поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.09.2011 Язмыш

Язмышлар

КАРГЫШ

 

Мин заводта шактый еллар Вася исемле мордва кешесе белән эшләдем. Ул бик яхшы белгеч, тик менә теленең әчелеге белән һәркемне астына җибәрттерә иде. Үзе дә еш кына: “Минем телем – беренче дошманым”, – дип көлә иде. Шуңа күрә без Вася белән бик аралашмаска тырыша идек, ә җитәкчеләр аны бөтенләй урап узалар иде. Ләкин Вася аларны күреп, әйтәсен әйтә, дөресрәге, тетмәләрен тетә торган иде. Җыелышлар турында сөйләп тә тормыйм, без анда Васяны тыңлар өчен генә йөри идек. Шул теле аркасында җитәкчелек аннан ничек котылырга да белмәде. Статья белән куарлар иде, Вася моңа сәбәп бирми: эчми, тартмый, эшкә вакытында килә, вазифасын җиренә җиткереп башкара.

 

Әмма, андый озын теллеләрне урыннарына утырту җаен тапмасалар, җитәкчеләр җитәкче булалармыни? Васяга, фатир алу чираты җиткәч, гаиләсенең зурлыгы буенча өч бүлмәле тиеш булса да, аңа ике бүлмәлене тәкъдим иткәннәр. Билгеле инде, Вася башта бу тәкъдимне кире каккан. Ә ул елларда биргән фатирны алмасаң, чиратыңны бер елга артка чигерәләр иде. Васяга да шуның белән янаганнар. Әлеге дә баягы, шул теле аркасында “малосемейка”дагы күршеләре белән сугышыр хәлгә җитеп, суд юлында йөргән Васяга башка чара калмады – ике бүлмәлегә ризалашты.

 

Шуннан соң ул озак эшләмәде, фатирга күчү белән эштән китү турында гариза язды. Ул китәр алдыннан узган җыелышта Вася торып басып, үзенә фатир бирүдә төп җаваплы өч кешенең исем-фамилияләрен әйтеп: “За мое унижение вы в дальнейшем вот так захлебнетесь кровью!” – дип, кулы белән муенын күрсәтте. Вася теленең нинди икәнен белгәнгә без аның сүзләреннән көлдек кенә. Ә юкка көлгәнбезЙ

 

Бер тирәдәрәк торгач, мин Васяны ул эштән киткәч тә очраштыргаладым. Берьюлы ул теге өч җитәкчене чиркәүгә кереп, шәм куеп каргавы, икенче юлы авылдагы сихерче әби аша каргыш «җибәрүе» турында әйтте.

 

Вася каргаган кешеләрнең берсе цех башлыгы иде. Вася киткәннән соң ул озакламады, хәмер белән дуслашып китте, нәтиҗәдә аны эшеннән алдылар. Шуннан туган якларына кайтып киткән. Бераздан безгә аның 50 яшен дә тутырмыйча үлеп китүе турында хәбәр килеп иреште.

 

Каргалучының икенчесе профсоюз рәисе иде. Алар гаиләләре белән юл фаҗигасенә эләктеләр. Хатыны шунда ук һәлак булды, малае имгәнеп, инвалид булып калды, ә үзе шактый вакыт сырхауханә юлын таптап, дәваланып йөрде.

 

Өченчесе участок начальнигы иде. Аның малае наркоманнар белән бәйләнеп китеп, зур бурычка батты. Нәтиҗәдә егетне шуның өчен үтереп үк ыргыттылар. Бераздан участок начальнигын цех башлыгы итеп күтәрделәр. Килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, ул бу эшендә запчастьләр сатучы төркем оештырган һәм тотылып, эшеннән куылган. Аны төрмәдән зур акчалар гына коткарып калган диделәр.

 

РӘНҖҮ

 

Минем күптәнге дусның бер кызы бик тә чибәр булып буй җиткерде. Шәһәр чибәрләре бәйгеләрендә катнашып, финалларга үтеп, төрле титуллы исемнәр алды. Андыйларга бөтен ир-атның күзе төшә бит инде, ә кесәләре калынраклар аларны үзләренеке итәргә телиләр. Кызлар да шундый бит хәзер: “юмарт” ирләрне ярата төшәләр. Дустымның кызы да үзеннән күпкә олы, ике балалы пеләш эшмәкәр белән чуала башлады. Үзләренең йөрү-очрашуларын әлләни яшереп тә тормадылар.

 

Бизнес өчен куркыныч еллар иде бу. Шуңа да эшмәкәр шәһәрдә туганнары булмагач, бөтен байлыгын хатынына һәм аның туганнарына яздырган булган. Кызның әнисе: “Ташла ул карт алашаны, балаларының рәнҗеше төшәр!” – дип күп тапкырлар әйтсә дә кызы аны тыңламыйча, йөрүен дәвам итте.

 

Эшмәкәрнең хатыны иренең сөяркәсе барлыгын белгәч, бөтен байлыгын үз кулларына алып, ирен фатирдан ук куып чыгарды. Шуннан иргә сөяркәсе белән очрашу өчен алган “малосемейка”га күчүдән башка чара калмады. Ул вакытта кыз да авырлы булып, алар бергә яши башладылар. Сыра, хәмер парлары астында, азгынлык нәтиҗәсендә ясалган бала гомерлек чирле булып тудыЙ

 

ЛӘГЪНӘТ

 

Күрше йорт яныннан узып барганда таныш хатын: “Кил әле, Абугали, әзрәк ял итеп кит”, – дип эндәшкәч, бик үк дус булмасак та, янына барып утырдым. Олыгаеп барган кешеләрнең төп сүзләре, билгеле инде, сәламәтлек турында.

 

– Менә аякларым авырта, таякка күчтем, – дип сүз башлады танышым. – Үзең беләсең, элек кибет янында аракы саттым бит. 30 градуслы салкыннарда да төн уртасына кадәр басып тора идек. Шул вакытларда салкын тигәндер инде, аннан соң аның гөнаһылары да тарта торгандыр инде. Ул агуны Рамазан аенда да, яшүсмерләргә дә саттык, акчасы булмаган таныш ирләргә бурычка да бирә идек. Шундый ирләрнең хатыннары еш кына килеп безне каһәрләп, ләгънәт укып китә торганнар иде. Хәзер менә шулар төшә бугай. Элек аракы саткан хатыннарның берсе дә баемады, бәхетле дә булмады. Кайсылары үзләре эчкечегә әйләнеп, кешелектән чыктылар, араларында шул чирдән үлеп китүчеләр дә бар, кайсыларының гаиләләре таркалды, ә кайберләре минем кебек чирләшкәгә әйләнде. Бер Альбина гына чын бәхетен тапкан кебек иде, бай әрмән адәме белән танышып, аңа ияреп көньякка китте. Мичкә кадәр таза хатын иде, әле күптән түгел генә коры сөяккә калып кайтып егылды. Аны анда кол итеп тотканнар, көчкә качып котылган...

 

БӘДДОГА

 

Тормыш шундыйрак бит инде ул, мине дә бу тормышта бик тә рәнҗеткән кешеләр булды. Икәү алар. Берсе күрәләтә торып яла якты, икенчесе кул күтәрде. Аларның икесенә дә бәддога укып, кул арты белән амин тоттым. Яла ягучы инде менә 20 елдан артык психик чирлеләр сырхауханәсендә ята. Көнләшүдән хатынының аяк-кулларын сындырып бетергәч, аны шунда илтеп салганнар иде, кире чыгармадылар. Хатынының аның хәлен белергә дә барганы юк, хәзер икенче кешедә кияүдә, безнең почтада эшли.

 

Миңа кул күтәрүчесе урлашып тотыды, эштән куылды, шактый вакыт суд юлларын таптады.

 

Язмыштан узмыш юк дигәндәй, бәлки аларның язмышларына шулай язылган булгандыр, бәлки, чыннан да, минем рәнҗешем төшкәндер. Нахакка рәнҗетелгән кешенең рәнҗеше төшә дип юкка әйтмиләрдер ул...


Абугали ГАЛИМОВ
Татарстан яшьләре
№ 28 | 03.09.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»