|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2011 Мәгариф
Кайсы тел мөһимрәк?Мәктәптә кайсы телнең күбрәк булырга тиешлеге турындагы бәхәс кыза бара. Кайбер белгечләр фикеренчә, татар теле гаиләдә генә кирәк. Ә менә эшлекле даирәдә урысча һәм инглизчә белү мөһимрәк. Сез моның белән килешәсезме? Хәмит ШӘРИПОВ, Татарстанның баш суд приставы:
– Әгәр без татарча сөйләшмәсәк, дәүләт теле юкка чыгачак бит. Бөтен милләт белән аның дәрәҗәсен күтәрмәсәк, ул чыннан да гаилә теле генә булып калырга мөмкин. Республикада ике дәүләт теле булгач, кайда эшләвенә карамастан, хезмәткәр аларны белергә тиеш. Мәсәлән, безгә өлкән яшьтәге кешеләр татарча хат язып җибәрә. Без аларга русча җавап бирсәк, бу бит хөрмәт итмәү була. Мин үзем рус мәктәбен бетерсәм дә, ике кызым да татар мәктәбен тәмамлады. Шуңа күрә алар ана телен миннән дә яхшырак белә. Безнең милләт ничектер зәгыйфь хәлдә хәзер. Ә чит тел белү – ул кешенең үзе өчен файдалы.
Разил ВӘЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Татарстанда гомер кичерүче ике төп халыкның дус яшисе килә икән, алар бер-берсен яхшы белергә тиеш. Шул исәптән гореф-гадәтләрне, милли традицияләрне белү дә зарур. Ә моның өчен телләрне хөрмәт итү, аны өйрәнү мөһим. Коръәндә, Тәүратта, Инҗилдә, хәтта Конституциядә дә иң зур гаделлек – тигезлек диелгән. Кемдер татар телен азрак, рус телен күбрәк укытырга кирәк, дип әйтә икән, ул бик нык ялгыша. Тигезлеккә каршы булып чыга. Республика законында да алар бертигез укытылырга тиеш, дип язылган. Аларның хокуклары бер үк. Ә менә татар телен милләтнең яшәү теленә әйләндерергә кирәк. Иң беренче чиратта, дәүләт хезмәткәрләре рус һәм татар телендә сөйләшергә тиеш, чөнки алар хакимияттә утыралар. Озакламый шушы мәсьәләгә кагылышлы зур киңәшмә узачак. Дәүләт хезмәткәрләре эшкә алынганда ике телне дә белергә тиеш. Без шундый таләп кертергә җыенабыз.
Фираз ХАРИСОВ, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, ТДГПУ ректоры урынбасары:
– Республикада дәүләт теле дип игълан ителгән татар һәм рус теле тигез күләмдә укытылырга тиеш. Бу – закон, без аны инкарь итә алмыйбыз. Шуны әйтергә кирәк, хәтта мари, чуаш һәм башка милләт вәкилләренә дә Татарстанда шушы ике телне өйрәнү зарур. Моның белән генә чикләнмичә, бер чит теле, бүген ул инглиз теле, укытылса, бик яхшы булачак. Хәзер башка илләр белән мөнәсәбәтләр тирәнәя, шуңа күрә дә чит тел белү яшьләргә карьера оештырырга, тормыш җайларга бик ярдәм итәчәк. Андыйларга җәмгыятьтә үз дәрәҗәсен табу җиңелрәк. Әгәр без татар теле кирәкми дип йөрсәк, туксанынчы еллар башындагы хәлгә калуыбыз бар.
Вәсил ГАРИФУЛЛИН, КФУның журналистика һәм социология факультеты деканы:
– Татар телен кысрыклау, аны хөрмәт итмәүгә җаным-тәнем белән каршы киләм. Рус һәм татар телләре икесе дә дәүләт дәрәҗәсендә тигез каралса, гади кешенең алар турында фикере үзгәрер иде. Соңгы арада югары уку йортларында бара торган тенденция, БДИны бары тик русча гына бирдертү халыкка нык йогынты ясый. Шул сәбәпле, алар татар телен кирәк дип санамый. Бу өлкәдә дәүләт сәясәте үзгәрмәсә, милләтне аянычлы хәл көтәргә мөмкин.
|
Иң күп укылган
|