|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2011 Бәйрәм
Май бәйрәмнәрендә татарстанлылар 6 көн ял итәчәк30 апрель, 1 һәм 2, шулай ук 7, 8 һәм 9 май ял көннәре дип игълан ителәчәк Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы май бәйрәмнәрендәге ял көннәре хакында рәсми рәвештә хәбәр итте.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне – эш көне булмаган бәйрәм көннәре санала.
Быел эш көне булмаган бәйрәм көне – 1 май ял көненә - якшәмбегә туры килә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының югарыда аталган маддәсе нигезендә, ял көне һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көне бәйрәм көннән соңгы эш көненә күчерелә. Димәк, ял көне 1 май якшәмбедән дүшәмбегә – 2 майга күчерелә дигән сүз.
Шул рәвешчә, биш көнлек эш атнасында 30 апрель, 1 һәм 2, шулай ук 7, 8 һәм 9 май ял көннәре дип игълан ителәчәк.
|
Иң күп укылган
|