|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2011 Сәясәт
Саудыргач, савалар индеСаудырмасалар, бик озак сава алмаслар иде. Әнә чит илләрдә, хәтта Греция кебек кечкенә генә илләрдә дә, чиксез саудырмыйлар һәм анда халык бездәгедәй яшәми. Ул илдәге хәлләрне үзем күргәнем бар. Безнең татарны дүрт имчәгеннән савалар: бер имчәктән матди-икътисадый, икенче имчәктән рухи-әхлакый, өченче имчәктән мәдәни-тәрбияви, дүртенчесеннән – табигый. Ошбу савуга татар шул хәтле күнеккән. Бу күнегү дә соңгы 20 елда гына пәйда булмады, ул шул Рәсәй империясенең башыннан килә; ә иң “уңышлы” күнектерү коммунистлар чорында үткәрелде. Мин, бәндәгез – колхоз оешып беткәндә туган кеше. Моны үз җилкәмдә татыдым. Коммунистлар хакимияте вакытында эшләгән бер сумның биштән берен, ягъни 20 процентын гына эш хакы итеп түләделәр дию дөрес түгел. Эш хакы елына карап 7–9 процент та түләнә иде, ул исә туя ашарга, чаклы-чамалы киенергә генә җитә иде. Тагы шул өлеш хәзер берәүләр сагынган һәм мактаган “бушлай”га тотыла иде. Түләүсез укыту, бушка дәвалау, хәтта ял иттерү (туризм, ял йорты, санаторий) һәм хөкүмәт төзегән тораклар.
Гаҗәп халык без – татарлар, билләһи! Алтмышынчы елларда сәнәгатьтә дә, авыл хуҗалыгында да акчаны ару гына түли башладылар, халык “байый” башлады, һәр кешедә саклык кенәгәсе, анда меңәрләгән сум, ә кибеттә алырга әйбер юк. Ни юньле кием-салым, ни җиһаз, ни көнкүреш техникасы, ни машина-мотоцикл, ни төзелеш материаллары... Халыкка кирәк-яракны җитештерү урынына “дөньякүләм коммунизм” коручылар хәрби корал ясады; ул коралны үз гаскәребезгә җиткерү өстенә төрле чит илләргә (бигрәк тә колонияләргә) җибәреп торды. Безнең беркатлы халык артып калган (алырга әйбер булмагач, хәтсезе артты) акчаны илтте дә саклык кассасына салды һәм андый “акча” (чынында саклык кенәгәсендәге язу) шул хәтле җыйналды ки, бөтен СССР милкен таратып бирсәң дә җитмәслек булды. Шул сәбәпле аны гөрләтеп “яндырдылар” һәм безнең савым малы җиленен селкетеп калды, өстәвенә гаепсез кешеләрне каһәрләп сүгәргә кереште.
Сугышлар исә Азиядә дә, Африкада да, Латин Америкасында да чыгып торды (анда да марксистлар табыла иде) һәм СССР “явызлык империясе” исеме яулады. Тик ул илләрнең күпчелегендә халык советлардан акыллырак булып чыкты. Алар коммунистларның кем икәннәрен, “социализм”ның нәрсә икәнен тиз төшенде һәм дөрес юлга чыгып алга китте. Хәзер алар алдынгы илләр рәтенә кереп бара, ә бездә халык – һаман савым малы, һаман көчәнеп яши һәм коммунистларны сагына...
Ә коммунистлар үз урыннарында (хәтта шул ук кабинетта) һәм элеккедән җитезрәк сава. Элек өлешчә булса да хөкүмәт файдасына саусалар, хәзер үз кесәләренә тутыралар да тегендә (каһәр суккан капиталистлар банкына) илтеп салалар. Коммунистлар “интернационал” турында лаф орсалар да, урыстан башкаларны, бигрәк тә татарларны, әллә ни югары үрмәләтмәде, шул сәбәпле савучылар күпчелек урыс булып чыкты. Татар исә әлеге савым сыеры һәм җигем алашасы булып калды.
Нәкъ бер ел элек мин Нью-Йоркта “Бэнк оф Америка”да булып хәйран калдым. Ул банкка акча салучыларның яртысыннан күбесе “советлар” һәм анда урысча сөйләшәләр.
Нью-Йорктагы океан култыгы яры буенча урнашкан “Атлантик авеню”да (Атлантик урамы) торучыларның яртысы партократлар (савучылар), ике-өч катлы виллаларда әбиле-бабайлы элеккеге обком әһелләре утыра, алар “развитой социализм” чорында ук балаларын анда озатып бетергән икән. Кызымның күршесе элеккеге обкомның өченче секретаре булып чыкты. Өч баласы да коммунистлар чорында ук анда шылган. “Ничек инде коммунист башыгыз белән ошбу капитализм оясына килеп чыктыгыз?” – диюемә ул: “Я что, первый или единственный? Тут сын Хрущева, внук Сталина, потомки Шепилова, Подгорного”, – дип санап китте, түзсәң түз, – түзмәсәң – егыл да үл! Кызыгы шунда: АКШ хөкүмәте аларга яшәргә җитәрлек пособие түли. Әйтерсең, сауганнары җитми?! Хәзерге Рәсәебездә тормыш шактый катлаулы: савучылар да, салымчылар да җитәрлек, ләкин булган акчаңа ни алыйм дисәң шул бар – муллык! Савуга килгәндә исә савачаклар һәм бу буын гомерендә генә түгел, ә киләсе буын гомерендә дә саву дәвам итәчәк. Гомере буе савылып яшәгән, шул савуга күнеккән буын әле исән. Ул үз менталитетын балаларына (инде алар утызны узган) сеңдерә һәм алар да шул саудыруны дәвам итә. Дөрес, ара-тирә койрык болгап чебен кугалый, тик аннан ни файда?!
Безнең татар исә – бигрәк тә сөтле сыер. Хәзерге вакытта Рәсәйнең көн күргән байлыгының 60–70 проценты татар җиреннән чыккан нефть һәм газ акчасы булуга карамастан, татар ләм-мим... Тирен түгеп эшләвенә карамастан, телен-мәдәниятен бетереп ятуларында гаме юк.
Дамир РӘФЫЙКОВ |
Иң күп укылган
|