поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.08.2008 Матбугат

«ТӘРТИБ ФМ» ЯБЫЛДЫ

“Тәртиб ФМ” турында әзерләнгән язма урнаштырылган әлеге санны нәшриятка тапшырыр алдыннан ашыгыч һәм борчулы хәбәр алып, каушап һәм аптырап калдык. Бүген, ягъни 26 август көнне 15 сәгать 15 минутта радионың телефонына шалтыратып шул ук минутта эфирны туктатырга боерганнар. Сәбәбен аңлатып тормаганнар.

Радионы оештыручылар - Марат Ибляминов та, Камил Бикмөхәммәтов та бер ни аңлата алмады. Татар халкы яратып өлгергән радиога теш кайраучылар, көнләшүчеләр булуы сизелә иде, дип кенә әйтә алдылар. Киләсе санда бу вакыйгага аңлатма бирербез. Шулай да укучыларыбызны радионың кирәклеге турында хатлар язарга чакырабыз. Хатларыгызны безгә юлласагыз, алар газетада да урын алыр.

 

Саклыйк, яклыйк чын халыкчан, моңлы радиобыз “Тәртиб ФМ”ны!

 

“Безнең гәҗит” редакциясе.

 

 

РАДИОАЛГЫЧЫҢНЫ 87,8 FMГА КӨЙЛӘ.

«ТӘРТИБ FМ» РАДИОСЫ СӨЙЛИ

 

Бал җыйган кортлар күк

Кояшның нурында

Коенган җырлар бу!

Язмышлар кырыннан

Җыелган җырлар бу!

Сый итеп алдыңа

Куелган җырлар бу!

 

Равил Фәйзуллинның «Бу җырлар...» дип аталган шигъри юлларын уку белән, мәңге үлмәс, татарның зур горурлыгы булган, үзенә генә бер үзенчәлеккә ия, ә тыңлаганда... ә тыңлаганда татарның зур михнәтләр чиккән язмышын, сәнгатен чагылдыра торган хисләр ташкыны күңелемне сиздертеп ала. Юк, сиздертеп кенә калмый, ә вулкан кебек шашып, биеклеккә омтылып, хистән күпкә көчлерәк бер хәзинә як-ягымны уратып ала кебек. Шушы рухи байлыкны МОҢ димичә, тагын нәрсә дип атыйсың? Әмма мәңгелек әйберне дә читкәрәк куеп, Көнбатыштан килгәнне хуп күрү чоры башланды дигәндә, даими татар моңы яңгырый башлады. Татар иле башкаласы Казанда 87,8 FM ешлыгында «Тәртиб ФМ» радиосы сөйли башлавы һәркемне гаҗәп хәлгә калдырды. Менә нәкъ татар тамашачысы алдына сый итеп куелган җырлар бу! Чөнки онытылмас, ретро җырларны әйләндерүче радиостанцияләребез юк дәрәҗәсендә иде, шуңа да бу күптәннән кирәкле тансык формат.

 

ХАЛЫК ЯРАТТЫ БУ РАДИОНЫ

 

Инде «Тәртиб ФМ» радиосы эшли башлавына ике айдан артык вакыт узды. 11 июнь көнне төгәл 19 сәгатьтә мәркәзебез Казанга ул беренче авазын салды. «Тәртиб ФМ» «Европа Плюс Казан» радиосының финанс ярдәмендә эфирга чыга. Хәзерге вакытта шушы ике радионы да Марат Ибляминов җитәкли. Ә яңа дулкынның музыкаль редакторы - Камил Бикмөхәммәтов. Билгеле булганча, радио әлегә тест режимында сөйли. Әмма тагын ике айдан артык вакыт узгач, радионың язмышы хәл ителәчәк. Димәк, биш ай вакыт эчендә алар ныклы аудитория җыя алса, радио тыңлаучылардан хатлар вә шалтыратулар килә торса, «тәртиплеләр» Мәскәүдә узачак бәйгедән үтеп, әле күп еллар милләтебезгә хезмәт итәр. «Тәртиб ФМ» үз эшен уңышлы вә файдалы башлап җибәрде. Әлегә аны Казанда һәм Казан тирәсендә генә тыңларга мөмкин. Шулай да бу турыда республиканың бөтен районнары хәбәрдар. Студиягә килгән хатлар, шалтыратулар - моның ачык дәлиле.

 

Радионың музыкаль редакторы Камил Бикмөхәммәтов әйтүенчә, бүгенге көндә шалтыратучылар 500дән артып киткән, хатлары да, үзем күрдем, буа буарлык. Телефон хезмәтен кулланучыларны автоответчик яздырып бара һәм үз вакыты белән алар эфирга бирелә икән. Элегрәк әлеге радионың булмаганы өчен моң-зарларын белдерүчеләр, шулай ук татар милләте, моңыбызны кире үз югарылыгына күтәрү өстендә эшләүләре өчен, радионы кушу белән яшь вакытларына кире әйләнеп кайтуларын истә тотып, «Тәртиб ФМ»га чиксез рәхмәтләрен белдерә хат авторлары һәм шалтыратучылар. Радио тыңлаучыларның идеяләре эзсез калмыйча, киләчәктә алар чынга ашармы дигән соравыма, Камил әфәнде: «Үз аудиториябезнең фикере безгә аеруча кыйммәтле. Алар һәрчак игътибар үзәгендә булачак. Чөнки тиздән оештырылачак тапшыруларыбызга халык фикере бик мөһим», — диде ул. Шуннан миңа студиядә шалтыратучыларның яздырылган фикерләрен тыңлатты. Һәрберсеннән акыллы сүзләр яңгырый. Араларында үксеп елап җибәрүчеләр дә бар. Әле бер урта яшьтәге ханымның: «Шифалы моңны тыңлап туеп булмый» диюе, икенчесенең «Ниһаять, сүгенмичә тыңлап була» яисә «Шәрә кызлардан туйган идек», «58 ел буе шушы радионы көттем» дигән сүзләре хәтеремә кереп калды. Бу - көн дәвамында башка татарча радиоларның нәрсә әйләндерүе турында халык китереп чыгарган нәтиҗә.

 

ХИКМӘТЛЕ ОЧРАШУ

 

Әлеге проектның барлыкка килүе уйламаганда, язмышның ике кардәшне очраштыруы белән башлана. «Без иманлы, татар моңын яратучылар буларак, урта һәм өлкән буын өчен кирәкле радио булдырырга ниятләдек. Теләгебез муафыйк булды», — дип сөйли беренче адымнары турында «Тәртиб ФМ»ның музыкаль редакторы Камил Бикмөхәммәтов. Алар Марат Ибляминов белән беренче эш итеп, гасырлар буе татарның укымышлы булуын истә тотып, радионың тәүге китапханәсен булдырырга уйлый. «Казанның Бауман урамына килеп төштек. Мәһабәт бина — татар китапханәсенә килеп җиттек дигәндә, ишекләрнең ябык булуын күрдек. Татар китапханәсе подвалда, диделәр безгә. Чыннан да, ул ярым ташландык хәлдә, подвалда булып чыкты. Кәеф төште. Үзебезгә охшаган, туры килгән китапларны җыеп алып, эшне бәләкәй генә китапханә булдырудан башлап җибәрдек», — ди Камил әфәнде.

 

Марат Ибляминов белеме буенча маркетолог һәм радиода 12 ел эшләү тәҗрибәсе бар. Ә Камил Бикмөхәммәтовны халык «Татар радиосы»н оештырган, «Татарстан» радиосында диктор, телевидениедә музыкаль редактор, эфирда «Адымнар» аналитик программасын алып баручы буларак яхшы белә. Һөнәрләренең остасы булган ике шәхес, үзләренең фикерләрен уртага салып, радионың аудиториясен, формат, юнәлешен билгели. Әйе, бүгенге көндә FM-диапазонында татарның ике радиосы яңгырый. Әмма «Татар радиосы» да, «Яңа гасыр» да күбрәк яшьләр өчен эшли. Бу очракта урта һәм өлкән буын мәнфәгатьләре тулысынча канәгатьләндерелми. «Шуңа да без бу катлам даирә өчен, «Тәртиб ФМ» радиосын ачтык. Ул чын татар моңын яңгыратып халыкка хезмәт күрсәтә», — ди ул. Аудитория 35 яшьтәге, аннан да өлкәнрәк буын өчен юнәлдерелгән. Шулай да радионы милли җанлы татар яшьләре дә үз иткән. Хатлар һәм шалтыратучыларның бер өлешен яшьләр тәшкил итә.

 

Биредә 50-80нче елларда чыгып, инде онытыла барган даһи җырларыбыз яңгырый. Әмма радиода хәзерге татар эстрада җырлары әйләндерелми дигән сүз түгел бу. «Әлбәттә, «Иркәлә мине, мин телим сине» кебек мәгънәсез, һәрхәлдә, Көнбатыш музыкасына яраклаштырылган татар җырлары әлеге ешлыкта уйнатылмаячак. Ә үзебезнең менталитетка туры килгән бүгенге моңлы җырларыбызга, һичшиксез, урын биреләчәк. Төрек, гарәп, һинд музыкасын да радиода тыңларга мөмкин», – ди Камил Бикмөхәммәтов. Менә, башкалар Көнбатыштан үрнәк алып, алардан калышмый чапканда, RnB, рэп, рок кебек юнәлешне алдынгы итеп санаганда, «тәртиплеләр» татарга якын булган Көнчыгыш культурасына игътибар итә.

 

Үз эшен аеруча уңышлы башлап җибәргән 87,8 FM ешлыгында сөйләүче «Тәртиб ФМ» радиосы ике ай эшләү дәверендә татарда яңа кабынган йолдыз булып балкып тора. «Президентыбыз өстәлендә ята торган журналда гаҗәеп интервью басылып чыкты. Моның өчен «Татарстан» журналында эшләүче милләтпәрвәр җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Башка массакүләм мәгълүмат чараларында да безнең турыда еш язып, сөйләп торалар. Халык радионы үз итте. Әле башка радиостанцияләр ике ай эшләп мондый дәрәҗәгә ирешә алмады», — ди Камил әфәнде. Шулай да сөенүчеләр белән беррәттән, көенүчеләр дә бар икән. Теләсә нәрсә әйтүчеләр дә булган. Гәрчә «тәртиплеләр» дәүләтнең яки башка берәүнең кесәсенә кермәсә дә. Халыкны зәвыклы чын татар моңы белән тәэмин иткән вакытта бөтен татар шатланырга тиеш.

 

ПЛАННАР ЗУРДАН, КОМАЧАУ ИТҮЧЕ ГЕНӘ БУЛМАСЫН

 

Якын киләчәктә «Тәртиб ФМ» һәр сәгать саен яңалыклар сөйли башлаячак. Аларда, һичшиксез, вакытның яртысыннан күбрәге республикабыз вакыйгаларын яңача яктыртуга биреләчәк. Ә калган өлешендә Ислам дөньясы яңалыклары белән таныштыру күздә тотыла. Тапшырулар да бик тиздән яңгырар, дип көтелә. Әлбәттә, смс-хәбәрләр, якыннарыңа сәлам җиткерү, котлау, теләгән җырны шалтыратып сорау кебекләрдән тыш, бик кызыклы программалар да урын алачак. Милләт язмышына кагылышлылары да, һичшиксез, булдырылачак. «Тәртипле» радио иманлы радио да әле ул. Дини тапшырулар, әңгәмәләр, тормышта югалып калмас өчен хакыйкый файдалы киңәшләрнең булачагы — радионың дөрес юлдан баруы турында сөйли. «Тәртиб ФМ»ны аеруча мөэминнәр үз иткәндер. Бу хатлардан да күренә икән. Көн дәвамында намаз вакыты алдыннан биш азан яңгырый. Радиода шигъри тәлгәшләр дә тыңларга була. Сүз уңаеннан, Камил әфәнденең кулыннан төшмәгән Мамадыш егете Георгий Ибушевның «Рәхмәт сиңа, җыр» дип аталган китабы гел игътибар үзәгендә булды. Әлеге китаптан күп кенә шигъри юллар эфирда яңгырый икән.

 

«Тәртиб ФМ»ның җитәкчесе Марат Ибляминовның 10 ел эчендә туплаган архивында 7 меңнән артык моңлы татар җырлары саклана. Күпләр сусаган Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Габдулла Рәхимкулов, Таһир Якупов, Флера Сөләйманова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һәм башка даһи җырчыларыбыз бүген эфирдан төшми. Шулар белән беррәттән Салават, Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Закиров, Зөһрә Шәрифуллина, Рәсим Низамов кебек урта буын йолдызлары да радиода еш яңгырый. Музыкаль классикабыз - гармун, тальян, курай, кубыз - барысын да ишетергә булачак. Яшьләр репертуарында моңлы җырлар була икән, аларның әсәрләре дә уйнатылмый калмас, дип ышандыра бу радио вәкилләре.

 

Бик тиздән ягымлы тавышлы, милли җанлы алып баручылар халык белән турыдан-туры эфирда аралашып кызыклы бәйгеләр, акцияләр дә уздыра башлар. Радиоспектакльләрне ишетеп, татар театр дөньясына кереп китәргә дә мөмкин булачак. Шундый планнар белән янып йөри «тәртиплеләр».

 

Камил Бикмөхәммәтов Мәскәүдә үткәреләчәк конкурста җиңеп кайтуларына көннән-көн инана бара. Казан һәм аның тирәсендә генә яңгыраучы радионы шәһәр халкы инде үз итте. Ә ишетеп, укып кына белүче милли җанлы район халкына әлеге дулкын яңгырый башласа, ни булыр? Шунысы кызык, радионың директоры Марат әфәнде Ибляминов татарда 7-8 радио оештырырга мөмкин, ди. Спорт, мәгълүмати, дини, күңел ачуга юнәлдерелгән ешлыклар төзеп була, дип саный икътисадчы. Болар өстендә эшләргә кирәк. Әмма аңа кадәр шушы 87,8 FM ешлыгында әлегә тест режимында сөйләүче «Тәртиб ФМ» радиосына көчебездән килгән кадәр ярдәм итү зарур. Эшен бик уңышлы башлап җибәргән, кирәкле, файдалы, тансык, чын милли җанлы радиобыз оешырга бер адым калды дигәндә, аны кулдан ычкындырсак — хыялдагы 7-8 радио турында уйлау бөтенләй урынсыз булыр. Шуңа да республикабызның барлык районнары ишетсен, бөтен дөньяга интернет челтәре аша таралсын дисәк, радиога шалтыратып яисә хат язып җибәреп һәм, иң мөһиме, шул дулкыннан аерылмый, аны чын сердәшчебез, дустыбызга әйләндерсәк, радионың әлеге ешлыкта эшләве дәвамлы булыр.

 

Радионың адресы: индексы – 420034, Казан шәһәре, Ленская урамы, 10нчы йорт. Тел: 5-18-96-00.

 

Шулай ук «БГ»га да язмалар җибәреп, сез радиога ярдәм итә аласыз. 420080, Казан – 80, а/я 162. «Безнең гәҗит» редакциясенә («Тәртиб ФМ» радиосы өчен).


Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Безнең гәҗит
№ 34 | 27.08.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»