поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.09.2011 Милләт

Татар авылларын саклап калыр өчен

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе бинасында өлкәнең татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән берлектә өлкәбезнең татар авыллары җирлекләре һәм муниципаль оешмалары җитәкчеләрен җыеп киңәшмә-семинар үткәрде.

Әлеге чараның максаты татар авыллары һәм өлкә татар җәмгыятьләре арасында элемтәләрне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу, икътисади һәм мәдәни багланышларны, уртак проблемаларны хәл итү, мәгълүмат кырын булдыру турында сөйләшүдән гыйбарәт иде.

 

Чарада авылларның социаль-икътисади проблемаларына кагылышлы күп мәсьәләләр күтәрелде, авыл җирлекләре тарафыннан 2012 елгы өлкә бюджеты проектына кертү өчен заявкалар әзерләү турында да сүз барды.

 

Үзенең кереш сүзендә чараның төп оештыручысы - өлкәнең татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе Ильяс Гомәр улы Шәкүров татар авыллары җирлекләрендәге проблемаларга тукталды.

 

- Бүгенге көндә өлкәбездә барлыгы 47 татар авылы бар. Алар әкренләп юкка чыгып бара. Безнең төп бурычыбыз — милләтне, телне саклап калу. Ә авылда халык кимү ягында, чөнки биредән яшьләр китә. Авылны ташлап китүне алар эшсезлеккә сылтый. Безгә бергәләп әлеге проблемаларны хәл итү юлларын эзләргә, татар авылларын саклап калырга, алар белән элемтә урнаштырырга кирәк, - диде ул.

 

Бюджет процессын формалаштыруда өлкәнең авыл муниципаль берәмлекләренең роле, региональ бюджеттан муниципалитетларга акча бүлеп бирү технологиясе һәм моның өчен кирәкле заявкаларны ничек дөрес итеп тутыру хакында юридик фәннәр кандидаты, өлкәнең финанслар министрлыгының юридик идарәсе хезмәткәре Анна Коневская сөйләде. Аның фикеренчә, муниципалитетларның һәм авыл җирлекләренең үсеше күп очракта башлыкларның хокук һәм идарә итү мәсьәләләре буенча белемнәренә бәйле. Кызганычка, әлегә күпләр региональ һәм федераль бюджет законнарын белеп бетермиләр һәм бу өлкәдә тәҗрибәләре җитеп бетми.

 

Шундый ук фикерне Ильяс Шәкүров та куәтләде.

 

- Өлкә бюджеты законнарын белеп, аларны үз файдагызга максималь дәрәҗәдә файдалана алсагыз иде. Һәм моның нәтиҗәсе буларак, без татар авылларының социаль-икътисади үсешен гел күзәтә торсак иде.

 

Безнең Ассоциация регуляр рәвештә сезнең бюджетка әзерләгән заявкаларыгызны тикшерергә, аларны тутыруда булышлык күрсәтергә әзер. Шулай ук бу мәсьәләдә сезнең фикерләрегезне, теләк-тәкъдимнәрегезне дә ишетергә телибез. Безнең тарафтан Самара өлкәсе хөкүмәте белән тыгыз элемтәләр булдырылыр, социаль һәм мәдәни әһәмиятле проектларны өлкә идарә хезмәтләрендә бергәләп үткәрергә тырышырбыз, - диде Ильяс әфәнде татар авыллары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

 

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Минәхмәт Хәлиуллов та татарларны бердәм булып яшәргә өндәде, бергәләшеп татар авылларын күтәрергә теләктәшлек белдерде, кунакларга үзенең визиткаларын таратып, һәрвакыт элемтәгә чыгарга әзер булуы турында әйтте.

 

Икътисад һәм финанс мәсьәләләр буенча Похвистнево муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Улкаев соңгы вакытта Яңа Мансур авылы хезмәткәрләре ирешкән уңышлар турында сөйләп үтте.

 

- Яңа Мансур авылы - күпләрегез белән тәҗрибә уртаклаша алырдай үрнәк җирлекләрнең берсе. Аның җитәкчеләре үткән елны өлкә бюджетынан 40 миллион сум акча алган булсалар, быел бу 65 миллион сумны тәшкил итте. Әлеге акчаны биредә юлларны һәм мәктәпне төзү-ремонтлауга тоттылар. Әле моңардан тыш, өлкә бюджетыннан авылның ярдәмчел хуҗалыкларына шактый зур күләмдә акча бүлеп бирелүен сөйләп тә тормыйм инде, - диде ул.

 

- Күп авылларны хәзер эшсезлек проблемасы борчый. Халык колхоз таркалды, эш юк дип кул селти. Әмма моннан чыгу юллары да бар бит. Әйтик, кече эшмәкәрлек эшен ачып җибәрү, - дип сөйләде Гали авылының “Хәләл” җәмгыяте директоры, Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов.

 

Мәгълүм булганча, Гали авылында эшмәкәрлек эшчәнлеге киң таралган. Монда кибетләр, даруханә, пилорама, автосервис, тегермән, «Хәләл» казылык цехы бар. Шулай ук фермерлык хуҗалыклары да эшләп килә. Эшмәкәрләр һәм фермерлар төрле мәдәни чараларны, бәйрәмнәрне оештыруда да ярдәм күрсәтәләр. Алар ярдәме белән җәмәгать биналары төзекләндерелә, үзешчәннәргә милли костюмнар, музыкаль кораллар һәм башкалар сатып алына.

 

- Күпләр үз эшен ачарга курка. Куркырга кирәкми, тәвәккәлләргә кирәк. Иң авыры — башлап җибәрү. Әгәр җитәкчелек ярдәм күрсәтсә, алга таба барысы да җайга салыначак, - дип аңлатты Расих Латыйпов һәм бу мәсьәләләрдә үз тәҗрибәсе һәм киңәше белән уртаклашырга әзер булуын белдерде.

 

Авыл эшмәкәрләренә үз эшләрен башлап җибәрүдә методик һәм практик ярдәм күрсәтергә әзер булуын Самараның “Бизнес-Актив” компаниясе җитәкчесе Наилә Насыйбуллина да әйтте һәм татар авылларыннан килгән кунакларга үзенең визиткаларын өләште.

 

Очрашуга җыелучылар өлкә татар авыллары тарихында эз калдырган зур вакыйга — үткән елның җәендә Гали авылында узган Бөтенроссия авыл Сабан туе, шулай ук биредә шушы көннәрдә уздырылачак Россия татар авылларының ат чабышлары турында да фикер алыштылар.

 

- Бөтенроссия авыл Сабан туеннан соң Гали бик зур дәрәҗәгә күтәрелде. Биредә хөкүмәт тарафыннан да зур эшләр башкарылды: авыл чистартылды, төзекләндерелде, юллар салынды. Безгә шулай һәр авылның дәрәҗәсен арттырырга тырышырга кирәк. Менә, мәсәлән, 2012 елда Самара җирендә “Түгәрәк уен” дип аталган Бөтенроссия татар фольклор фестивален уздырырга тәкъдим бар. Гали кебек башка урыннарда да мондый эшләргә алынсалар, өлкә бюджетыннан акча алу да реаль эшкә әйләнер иде, ләбаса, - дип билгеләп үтте Ильяс әфәнде Шәкүров.

 

Икътисади темалардан тыш, киңәшмәдә “оптимальләштерү” дигән булып, авылларда аз комплектлы мәктәпләрнең ябылуы, гомуми белем бирү йортларында татар теле һәм әдәбиятының укытылуы-укытылмавы турында да сүз кузгалтылды. Бу темаларны өлкәбезнең татар җәмәгатьчелек әгъзалары Азат Надыйров һәм Ринат Ситдыйков күтәреп чыктылар.

 

Утырыш барышында шулай ук Самара губерна Думасы депутаты Гомәр Вәлитов, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Рифкать Хуҗин, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Дания Әбдрәхимова чыгыш ясадылар. Алар шулай ук әлеге проблемаларга битараф булмауларын белдерделәр һәм бу очрашуның бик мөһим булуына басым ясадылар.

 

Очрашуга нокта куеп Сызран шәһәре имамы, ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев та бик матур сүзләр әйтте.

 

- Бөек татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый “Ике йөз елдан соң инкыйраз” фантастик-публицистик повестенда: “Әүвәл әхлак бозыла, икенчедән, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә”, – дип язып калдырган. Минемчә, милләтебезгә битараф булмаган адәм балалары булганда, Аллаһы Тәгалә безнең халкыбызны да, телебезне дә югалудан саклап калыр. Нигә бүгенге көндә Гали авылы үсештә дисезме? Чөнки, иң мөһиме, биредәге халык тәкъва хәятеннән аерылмаган. Алар Аллаһы Тәгаләгә ышанып, аек тормыш алып баралар, тир түгеп, хәләл мал табалар, - диде ул.

 

Шуны билгеләп үтәсем килә, киңәшмәдә формализм күренешләре сизелмәде, һәркем сүз алып, әйтергә теләгәнен белдерә алды, борчулары яисә шатлыклары белән уртаклашты, тартынып тормыйча, квалификацияле белгечләргә сорауларын бирде һәм тулы, ышанычлы мәгълүматлар алды.

 

Ахырдан кунаклар оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр. “Без сезгә ярдәм сорап килер урынына, үзегез дәшеп китереп, безгә булышлык күрсәтергә әзер булуыгызны белдердегез. Бу уникаль хәл, әлбәттә”, - дип аптырашып та алдылар һәм мондый очрашулар беренче һәм соңгысы гына булмыйча, аларны ешрак үткәрергә кирәк, дигән фикергә килделәр.

 

Икенче шундый киңәшмәне сокландырырлык итеп яшәп яткан Гали авылында уздырырга булдылар. Ул, Аллаһы боерса, октябрь-ноябрь айларында үтәчәк.

 

Әйе, чараның Галидә үткәрелүе бик урынлы. Барлык татар авылларының җитәкчеләре дә “галичә яшәү” рәвешен күрергә һәм үз районнарында, авылларында аны актив пропагандаларга тиешләрдер, мөгаен.

 

 

 

 

Татар авыллары җирлекләре белән очрашуда катнашучыларның бер төркеме (уңнан сулга) - өлкәнең татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе Ильяс ШӘКҮРОВ, Похвистнево муниципаль районының Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис МУЛЛАБАЕВ, Елховка муниципаль районының Тупли авылы җирлеге башлыгы Минехат ЗӘЙДУЛЛИН, Камышлы муниципаль районының финанс бүлеге хезмәткәре Алисә ХӘЙРУЛЛИНА, "Татар радиосы - Самара" радиосы директоры Ирек НУРИЕВ, Камышлы муниципаль районының Камышлы авылы җирлеге башлыгы Заһид САФИН.

 

Әнәс МИНГАЛЕЕВ фотосүрәте.


Римма НУРЕТДИНОВА
Бердәмлек
№ 39 | 24.09.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»