поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.04.2011 Шоу-бизнес

Кем идек тә, кем булдык...

Алар бүген «йолдыз». Аларны беләләр, кемнедер яраталар, кемнедер өнәмиләр, кайсындыр мактыйлар, кайсындыр ачуланалар. Һәрхәлдә, җырчыларның берсенә дә халык битараф түгел. Ә бит бүген эстрада күгендә балкыган йолдызларыбыз кайчандыр үзләре дә бөтенләй башка өлкәләрдә хезмәт куйган, башка һөнәр үзләштергән. Бүген сүзебез әнә шул хакта.

Татарстанның атказанган артисты Резидә Шәрәфиева – укытучы, рәссам-бизәүче:

 

– Кечкенә чакта, җырчы булачакмын, дип әллә ни уйламадым, ләкин җырларга ярата идем. Бәлки, авыл баласы да җырчы була ала, дип исәпләмәгәнмендер. Шуңа күрә иҗат юлына аяк басканчы берничә һөнәр алыштырдым. Минзәлә районының Кадрәк авылында бер ел укытучы булып эшләдем. Аны яратырга өлгерә алмый калдым, чөнки баштан ук интернатка куйдылар. Үзем ашарга пешердем, үзем җыештырдым, үзем завхоз идем, үзем балалар карадым. 19 яше дә тулмаган кыз балага авыр хезмәт бу. Аннары Казанда ике ел рәссам-бизәүче һөнәрен үзләштердем һәм шуның буенча эшләп алдым. Әлеге һөнәрне бик яраттым. Рәсем ясау сәләте әнинең әтисеннән күчкәндер дип уйлыйм. Ул бишекләр, кәрҗиннәр, вазалар үрә иде. Туганнан туган абыйларым да агачтан бизәкләр кисеп, сандыклар ясыйлар.

 

Алсу Әбелханова – тележурналист (дөрес, бу җырчы әлеге һөнәрне параллель рәвештә башкарды):

 

– «Татарстан — Яңа Гасыр» каналыннан ике куян артыннан куып, берсен дә тотып булмый икәнлеген аңлагач киттем. Ахыр чиктә бер эш белән генә җитди шөгыльләнергә кирәк, дигән карарга килдем. Сәхнә, җырлау икенче планга кала башлады. Яңа җырлар яздырылмады. Бер уйласаң, телевидение эше артык күп вакыт та таләп итми кебек, әмма иртә белән килергә кирәк, эше авыр. Ул минем өчен бик зур практика булды. Үз эшемне теләп, бирелеп һәм яратып эшләдем. Әмма мин бер урында гына утыра торган кеше түгел, бертөрлелектән тиз туям. Миңа һәрвакыт үзгәрешләр, үсеш, яңарыш кирәк. Минем бит әле төп эш урыным да бар — 11 ел инде «Казан» милли мәдәният үзәгендә эшлим.

 

Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова – бухгалтер:

 

—           Күп еллар буе бухгалтер булып эшләдем. Дөресен генә әйткәндә, ул вакытларда миндә авыл хатыны дигән уңайсызлану бар иде. Бухгалтер булып эшләгән елларда да бәйрәмнәр үткәрү минем өскә йөкләнгән иде. Инде Казанга килеп төпләнүемә дә 6 елдан артык вакыт узып китте. Гомумән, артист булырмын дип уйламаган да идем. Ләкин соң булса да, уң булсын, диләр. Соңгарак калып булса да, сәхнәгә аяк бастым. Татар халкы минем җырларымны кабул итмәсә, бәлки, мин сәхнәдә тоткарланып кала да алмаган булыр идем.

 

Татарстанның атказанган артисты Резедә Кадыйрова – укытучы:

 

– Мин 98 нче рус мәктәбендә эшләдем. Эшли-эшли, завуч булып күтәрделәр, методист исеме бирделәр. Директорлыкка да тәкъдим иткәннәр иде, анысыннан баш тарттым. Мәктәптә эшләгән елларны бик саваплы булгандыр дип уйлыйм. Аннан соң үзгәртеп кору еллары башланды, укытучыларга 3-4әр ай хезмәт хакы түләнмәде. Ярдәм итәрдәй, таяныр кешем булмагач, гаиләне туендырыр өчен концертлар куеп йөрдек. Аннан соң укытучылыктан бөтенләй киттем.

 

Илназ Минвәлиев – пешекче:

 

– Гади кеше буларак, яшереп торырга уйламыйм: мәктәптә укыганда «Үскәч кем буласың?» дигән иншаларда әтием кебек комбайнчы, тракторчы булам дип хыялланган кеше мин. Мәктәпне тәмамлап Казанга килгәч, педагогика институтының спорт факультетына үтә алмадым. Аннары кулинария училищесына укырга кердем. Укып чыккач, ресторанда эшләдем, анда Хәмдүнә апаны очратып, соңрак аның төркемендә җырлый башладым. Пешекче булып эшләвемә зарланмыйм, дәрәҗәле рестораннарда эшләдем. Ходай мине иҗат юлына шундый юллар аша чыгарды.

 

Әлфинә Әзһәмова – төзүче:

 

– Бөтен кеше КамАЗга агылганда, мин дә, торыр урын бирерләр, дип шунда эшкә кердем. Дөресен генә әйткәндә, бу вакытларны бик искә төшерәсе дә килми. Ул хакта сорау биргәннәрен дә яратмыйм. Тиккә-юкка, җырсыз-моңсыз, яратмаган эштә күңелсез үткән елларым бу. Егерме елдан артык тормышым шунда узды, ләкин искә төшерерлек бер генә күңелле вакыйга да булмады. Егерме ел буе теләмичә эшкә бардым, яратмаган эштә эшләдем. Ә калган гомеремне җырлап кына яшисем килә.

 

Миргаяз Шәрәфиев – шофер:

 

– Армиядән кайткач, җырчыларга якын булыйм дип, мәдәният бүлегенә шофер булып эшкә кердем. Шулай үзем дә сәхнәләрдә җырлый башладым, районның данын яулап йөрдек. Аннан район мәдәният йортына директор итеп куйдылар. Мин гомерем буе җырладым. Бүген беркайда да эшләмим, кем әйтмешли, җырлап кына йөрим. Хезмәт кенәгәм сумкамда ята.

 

Эльмира Сөләйманова – кассир:

 

– Шактый еллар Чаллының бер кибетендә кассир булып эшләдем. Эшемне бик ярата идем, үкенмим. Җырлый башлагач та эштән китәргә уйламаган идем. Әмма танып эндәшә башлагач, уңайсызлык хисләре кичердем. Хәзер бары тик җыр сәнгатендә генә кайныйм.

 

Мәгълүм булганча, Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин да Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлагач, шул белгечлек буенча биш ел төзелештә эшли. Моннан тыш, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Салаватның да – көтүче, Лилия Хәмитованың исә укытучы булуын беләбез.


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»