда, "парковка"да калдырган машинабызның тәрәзәсен ватып, магнитофонны урлап киткәннәр. Нәрсә эшләргә дә белми басып торган арада, җирдә аунап яткан ватык пыяла кисәкләрен күреп, янәшәбезгә кеше җыела башлады. Барысы да милициягә шалтыратырга киңәш итте. Тик беребез дә кәрәзле телефоннан анда ничек хәбәр итәргә кирәк икәнен белми. Урамда шау-гөр килеп торган тавышка кибет администрациясенең дә, куркынычсызлык хезмәтенең дә әллә ни исе китмәде. Яныбызга беркем чыгып карамады. Администраторны үзем эзләп киттем. 30-35 яшьләрдәге ханым мине бераз тыңлап торды да, берни булмаган кыяфәт белән: "Ни кирәк соң сезгә? Андый урлау очраклары бездә атна саен булып тора. Гадәттә, милиция чакырталар иде, ахры, шунда хәбәр итегез", – дип җавап кайтарды. Эш телефоннары юк икән боларның, ә кәрәзле телефоннан милициягә ничек шалтыратырга кирәк икәнен белмиләр. Озак уйлана торгач: "Ярар, хәзер сак хезмәткәрләренә машинагыз янына килергә кушам, милицияне бергәләп чакырырсыз", – диделәр.

 

Мин кибеттән чыкканда, әле күптән түгел генә машинаны сырып алган кешеләр таралышып беткән, ә ватык пыяла арасында дустым гына басып тора иде. Бергәләшеп сак хезмәткәрләрен көтә башладык. Иптәшләребезгә шалтыратып белештек: машина тулы рәвештә иминиятләштерелгән булмаса (ә безнең "автогражданка" гына), милиция чакыртып торуның файдасы юк икән. Урланган магнитофон акчасын барыбер түләмәячәкләр, ә тәрәзә пыяласы акчасын кайтару өчен иң элек каракны тотарга кирәк. Ләкин айлар буе тәрәзәсез йөреп булмый бит. Сәүдә үзәге хезмәткәрен көтә-көтә, караңгы төшә башлады. Болар безне кибет бинасыннан алдап кына чыгарып җибәргәндер инде, дим. Бер урында шактый вакыт таптанып торгач, китәргә булдык. Машинаның эчен чистарткан арада, кибеттән чыгып килүче берничә егет күренде. Сак хезмәте дигәннәре шулар икән. Тик аларның бездә эшләре юк. Сәүдә үзәген бикләделәр дә, үзара көлешә-көлешә китеп баралар. "Машиналар туктаган урынны сез күзәтергә тиеш түгелмени?" – дип сорагач кына туктадылар. "Сакчылар" сөйләвеннән шул гына аңлашылды: кибетнең бина эченнән читтә булган бер генә нәрсәгә дә кагылышы юк. Алар "парковка" өчен җавап бирми. Гомумән, "Мегастрой"да сак хезмәте юк, биредә ул "икътисадый күзәтү бүлеге" дип атала. "Без кибеттәге шөреп, кадакларны саклыйбыз", – диде берәү. Ә "парковка"дагы һәр машинаны күзәтеп тору өчен шактый акча таләп ителә икән. Сәүдә үзәгенә исә артык чыгымнар кирәкми. Сатып алучылар барыбер килә бит. Тик аларның күпчелеге урамда калган машинаның "япа-ялгыз" булуын белми шул. Элек хокук саклау органнарында хезмәт иткән, хәзер сәүдә үзәгенең "икътисадый күзәтү бүлеге" җитәкчесе булып эшләгән егет милициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. "Акчасын кайтару-кайтармау мәсьәләсе бер хәл, әлеге очрак милициядә теркәләчәк, димәк, каракны да эләктерү мөмкинлеге арта", – диде ул. Әле узган атнада гына бу "парковка"да бер машинаның ишеген каерып ачып, эчендә булган бөтен кыйммәтле нәрсәләрен урлап киткәннәр икән.

 

Сөйләшеп торган арада, кайдандыр милиция пәйда булды. Бигрәк сизгерләр, шалтыратмыйча да килеп җиттеләр бит, дип уйлап куйган идек. Чынлыкта исә "көтелмәгән кунак"ларны кибетнең күзәтү камералары бүлегендә эшләүче берәү чакырган икән. "Кино"ны карап утыручы абзый сәүдә үзәге тирәсендә чит-ят хәл күрмәгән-күрүен (!), милициягә аңа администрация хезмәткәре шалтыратырга кушкан. Тик мондый ярдәмнән ни файда? Машинаның бөтен җирен актарып, чистартып бетердек бит инде. "Ярар, безгә эше әзрәк булыр", – диде  формалы абзый. Иң элек машина хуҗасына килгән зыянны исәпләргә керештеләр. Магнитофон тулысы белән урланмаган, карак аның өске өлешен генә алып качкан. Шуңа күрә акчаның да яртысы гына кайтарылырга тиеш икән. Югыйсә, магнитофон хәзер барыбер бернәрсәгә дә ярамый. Әле тагын аның тузган булуына да бәя "каердылар". Магнитофонны алганга бер елдан артык вакыт үткән, димәк, ул искергән, дип белдерделәр. Ахыр чиктә, урланган магнитофон бәясе 400 сум булып чыкты. Моңа тагын 300 сум тәрәзә пыяласы акчасын кушып куйдылар. Ягъни 700 сумлык зыян күргәнбез икән. Аннары хокук сакчылары, сәүдә үзәгенә кереп, камералар төшергән "кино"ны да карап чыктылар. "Карак егетнең йөзе күренә, тиздән кулга алырбыз", – дип "сөендереп" китте милиционер. Без исә ярты төн буе машина тәрә­зәсенең пыяласын алыштырып йөрдек.

 

"Парковка"да булган җинаять очраклары өчен сәүдә үзәкләре җавап бирергә тиеш түгел, дип аңлаттылар Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең матбугат үзәгендә. Сәүдә үзәген җаваплылыкка тарту өчен машина хуҗасы белән кибетнең сак хезмәте арасында язма рәвештә килешү төзелгән булу шарт. "Кибет янәшәсендә машиналар өчен махсус урын булу ул әле "тимер ат"лар күзәтү астында дигән сүз түгел, – ди матбугат үзәге хезмәткәре Зөфәр Таһиров. – Чөнки "парковка"га теләсә кем үтеп керә ала. Әгәр кибет ияләре рәсми рәвештә саклана торган тукталыш ясарга уйлаганнар икән, аның тирә-юне ким дигәндә койма белән әйләндереп алынган була". Кайбер сәүдә үзәкләре "тимер ат" ияләрен "администрация машинада калган әйберләрегез өчен җавап бирми" дигән язулар белән кисәтсә дә, күпчелек исә шоферларны артык куркытмау яклы. Машиналарын төнге түләүле тукталышларга куеп йөрүчеләр дә ялгыш фикер йөртә икән. Акча түләгән өчен "стоянка" хуҗалары квитанция генә бирә, ә машина белән берәр хәл була калса, әлеге кәгазь суд өчен яраклы түгел. Шуңа күрә, "тимер ат"ны ышыкта кич кундырам дип, көн саен кесәдән 50 сум акча чыгарып бирүнең файдасы әнә шул кадәр генә. Кәрәзле телефоннан милициягә ничек шалтыратырга икәнен дә белештем: "02" не җыйганнан соң, 0 яки "йолдызчык" өстәргә кирәк.

 

Бер атна чамасы вакыт үткәч, эчке эшләр идарәсеннән хат килеп төште. Каракны тотканнармы әллә, дисәм, аны эзләүче дә юк икән. Машинадан магнитофонны урлау очрагы буенча, гомумән җинаять эше кузгатылмаган. "Сезгә килгән зыян бик аз суммада, мондый урлау очрагы җәмгыять өчен куркыныч түгел", – дип аңлатканнар хатта. Машина тәрәзәсен ваткан карак аны махсус рәвештә ватмаган, ул машина эченә " кеше милкен урлау" максатыннан кергән икән. Ә монысы инде, кем әйтмешли, бөтенләй башка нәрсә...

 

P.S. Закон буенча, җинаять эшен бәлагә очраган кешегә 1 мең сумнан артыграк зыян килсә генә ачалар. Безгә исә тагын 300 сум "җитмәгән". Хәер, моңарчы 100 сум акча урласалар да, җинаять эше башлый торган булганнар. Быелгы елның май аенда гына әлеге күрсәткеч 10 тапкыр арткан. Түрәләр фикеренчә, 999 сум – чүп кенә. Ә 1 мең сумнан азрак акчаңны урласалар, ул – административ хокук бозу булып санала. Әлеге очракта исә, каракны җаваплылыкка тарту өчен, аның кем икәне билгеле булырга тиеш, ди. Тик безнең машина пыяласын ваткан кеше үзенең исем-фамилиясен язып калдырырга "оныткан".


Эльвира ШАКИРОВА
Ватаным Татарстан
№ 191 | 09.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»