поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.05.2011 Мәдәният

«Уртаклашыр моңнарым бар, хисләрем бар»

«Безне ихтирам итеп киләләр икән, өебез теләсә кем өчен ачык». Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев фатирына килгән һәр кешене әнә шулай каршы ала.

Ярату шулай була торгандыр ул

 

Хәер, алардан беркайчан да кеше өзелми. Һәркайсы Миңгол абыйның укучылары. Үзенә генә түгел, хатыны Фәния апага да Ходай сабырлыкны мулдан биргән. Гаиләдә аларның бер-берсенә карата үзара мөнәсәбәтләрен күргәч: «Ярату менә шулай була торгандыр инде ул», – дип уйлап куясың. Аларның мәхәббәтләре дә мәктәп елларында бөреләнә. Фәния Украинага туганнарына яшәргә китеп баргач, авылдаш егете аңа хатлар язып тора. Бервакыт сыйныфташы Миңгол алдында мактанып: «Минем Украинада хат алышкан кызым бар. Бер кашык сусыз да йотарлык», – дигәч, Миңгол аның турында: «Кара әле, нинди бәхетле егет, минем дә шундый кешем булса иде», – дип уйлый. Аның бу теләге Ходайның «амин» дигән сәгатенә туры килгәндер, күрәсең. Фәния авылга кайтып, Мамадышта Миңгол белән бер сыйныфта укый башлый. Мәктәптә «Асылъяр» спектаклен куйганда аларга укытучылары баш рольләрне тапшыра. Әнә шул әсәрдәге мәхәббәт каһарманнарының хисләре яшьләрнең үзләренә дә күчә. Еллар үткәч тә, ул хисләр сүрелми. Миңгол абый белән Фәния апа менә инде 40 елдан артык тормыш сукмагыннан бергә атлыйлар.

 

Фәния апа үзенең үткәннәре хакында сөйләгәндә болай ди: «Минем язмыш үкенечле булмады. Без бик бәхетле яшәдек. Иң мөһиме: арада көнләшү юк иде. Югыйсә беребез командировкаларда, икенчебез гастрольләрдә йөрде. Әгәр яшьлек кабатланып, тормышны яңадан башларга туры килсә дә, мин Миңгол абыегызны сайлар идем. Мин хәзер яшьләрдә мәхәббәтне күрмим. Мәхәббәт чиста, саф булырга тиеш. Миңгол миңа бөтен барлыгы белән ошады. Спектакль уйнап йөргән чакларда беренче очрашуыбыздан ук безне мәктәп директоры күргән иде, ул икенче көнне үк, яшьләргә күз-колак булырга кирәк дип, сыйныф җитәкчесен кисәтеп куйган. Без саф мәхәббәтебезгә тап төшермәдек».

 

Миңгол абый белән Фәния апаның мәхәббәт җимешләре булган Роза белән Марат та әти-әниләреннән үрнәк алып үсәләр. Роза Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган, Марат авиация институтында белем алган. Авыл җирендә яшәп, ире белән ике бала үстереп ятканда, Розаны моннан сигез ай элек яман авыру аяктан екты. Ни кызганыч, ул, бөтен туганнарын кайгыга салып, якты дөньядан китеп барды. Бәхетле генә яшәп яткан гаиләгә узган ел әнә шундый хәсрәт ачысын татырга туры килде. Бүген уллары Марат – аларның төп терәге.

 

Марат әти-әнисе хакында менә ниләр сөйли:

 

– Әти бәләкәй чактан ук миңа үрнәк булды. Мин һәрвакыт аның шикелле булырга омтылдым. Хәзер дә аңа сокланып яшим. Ул көчле кеше булып калды. Аның үз кыйбласы булды. Кайбер әти-әни, үз балаларына яхшы булам, дип, баласы нәрсә тели, шуны эшли. Миңа беренче сыйныфта велосипед алып бирделәр. Бервакыт ул ватылгач, әтидән төзәтеп бирүен сорадым. Шунда ул миңа: «Улым, син аны үзең төзәт инде, мин бит андый эшне белмим», – диде. Әнә шуннан соң мин бөтен техниканы, ватылган әйберләрне төзәтергә өйрәндем. Кечкенәдән, авылга кайткач, туганнарга печән чабарга, утын ярырга булыша идем. Шуңа күрә минем күңелгә авыл бик якын. Хәзер дә җиргә тартылам. Авылда йорт салып, шунда яшәргә исәбем бар.

 

Балачакта миңа дәресләрне әни әзерләтә иде. 2-3 хата булса, дәфтәр битен ертып ташлый да яңадан яздыра. Шулай итеп ул мине пөхтәлеккә өйрәтте. Вак-төяк эшкә дә әнидән өйрәндем.

 

«Язмышыма рәхмәтлемен»

 

Миңгол абый белән сөйләшүне: «Әгәр кире яшьлеккә кайтып булса, Сез нинди хаталарны кабатламас идегез?» – дигән сораудан башладым.

 

– Аллага шөкер, мин тормышта үкенерлек ялгышлар җибәрмәдем шикелле. Шул кешенең бәхете дә инде. Фәния апагыз яшьтән үк минем күңелгә табигыйлеге өчен якын булды. Фәния белән без бер сыйныфта укыдык. Мәктәптән соң безнең арада тугыз ел буе хатлар гына йөрде. Фәниядән хат килсә, армиядәге дус егетләр дә сөенә торган иде, чөнки үзләренең кызлары аларны көтмичә кияүгә чыктылар. Шушы урында үзем язган шигырь юлларын укып китим әле.

 

Язмышыма үпкәләмим,

 дөнья күрдем,

Рәхмәт, Раббым,

бүгенгәчә гомер бирдең.

Авыр чакта таянырдай

 дусларым бар,

Уртаклашыр моңнарым

 бар, хисләрем бар.

 

Үткән юлыма карасам, кешеләр күңелендә начар хисләр уятырлык ялгышларым да булмады, ахрысы, дип, сөенеп яшим. Әгәр кеше бәхет өчен яратылган икән, тирә-юньдәгеләр күңеленә дә җылылык бирерлек хисең булсын. Синең белән бер очрашкан кешенең тагын очрашасы килсен, дигән уй белән яшим мин. Кеше күңелендә яткан моңны кузгата алуым өчен сөенәм. Яшьләр: «Миңгол абый, Сез мине җырларга өйрәтмәссезме?» – дип киләләр икән, димәк, минем кирәгем бар, дигән сүз бит ул. Кайберәүләр пенсиягә чыга да сүрелә. Кеше белән аралашып яшәсәң, тормыш дәвам итә. Безнең яшьтә эчтән ничек кенә сызлансаң да, аны кешегә күрсәтергә кирәкми, дип саныйм мин, чөнки ул башкаларга күчкән кебек була. Кеше белән күрешкәндә аңа ниндидер җылылык бирәсе килә, чөнки ул сиңа кире кайта.

 

Укучыларының хөрмәтен тоеп яши

 

Миңгол абыйларның фатирларындагы бер бүлмә китап белән тулы. Язучы кеше өе диярсең. «Китапларны бик яратам, минем өчен бик кадерле алар. Күбесе язучыларның култамгалары белән», – ди җырчы. Миңгол абый Төркиядән алып кайткан Г. Исхакый кабере өстендә үскән чәчәк бөреләрен дә кадерләп саклый. 1957 елда Җәүдәт Айдаров дигән музыкант Кытайдан аларның дәүләт җитәкчесе булган Мао Цзе Дун кулыннан алып кайткан сервизны Миңгол абыйга бүләк иткән булган (рәсемдә). Анысы да җырчы өчен кадерле ядкарь. Укучыларының истәлекле бүләкләрен санап кына бетерерлек түгел.

 

Миңгол абый белән Фәния апа җәй айларында бакчада эшләргә яраталар. Нинди генә җиләк-җимеш, үләннәр үстерми алар. Ел буе шул үлән чәйләрен эчәләр. Бакча өен төзегәндә туганнары ярдәмгә килгән, (Миңгол абый үзенең укучысы булган Зәкәрия Закировка аеруча рәхмәтле). Аның янына каян гына килмиләр. Чит өлкәләргә баргач та, җырчы-педагог талантлы яшьләрне барлый, аларны Казанга чакыра. Укучылары да аларның гаилә дусларына әйләнә. Бәйрәмнәрдә һәркайсы Миңгол абыйларын тәбрикләргә ярата. Остаз өчен моннан да зур бәхет юктыр. Миңгол абыйга туган җире Мамадыш якларында да хөрмәт күрсәтәләр. Ул туган җире белән беркайчан да араны өзмичә яши.

 

Миңгол Галиевтан витаминлы салат:

 

кәбестә, кишер, тозлы кыярны угычтан уарга. Шуңа корица саласың. Аннары иттарткычтан чыгарып әзерләгән сельдерей белән петрушканы бергә кушып болгатасың.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»