поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.07.2011 Мәдәният

Гакыйльгә чәчәкләр китерегез!

29 июльдә иртәнге сәгать 11дә Кошки районының Иске Җүрәй (Старое Фейзуллово) авылында ике ел элек вафат булган шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның кабере өстенә истәлек ташы кую чарасы уздырыла.

Гакыйль Сәгыйров, 16 яшендә умыртка баганасына операция ясатканнан соң, кулсыз-аяксыз инвалид булып кала. Тик башы гына бераз борыла аның. Башка кеше булса, төшенкелеккә бирелеп, ашап-эчеп тик ятар иде. Ә Гакыйль читтән торып институт тәмамлый, авызына каләм кабып язарга, рәсем ясарга өйрәнә. Аның шигырьләре күзеңә яшьләр килеп еларлык та, көләрлек тә, тормыш асылына төшенерлек тә. Үз гомерендә Гакыйль Сәгыйров биш шигырьләр китабы бастырып чыгарды, дистәләгән рәсемнәр иҗат итте.

 

Гакыйль Сәгыйровның авыр тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык. Аның талантына, тормыш сөючәнлегенә, батырлыгына сокланып, Татарстан, Самара һәм Ульян өлкәләрендә 1998 ел Сагыйров елы дип игълан ителде, Самара Сабан туенда аны ел татары итеп сайладылар. Гакыйль Сәгыйров - Татарстанның Гаяз Исхакый премиясе, Самара өлкәсенең “Благородство” акциясе лауреты.

 

Шагыйрьнең каберенә таш кую чарасына бик күп мәртәбәле кунак¬ларның килүе көтелә: Татарстанның һәм Самара өлкәсенең мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, дин әһелләре, татар иҗтимагый оешмалары әгъзалары, татарлар күмәкләшеп яшәгән район башлыклары, телевидение һәм газеталар журналистлары истәлекле таш кына куеп калмаслар, Гакыйль Сәгыйровның өен сипләп, анда музей ачу чараларын башлап җибәрү турында сөйләшерләр, дип көтелә.

 

Кем Гакыйль Сәгыйровны яхшы белә, якын күрә, зурларга тели - чарага рәхим итегез. Бу кеше ихтирамга, һичшиксез, лаек.

 

Гакыйль Сәгыйровка истәлек ташы кую комитеты.



Бердәмлек
№ 30 | 23.07.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»