|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2011 Җәмгыять
Җен кагылды исә...Моннан берничә ел элек Казанга укырга килдем. Тулай торакта торырга теләмичә бер әбигә урнаштым. Әбием үз йорты белән яши иде. Миңа түр яктан бүлмә бирде. Баштарак мин берни дә сизенмәдем. Тора-бара төнге өчләрдә куркып уяна башладым. Бервакыт яныма йонлач нәрсәнеңдер килеп ятканын сизә башладым. Хәтта сулышына кадәр сизәм. Куркып уянам да йокламыйча таң атканын көтә идем. Башта мин бу хакта беркемгә дә сөйләмәдем. Соңыннан әлеге әйбер фаҗигале төстә вафат булган авылдашым булып та күренә башлады. Мин бу вакытта бик нык куркуга сабыштым. Әмма барыбер кешегә ачылырга батырчылык итмәдем. Ике айдан артык азапланганнан соң әнигә сөйләргә булдым. Мине тиз генә күрше авылда догалар белән дәвалый торган әбигә алып киттеләр. Рәшидә апа хәлемне шундук белеп алды.
"Чәршәмбе көнне таң суы алып юынырга кирәк. 33 аять язып эчертегез",– дигәне генә хәтердә калган. Авылга кайткач зәгъфран эзләп таптык та әлеге догаларны язып эчә башладым. Мунчада таң суы белән юындым. Шуннан соң рәхәтләнеп киттем.
Авылыбызда да җен ияләшкән йорт булганы истә калган. Тыкрык башындагы Бәдәр әбинең йорты яныннан узып булмый иде. Урамга гына керәсең, нидер сызгыра башлый. Ир-атлар белән узсаң, тыны да чыкмый. Ә менә хатын-кызларны куркыта иде. Озак еллар сызгырганнан соң, юкка чыкты ул. Әби үзе үлеп, йортында башка кеше яши башлагач, бу нигезгә тынычлык урнашты.
* * *
Мамадыш районында яшәүче, кешеләрне дога белән өшкерүче Маһинур абыстай Гобәйдуллина җеннәр турында менә ниләр сөйли:
Әгәр кешегә җен кагылган икән, аны куганда мондый хәлләр күзәтелә:
1. пульс ешая, кан тамырлары кабара, дулкынлану көчәя;
2. күз кыек карый башлый;
3. сулыш алу авырлаша;
4.күзеннән яшь чыга яки кычкырып елап җибәрә;
5. аяк-куллар ойый;
6. еш исни;
7. аяк-куллар яки бер бармагы калтырый;
8. авыру тавышы белән җен догалар укуны туктатуны таләп итә;
9. авыруның эчендә нәрсәдер хәрәкәтләнә башлый.
– Бик күп кешеләргә җен зәхмәте кагылып, миңа килә. Җеннәр гаилә кебек яши. Алар бөтен җиргә сибелгәннәр. Утырып, безне карап торалар. Әгәр өсләренә бассаң, өреп җибәрергә мөмкиннәр. Инсульт, паралич дигән авырулар шулар аркасында килеп чыга да инде. Җен кагылса, кешеләр бик курка торган була. Төнлә йоклаганда бастырылулар – барысы да җен эше. Алар күбрәк үлгән кеше булып килә. Ә чынлыкта кабердәге кеше чыгып йөри алмаганын яхшы беләбез бит. Соңгы арада җен белән яшәүче бер хатын килде. "Нәкъ ирем инде. Шулкадәр ияләндем. Эштән кайткандай кайтып керә. Яныма кергән кешеләрне яратмый. Бик күптәннән бергә яшибез",– ди бу.
Бервакыт, әле мин кешеләрне өшкерә башлаганчы, күршем йөгереп кергән. "Анда Самат сарык суйган, хәзер хатынын суячак!" – ди. Керсәм, Самат сарыкны суеп бетермәгән. Малны жәлләп, хатыны Зифа әлеге эшне үзе тәмамлап куйган. Саматны һич тыя торган түгел. "Мине бит өйрәтеп торалар, – ди ул. – Башта сарыкны суярга куштылар, аннан "суйма" диделәр. Менә хәзер бавырын пешереп бир, дип өстәл буе тезелеп җен балалары көтеп утыра. Әле алар миңа Зифаны да суй диделәр", – ди ул. Бу күршем асылынып үлгән абыйсының киемнәрен кигән булган. Баксаң, андый киемнәрне ягарга кирәк икән. Аллаһының рәхмәте белән Самат терелде",– ди Маһинур апа.
"Эчкән кешеләрнең башына җеннең иң олысы антенна куя. Аның аша бары тик җеннең әйткәннәре генә эшләнелә, башка кешенең сүзе керә алмый. Медицина аны "белая горячка" дип бәяли. Аннан соң бу кеше гел аларны гына тыңлый торган була. Ахырда йә асылынып үлә, йә кирәкмәгән гамәл кыла. Шулай ук "җен сихере" дигән нәрсә бар. Аны чыгаруы тагын да авыррак", – дип аңлата җеннәр чыгаручы апа.
Аның сүзләренә караганда, эчкә дога кергәннән соң, җенгә урын калмый. Авыруны Коръәннең кайсыбер сүрәләреннән алынган аятьләр белән өшкерәләр. "Кешеләр һәрвакыт догалы, тәһарәтле йөрергә тиеш. Җеннәр пычрак урынны, иске-москыны, юылмаган җирне сайлый", – ди Маһинур абыстай.
Рамил Юнысов, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы:
– Маһинур абыстайның сүзләре белән килешәм. Чыннан да, кешеләр, гөнаһлардан сакланып, догалы, тәһарәтле йөрсеннәр иде. Догалы йортка, бисмилласын әйткән кешегә җеннәр кагыла алмый. Без никадәр күңелебез белән Аллаһы Тәгаләгә якынрак булсак, шайтан бездән ераграк торыр.
Гомәр Зыятдинов, Казан шәһәре психотерапия үзәге мөдире:
– Җеннәр юк алар. Күзенә андый әйберләр күренсә – бу инде психик авыру билгеләре. "Белая горячка", акылдан шашу булырга мөмкин. Галлюцинация булганда бары тик табибка гына күренергә кирәк.
|
Иң күп укылган
|