поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.08.2011 Җәмгыять

Кара сакал

– Яратырга килмәдем мин, бәгърем, бу корт чаккан дөньясына, чын мужиклар кебек нәсел ишәйтергә генә яралдым, – тәмәкесен пошкыта-пошкыта теш арасыннан гына сөзеп җиткергән сүзләре шундый салкын иде ирнең. Иләмсез иде. Шыксыз иде.

Сабина инде эченә үтә башлаган суыктан калтыраныпмы, өстенә тау-тау коелган бәгырьсез сүзләрдән дер-дер килепме, урыныннан кузгалырга теләде. Тик аяклар тыңламады, авыз эче кипте, буыннар йомшады. Эх, мескен хатын, хет шушы вакытта булса да көчлелек синең якта түгел шул! Ир әйтмешли, дөньясын корт чакканмыни!

 

Җиргә чүмәшкән хатынга Хәбир хәтта күтәрелергә кул да сузмады. Театр уйный дип кабул итте. Итсен, Сабинага инде барыбер. Инде ишетәсен ишеткән, мыскыл ителәсе мыскылланган аның. Ул бит хатын-кыз акылы белән аны ярата дип кабул итте. Шулай дип уйларга тырышты. Хәбирдән ир-ат идеалын аңында төзеп бетерде – берәмтекләп, бөртекләп – мозаика җыйган кебек. Аннан шул бөтен хәлгә килгән образга башын-күзен югалтып гашыйк буласы гына калды. Аннан аның колына әвереләсе, кочагының җылысын урлыйсы... Һәм менә шулай шапылдап җиргә төшеп утырасы...

 

Хәбирләр авылына укытучы булып кайткан Сабина утыз яшенә кадәрге тормышына яшь элпәсе аша карап имәнеп китте – абау, шуның кадәр примитив, тиле булган ул! Казанда бер генә егет йөрәген җилкетмәгән сылу кыз, үз районыма кайтыйм, әнкәемә якын булыйм дип тырышканнан шушы авылга килеп борын төрткән иде ләбаса. Бераз укытам да, үзебезнең авылга күчәрмен, картлык көнендә әнкәйгә ярдәмче булырмын, имеш. Булды – менә хәзер ил-көн алдында рисвай булып кайтып утырасы гына калды. Корсак белән. Үз атасына тамчы да кирәк булмаган баланы якты дөньяга тудырып, гомер буена балаң да, үзең дә мескен булып баш иеп яшисе генә калды.

 

– Яшәп карыйк, ошамаса, китәрсең, – диде ул, ниһаять, иргә күтәрелеп карап.

 

– Мин авылда калырга җыенмыйм, мая туплыйм да, шәһәргә таям. Миңа кара сакал кирәкми, – диде Хәбир, лачт итеп җиргә төкереп.

 

* * *

 

– Авырыңны ала алмыйм, матурым, – диде табиб. – Казанга бар. Дүрт айлык, инде карыныңда бармагын имеп яткан нарасыйны үтерергә палач та буласым килми. Ул инде кеше. Их, бәгырьсез син, җаным.

 

Сабина хастаханәдән ничек чыкканын хәтерләми иде – коймага тотына-тотына илереп елап баруы гына бераз исендә. Аннан – чоңгыл, караңгылык, мәхшәр... Аның янына килеп туктаган машинаны да, аннан йөгереп чыккан ирне дә күрер дәрәҗәдә түгел иде ул. Ни гаҗәп, ир аны хастаханәгә алып керүне кирәк тапмаганмы, әллә сәгате-минуты белән аңа башы эшләмәгәнме – Сабина аның машинасында хушына килде.

 

– Казанга илтим, булмаса, үзегезне, – диде ир. – Район табибларына гомер бакый ышанычым булмады. Монда инде йөз илле километрны җилдән җитез узарбыз. Хәлегез киткән иде, күтәреп машинага утырттым.

 

Аңына килгән Сабина инде олы юлдан Казанга таба җилдергәнне генә абайлады. Барыйк, дигән сүзе сорау түгел, нәтиҗә үк булган икән инде ирнең. Инде барып ятыш икән.

 

– Миңа бала төшертергә кирәк, Казанда кая барасын да белмим, – диде ул ниндидер эчке бер салкынлык белән. Ир исә чиелдатып машина тормозына басты. Әй, кылана инде, дип уйлады Сабина, имеш, бу заманда бала төшертү шуның кадәр гайре табигый күренеш.

 

– Машинадан төш тә кырда ачтан үл – әлеге гөнаһыңда берочтан үзең дә үләрсең, төшмисең икән – борын мышкылдатмыйча гына тормышта яшәргә, көрәшергә, балага өметле киләчәк булдырырлык итеп эшләргә өйрән. Ходай Тәгалә ташламас.

 

*  *  *

 

Ташламады бит, шөкер, ташламады Сабинаны кодрәт иясе. Әнисе дә кызының яшьлек юләрлеге белән килеп чыккан хәлен аңлады, җанын сүзе белән дә, карашы белән дә яраламады. Йортымны сатыйк та, бергәләшеп Казанга күченик, диюе генә ни тора бит аның! Саттыртмады Сабина ул йортны, әмма авыр вакытта газизенең шундый сүзләре белән җан җылытуын гомере буена йөрәгендә йөртте. Казанга теге вакытта бер белмәгән юлдаш белән чыгып китүе һава сулап кайтуга гына тиң булды. Ике бала-чага кебек туңдырма ашап, шәһәр паркларында күңел касәсен бушатып, кинәнеп сөйләшеп йөрде алар. Булат үзенең өйләнгән булуын, 5 яшьлек улы үсеп килүен әйтте, гаиләдә барсы да тәртиптә булмавын да яшермәде. Төзелеш оешмасында бүлек җитәкчесе булып эшли иде Булат ул вакытта – хәзер инде Казанның зур бер түрәсе. Сабинага заманында фатир табышырга, үз ширкәтенә эшкә урнашырга ярдәм кулы сузды. Кызы туып, 6 ай узуга, Сабина эшкә чыкты, ул чакта баланы әнисе карашты. Хәзер әнисе авылда яши, кызы Самирага исә 15 яшь тулып килә...

 

Узган гомер диген... Үткән еллар хатирәсенә бирелеп, светофорда алдагы машинага килеп төртелүен сизми дә калды Сабина. Шулай була инде ул күктә йөрсәң, дип көлеп җибәрде үзе. Менә хәзер, бөтен көндәлек эшне читкә алып куеп, башта ГАИ, аннан машинасын иминиятләштергән ширкәт юлын таптыйсы калды. Булатның төзелеш ширкәтләренең берсен җитәкләүче түрә хатын телефоннан сәркатип кызның номерын җыеп, бүген булмаячагын искәртте дә нетбугындагы эшләрен хәстәрли башлады.

 

* * *

 

– Эреләндең, эреләндең син, – дип шаяртырга тотынды Булат, Сабинаны биленнән кочып алып. – Кайчан шалтыратма – киңәшмә, очрашу, клиентлар, эш тыгыз. Генеральныйны күрмәмешкә салышабыз, да?!

 

– Юләр син, – диде Сабина җитди генә. – Еллык отчетың һавада эленеп тора, әле бер яктан, әле икенче яктан көндәшләрең кысарга маташа, ә синең уеңда һаман гыйшык-мыйшык. Кара аны, койрыкларың озынайганнан-озыная бара – вакытында җыеп бетерик инде, ә?

 

Ирнең хатынны тыңларга гаме юк иде, ул инде аны кочагыннан ычкындырмый гына җанына сеңдереп бетереп, наз киңлегенә алып кергән иде...

 

* * *

 

Кеше буларак та, хатын-кыз буларак та кабат яшәп китәргә, сынмаска ярдәм иткән кадерлесенә ни әйтсен Сабина? Яратам, дия белми ул, җанымның яртысы дисә генә инде. Танышкач та, Булат ширкәтендә эшли башлагач та, кайчан да булса бергә булырбыз, дигән уй башына да кереп чыкмаган иде бит. Юкса Булат, танышуларына күп тә узмый, рәсми төстә аерылган да иде. Ул вакытта Сабинаның ир-атка карата күңеле каткан иде шул, җаны телгәләнгән иде. Башта тамакка төер булып утырган әрнү, үпкә тора-бара, «менә күрерсез, мин кеше булачакмын!»га әверелде. Киңәя-киңәя ширкәтләр төркемен булдырган Булатның сөяркәсе булганга җитәкчегә әйләнмәде ул, көне-төне чәче белән җир себергәнгә, яхшы белгеч булганга күтәрелде. Танышып, җиде ел узгач, Булат белән кавыштылар, ул вакытта Сабина инде 3 ел башкаручы директор иде...

 

– Әллә нинди сентименталь кешегә әверелдем әле мин, – диде Сабина, көлә-көлә эшкә җыенып. – Соңгы арада әллә нигә шунда үткәннәрне яңартып йөрим, кайчан һәм ничек булган искә төшә. Әллә картаям шунда?

 

– Кырык биштә кеше яши генә башлый әле, – диде Булат, күлмәк төймәләрен эләктерә-эләктерә. – Менә бәби алып кайтсак, тагын яшәрәбез әле без. Өченчебез кирәк ич инде? Малай белән кыз инде зур, уртак нәниебез кирәк!

 

Сабина иренең сүзләреннән кычкырып көлеп җибәрде:

 

– Тучны юләр син!

 

* * *

 

– Машинагызның иминиятләштергән өлешеннән чыгып исәпләгәндә, 42 мең дип санадык. Сезнең белән эшләгән страховщик әлегә ялда, башкасы белән хезмәттәшлек итүгә сез каршы түгелдер бит? – иминиятләштерүче ширкәттәге артык төчеләнүгә гаҗәпләнми инде Сабина. Аларга шулай кыйммәтлерәк машиналы хуҗалар белән эшләү файдалырак икәнлеге берәүгә дә сер түгел. – Ул Сезгә иртәгә үзе килер, теләсәгез, ремонт эшләрен дә тулаем үзе кайгыртыр.

 

Ярарсана, диде дә эшенә юнәлде Сабина. Иртәгәсен иртүк үк сәркатибе әлеге агентның килеп җитүен әйтте. Кара инде бу таң әтәчләрен, каһвә эчәргә дә ирек бирмәде, дип уйлады ул.

 

Кара күн сумкасын култык астына кыстырып, бөкрәеп кенә ишектән килеп кергән иргә күтәрелде дә тынсыз калды Сабина. Йа Хода! «Москва слезам не верит» фильмы диярсең – каршысындагы тормыш тегермәнендә шактый таушалган ирнең Хәбир икәнен аергач, аңа нәкъ шулай тоелды шул.

 

– Кеше булгансың икән, – диде Хәбир. Җанда ирексездән елга ярындагы соңгы очрашу, аңлашу, баланың кирәксезлегенә кагылышлы җан өшеткеч сөйләшү искә төште. Ир картайса да, тавыш шул, шыксызлык та шул килеш калган. – Баегансың, име? Түрә хәзер, да? Да, малай, кем белгән бит, ә?!

 

– Белгән булсаң, нишләр идең? Бергә булыр идекме, баланы тап дияр идеңме?

 

– Ә син чибәр, – диде ир Сабинаның әйткәннәрен колак читеннән генә уздырып, – берәрсенең берәр кемедер инде син, име? Сез хатыннарга, нәрсә, рәхәт – берәр ирнең башын әйләндерәсез дә, шалт – и рәхәт тормыш...

 

Мыскыл итеп куып чыгарырга бөтен мөмкинлеге булса да, Сабина иргә бушанырга ирек бирәсе итте. Үз-үзен сынап карау идеме ул, әлеге мескенлеккә, кызының биологик әтисенә тагын бер кат карап каласы иттеме – текәлеп Хәбирне тыңлавын дәвам итте.

 

– Мин менә шулай урта халык вәкиле инде. Синеке кебек ике миллионлык машиналарда йөри алмыйм кәнишне, әмма бер бүлмәле генә булса да фатир бар, хатын янда, малай үсә. Яшибез! Мужыт миңа да берәр ничек үсәргә ярдәм итәрсең шунда? Сиңа инде андый гына ярдәм чүптер. Мантып китәсе килә бит. – Аннан кабат үткәнгә килеп терәлде! – Ә син теге вакытта миңа үпкәләп киттең име, баланы алып ташлагансыңдыр инде, име...

 

– Име түгел, Хәбир. Минем кызым бар. Минеке. Әмма аны күрергә маташып йөрмә, якын җибәрмим. – Шуннан соң телефоннан сәркатип кыз төймәсенә басып: «Кунакны озатыгыз», – дип әмер бирде дә күтәрелеп Хәбиргә карады: – Теге вакытта без сиңа кара сакал идек, хәзер андый сакал безгә кирәк түгел. Хуш!

 

Хәбир чыгып киткәч, тәрәзә янына якын килеп күккә бакты хатын: Йа Раббым, бу дөньяда һәр нәрсә яхшылыкка диюләре, бәлки, шушыдыр? Нинди тормышта, кем булып яшәгән булыр иде ул Хәбир белән, кызына нәрсә бирә алыр иде? Теге вакытта кара болыт баскан күгеннән бүген әнә назлы кояшның иркә җылысы җанга сарыла бит...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»