поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
31.07.2023 Язмыш

«Уфалла» арбасы - йөрәгем ярасы

Популяр җырчы Габделфәт Сафинның “Уфалла” ар¬басы” дигән җырын хәтерлисезме?

“Уфалла” арбасы -йөрәгем 
ярасы, 
Чокырлы юллардан ерак 
ла барасы. 
Тормышның нужасы 
төялгән арбаны 
Тартадыр хыялый бер авыл баласы...” – дигән сүзләр яңгырый анда. 
 
Сугыштан соң чорда ту¬ган балаларның бик азына гына тимәгәндер ул нужа арбасы. Кешеләр ат, сыер яки үгез урынына үзләре җигелергә мәҗбүр иде шул ул чакта. “Уфалла” арбасын тартып, көнне төнгә ялгап эшләргә, бик күп авырлыклар кичерергә туры килгән аларга. 
Балачагымда әбиләрдән шундый хатын-кызларның берсе -Хәят апаның язмы¬шы турында ишеткәнем бар иде. Бу хикәя беркемне дә битараф калдырмас, дип уй¬лыйм. 
 
...Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, авылга бер-бер артлы фронтовиклар әйләнеп кайта башлый. Кайсысы исән-сау, кайсысы гарипләнеп калган. Җиңү яулап кайт¬кан каһарманнар арасында диңгез дулкынындай бөдрә чәчле, кара мыеклы, көләч йөзле Мөхәммәтнур исемле егет тә була. Аның исән-имин кайтуы турындагы хәбәр сәгате-минуты белән бөтен авылга таралып өлгерә. Алар¬га, хәл белергә дип, бик күп авылдашлары, туганнары, дуслары җыела. 
 
Карт әти-әнисенең куа¬нычы-юанычы булган егет сугышта алган яраларының төзәлеп беткәнен дә көтеп тормый, колхозга эшкә чыга. Ничек түзеп торсын, ди! Авыл хуҗалыгының какшавы аның да йөрәген телгәли, әлбәттә.
 
Әти-әнисе: 
-Улым, бераз хәл ал, те¬релеп бет, эшкә чыгарга өлгерерсең әле! -дип үгетләсәләр дә, Мөхәммәтнур үз сүзендә тора. 
Ул колхоз атларын ка¬рый. Гөнаһсыз хайваннар¬ны бик ярата егет. Үзләрен ашата, асларын тирестән тазарта, елга буена алып төшеп, су эчертә. Ә табигать куенында шундый тыныч! Тал-тирәккә кунып, кошлар сайрый. Елгада чүлт тә чүлт балыклар уйный. Шушы гүзәл күренешләр сугыштан кайт¬кан Мөхәммәтнурның яра¬лы йөрәгенә көч-куәт, шифа бирә, сәламәтлегенә файда китерә. СөбханАллаһ, ул көннән-көн тернәкләнә бара. 
 
Шулай беркөнне елга буе¬на төшкәч, Мөхәммәтнур үзара көлешә-көлешә кер чайкаучы кызларга тап була. 
-Исәнмесез! Хәлләрегез ничек? -дип эндәшә ул алар¬га. 
Тегеләре дә аптырап кал¬мыйлар: 
-Нәрсә, Мөхәммәтнур абый, безгә кер чайкашырга килдеңме әллә? Синең хәер-фатихаңда инде, ару гына без! – дип җавап бирәләр. 
Шулчак егетнең күзе, сүзгә катышмыйча, читтәрәк кер чайкап маташкан бер яшь кызга төшә. Ә ул, Мөхәммәтнурның аңа төбәлеп карап торуын тоеп, бер күтәрелеп карый да оялудан кып-кызыл була. 
 
Кичен яшь-җилкенчәк су буена төшә. Гармунга кушы¬лып җырлаган, чыр-чу килеп күңел ачкан яшьләрнең та¬вышларын ишетеп, Мөхәммәтнур да бирегә килә. Егетләр белән кул биреп исәнләшә, кызларга сәлам бирә. Ә күзләре көндез елга¬да кер чайкаган теге кызны эзли. Ниһаять, ул аны күреп ала. Озын толымлы, кара кашлы, сөрмә күзле Хәят бе¬раз читтәрәк басып тора. 
Озак та үтми, уеннар башланып китә. Яшьләр үзара такмаклар әйтешәләр, җырлыйлар, бииләр. Җәйнең кыска төне сизелмичә үтеп тә китә. Мөхәммәтнур кызга якынлашкан саен авылның иң чая егете -Харис аларга бергә булырга ирек бирми, гел араларына кереп йөдәтә. Ә кызлар өйләренә тара¬ла башлагач, Мөхәммәтнур Хәятне өенә кадәр озата бара. Сөйләшә-сөйләшә әкрен генә атлый торгач, алар кыз яшәгән йортка килеп җитәләр. Бер-берсен ошаткан егет белән кыз саубуллашып торган вакытта әллә кайдан Харис килеп чыга, һәм Хәят, куркудан агарынып, өенә ке¬реп китә. 
 
-Кемнән сорап мон¬да килергә булдың соң әле син, агай-эне? Хәят мине¬ке! Аның җыры әллә кай¬чан җырланган инде. Бүтән биредә чуалып йөрмә. Чөнки бу авылга мин -хуҗа! Мин ничек әйтәм -шулай булачак. Белдеңме! Мин аңа өйләнәчәкмен! -ди авызыннан хәмер исе бөркеп торган Харис. 
 
Фронт юлларын үткән Мөхәммәтнур, түземлеген тәмам югалтып, үз-үзен белештермичә, Харис өстенә ташлана. Алар җирдә бик озак әүмәкләшәләр. Харисны җиңгән Мөхәммәтнур ахырда: 
-Тагын Хәят янына килеп йөрсәң, аның турында на¬чар сүз сөйләп йөрсәң, шуны бел -мин сине җир йөзендә яшәтмим! -дия. 
Харис исә: 
-Барысы да алда әле! Безнең сугыш башланды гына, -дип җавап кайтара һәм, өс-башын каккалап алгач, авызындагы канны төкерә-төкерә китеп бара. 
 
Ә мәхәббәттән исергән Мөхәммәтнур, үз алдына ел¬маеп, өенә таба атлый. 
Тормыш шулай әкрен генә алга бара. Мөхәммәтнур белән Хәят колхоз кырларын¬да һәрвакыт бергә эшлиләр. Бу аларга күрешергә мөмкинлек бирә. Ләкин шундый матур көннәр бик озакка су¬зылмый шул. Беркөнне караңгы төшеп килгән вакытта Мөхәммәтнурларга тугыз-ун яшьләрендәге бер малай ки¬леп керә. Ул егетне йортка чакырып чыгара да, сулуы кабып: 
-Абый, җаным, Хәят апаның “башын ашадылар”, -ди. 
 
-Яхшырак аңлатып сөйләче, дустым, -дип үтенә Мөхәммәтнур. 
-Харис абый Хәят апаны соратырга яучы җибәргән. Апам елый. Билгеле, әти-әни ризалык бирделәр инде. Озакламый, көзге эшләр тәмамлангач, туй ясарга вәгъдәләр бирештеләр. 
-Үскәнем, ярдәмең өчен зур рәхмәт сиңа. Бар, кайт та, апаңа әйт -җыенып торсын! Ярты төн узгач, мин ат җигеп килермен. Таң атканчы без бик еракта булырбыз инде. Тик бу турыда беркемгә дә әйтмә! 
 
Мөхәммәтнур кесәсеннән пәке чыгара да аны малайга тоттыра. Тегесе, бүләккә бик шатланып, йөгерә-йөгерә өенә китеп бара. 
Сөйгәненнән хәбәр ал¬гач, Хәят, әти-әнисенә берни дә сиздермичә, әйберләрен әзерләп куя һәм, башын ачылмалы тәрәзә яңагына куеп, уйга кала. 
 
Менә төн уртасында, бөтен авыл тирән йокыга талган ва¬кытта, капка төбенә җигүле ат килеп туктый. Мөхәммәтнур әкрен генә тәрәзәгә чиртә. Кыз тәрәзәне ачкач, егет шунда ук аны күтәреп ала да ат олавына илтеп утырта һәм күк айгырның дилбегәсен кага. 
Мөхәммәтнур егерме-утыз чакрым ераклыктагы авылга юл тота. Анда аның тормыш¬ка чыккан апасы Сәгыйдә яши торган була. Билгеле, апа белән җизнәсе, бераз ап¬тырап калсалар да, каршы килмиләр, яшьләргә ярдәм кулы сузалар. 
 
Берничә тәүлек узгач, яшьләр яңадан авылга әйләнеп кайталар. Егетнең әти-әнисе Хәятне бик җылы каршы алалар. Кызның әтисе бик ачулы булса да, хаты¬ны белән никах мәҗлесенә киләләр. Чөнки авыл халкы булачак кияүне һәм аның әти-әнисен хөрмәт итә. Ха¬рис кына, котырынып, төрле гайбәтләр чәчеп йөри. Мин аларга беркайчан да тынгы бирмәячәкмен, дип яный. 
 
Вакыт алга атлый. Яшьләр, берникадәр вакыт Мөхәммәтнурның әти-әнисендә яшәгәч, егетнең вафат булган әби-бабасы нигезенә башка чыгалар. Әкрен генә тормыш-көнкүреш әйберләрен бул¬дыралар. Әмма түгәрәкләнеп килгән тормышларында аларны бер нәрсә бик бор¬чый -Хәят балага уза ал¬мый. Шулай берничә ел үтеп китә. Моңа Мөхәммәтнурның йөрәге әрнесә дә, ул яраткан хатынына авыр сүз әйтми. 
-Аллаһының рәхмәте җитеп бетми торгандыр инде. Сабыр итик, җаным. Иманым камил, син барыбер миңа ма¬лай бүләк итәчәксең, -дип тынычландыра. 
 
Аның сүзләре фәрештәләрнең “Амин” дигән ва¬кытына туры килгән булган, күрәсең. Күпмедер вакыт узгач, беркөнне эштән кай¬тып кергән Мөхәммәтнур хатынының тәмләп-тәмләп тозлы кыяр ашап утырганын күреп ала. 
 
Хәят, хәләл җефетен ачык йөз белән каршы алып, ул юынганда комганнан җылы су салып тора. Аннары иңбашына эленгән сөлгене аның кулына тоттырып, иренә ашарга салып бирә. Үзе дә, каршысына утырып, чикмәнле бәрәңгене тозга ма¬нып ашарга тотына, шул ара¬да тозлы кыяр да кимерергә керешә. Мөхәммәтнурның үзенә төбәлеп карап торга¬нын күргәч, аптырап: 
 
-Сөеклем, бер-бер нәрсә бармы әллә? -дип сорый. 
-Юк, барысы да әйбәт, берни дә юк. Кайчаннан бир¬ле син шулай тозлы кыярга утырдың әле? 
-Бер ун көн бар инде, -ди хәләле, бераз югалып калып. 
Шуннан соң Мөхәммәтнур сикереп тора да берни аңламаган хатынын бүлмә буйлап күтәреп йөри. Аны сөя, иркәли. Кинәт күтәреп алгангамы, Хәятне укшы¬та башлый. Һәм ул, йөгереп барып, чиләккә коса. Була¬чак ананың Аллаһы биргән сынаулары шулай башланып китә. 
Барысы да шома гына бара кебек. Тик беркөнне, кырпак кар явып торган¬да, Мөхәммәтнур белән бер аянычлы хәл килеп чыга. Ул, яшь тайны җигеп, аны өйрәтергә чыккач, хайван Мөхәммәтнурны чанадан селтәп төшерә. Ир, дилбегәгә уралып, байтак кына җирдән өстерәлеп бара. Дилбегәне ычкындыргач, кырыкмыш тай, котырынып, колхоз абза¬рына таба чаба. 
Мөхәммәтнурны атка са¬лып өенә кайтаралар. Аңа озак вакыт хастаханәдә ятып дәваланырга туры килә. Тик, кызганыч, алга китеш әллә ни күренми. Киресенчә, җирдән өстерәлеп барган¬да каты бәрелгәнгә, су¬гышта яраланган аягының җәрәхәтләре ачыла һәм төзәлмичә интектерә. Бер¬нинди файда килмәгәч, аны хастаханәдән өенә кайтарып җибәрәләр. Яшьләрнең тор-мышында шундый күңелсез вакытлар җитә. 
Корсагы зурайгач, Хәяткә йөрүе кыенлаша. Әмма ул, үз хәлен сиздермәскә тырышып, һаман ирен яхшылап карый, тәрбияли. Мөхәммәтнур исә бала туасын зарыгып көтә. 
 
Озак та үтми, беркөнне Хәятне тулгак тота башлый. Бик озак азаплана бичара. Кендек әбисе Гыйлемзадә аңа ничек ярдәм итәргә белмичә аптырый. 
Төн. Котырган язгы җил тәрәзә капкачларын бер ача, бер яба. Бераз туктап тора да яңадан көчәеп китә. Хәятләр өендә бер бүлмәдә яшь ир әҗәл көтеп ята. Аның янын¬да утырган әнкәсе Хәлимә улының иреннәрен су белән чылатып тора. Ә икенче бүлмәдә яшь ана, үлем ачы¬сын татып, сабыен тудыра. 
 
Гыйлемзадә әби Хәятнең битенә бәреп чыккан бөрчек-бөрчек тирләрне сөртеп, ни эшләргә кирәген өйрәтеп тора. Үзе пыш-пыш килеп до¬галар укый. 
-И, газиз Аллаһы Тәгаләкәем, Син бит бөек, кодрәт иясе, олуг зат! Мескенкәемне азаплама инде, рәхим-шәфкатеңне бир, ярдәмеңнән ташлама. Анасы да исән калсын, сабый да үз бәхете, озын гомере белән тусын инде! -дип ялварып, Аллаһыдан ярдәм сорый. 
Байтак кына азаплан¬гач, ниһаять, бала дөньяга беренче аваз сала. Агарын¬ган, иреннәре яргаланган, хәлсезләнгән яшь ананың башы мендәргә салынып төшә. Калганын кендек әби үзе башкара. Ул Хәяткә су эчертә, урын-җирен алмаш¬тыра, сабыен тиз-тиз генә коендырып, аны биләүгә сала да әтисе яткан бүлмәгә алып керә. 
 
Бик озак көтеп алынган улын күргәч, авыру ирнең күзләрендә эре-эре яшь бөртекләре барлыкка килә, үзе бәхетеннән елмая. Баласын кулына алырлык та хәле бул¬магач, Гыйлемзадә әби са¬быйны аның күкрәгенә илтеп сала. Яшь әти җылы, йомшак төргәкне хәлсез куллары белән күкрәгенә кыса. 
-Йа, Раббым, шундый бүләгең, мине шушы көнгә хәтле яшәткәнең өчен бик зур рәхмәт Сиңа! Мине сөендергән өчен хәләл җефетемә дә Аллаһының рәхмәте яу¬сын! Үсеп җиткәч, улым дәрәҗәле, инсафлы кеше, безнең нәсел дәвамчыбыз булыр, инша Аллаһ. Шуңа күрә мин аңа Инсаф исемен кушам, -дип пышылдый Мөхәммәтнур. 
 
Аннары, хәле бетеп, сүзсез кала да күзләрен йома. Күпмедер вакыттан соң Мөхәммәтнур яраткан Хәяте, яңа гына дөньяга килгән улы, әти-әнисе белән бәхилләшә дә җан бирә...
 
Ә бу вакытта тышта яз тантана итә. Күк йөзендәге кара болытлар каядыр тарал¬ган, бөтен җирдә язгы яң¬гыр тамчылары биешә, елгада боз кузгала. Җирдә ямь-яшел, хәтфәдәй чирәм шытып чыгып килә. Әйтерсең лә табигатьнең уянуы кайгыга баткан Хәяткә җир йөзендә тормышның дәвам итүен ис¬кәртә... Яшьли ирсез калуына йөрәге бик әрнесә дә, хатын, үз-үзен кулга алып, бө¬тен мәхәббәтен баласына бирә, әтисе әйткәнчә, лаеклы кеше булып үссен өчен, аны тиешлечә тәрбияләргә тырыша. Тормыш шулай үз агымы белән ага. Хәят фермада сыер савучы булып эшли. Аллаһыга шөкер, улы Инсаф, әтисе кебек, акыллы, тәр¬тип¬ле булып үсеп килә. 
 
Әйтергә кирәк, Хәятне яра¬тып йөргән Харис та өй¬ләнгән була. Аның кызы Гөл¬синә белән Инсаф бер сый¬ныфта укыйлар һәм бик дус булалар. Гөлсинә Хәят апасын да бик ярата, хөрмәт итә, кайчакта, өенә барып, бу¬лышкалып та йөри. Әмма, әтисенең бу гаиләгә ачулы булуын белгәч, анда барып йөрүен яшерергә тырыша.
 
Ә Харисның Хәяткә карата мәхәббәте барыбер сү¬релмәгән була. Ул аңа һа¬ман да кызыгып карый, бәй¬ләнергә генә тора. Шулай бер көнне иртә таңнан ферма йортындагы эскерттән ат олавына салам төягән ва¬кытта Хәят белән бергә эш¬ләүче Мәликә кинәт кенә кая¬дыр китеп югала. Күп тә үтми, туңган салам каерып торучы Хәят каршында Харис пәйда булмасынмы! Ул ферма мөдире булып эшли торган була. Ир, тол хатынның куркудан агарынган йөзен күргәч, бик шатлана, ә йөзе киеккә ташланган җанварныкын хәтерләтә.
 
- Хәят, хәзер син мин¬нән котыла алмассың шул инде. Мин бу вакытны бик озак көттем. Сөекле Мө¬хәм¬мәт¬ну¬рың да берничек тә ярдәм итә алмый хәзер. Хә¬шә¬рәт малаең да ерак. Син минеке, минеке! Миннән сине берәү дә тартып ала алмас!
- Яхшылык белән әйтәм, кит моннан, Харис абый! Ал¬лаһыдан курык! Тимә миңа. Сиңа да бер көн килеп җитәр әле! - дип җавап кайтара Хәят.
Шул чагында Харис аның өстенә ташлана, һәм хатын салам өстенә егыла. Әз¬мә¬вердәй котырынган Харис кулларыннан берничек тә ычкына алмый шул бичара. Аның көчсезлеге юньсез ирне тагын да ярсыта гына. Ул, башындагы мамык шәле иңенә шуып төшкән, әллә дулкынланудан, әллә авыр эштән бит алмалары алсуланган яшь хатынны кочагына алып, назларга тотына. Аны ярата торгач, кинәт йомшарып төшә. Ачуы сүрелгәндәй булып, хәзер инде киресенчә, матур сүзләр әйтеп, иркәли башлый: 
- Үз гомеремә бары тик сине генә яратып яшим бит мин, Хәят! Минеке булсаң, го¬мерең заяга үтмәс, балда-майда гына яшәрсең! - дип пышылдый ир. 
Ә Хәят, лачын тырнагына эләккән корбандай, бәр¬гәләнә. Ләкин берничек тә ыч¬кына алмыйча, елый да елый. Аннары, ярдәм сорап, кыч¬кырырга тотына.
 
Кинәт якында гына көчле тавыш ишетелә: 
- Хәзер үк җибәр аны! Югыйсә, кызганып тормам, ме¬нә шушы сәнәк белән тиш¬кәләп үтерәм, кабахәт! - дип кычкыра ул.
Шуннан Харис беразга тынып калгандай була. Икесе дә башларын күтәреп карасалар, алларында кулына сәнәк тоткан, ярсуы чиктән ашкан ферма эшчесе, Мөхәммәтнурның гомерлек дусты Давыт басып тора. Соңыннан билгеле була: Мәликә Харис боерыгы буенча Хәятне ялгызын калдырып китәргә мәҗбүр булган икән. 
 
Хурлыкка төшергән шул вакыйгадан соң Хәят эшен¬нән китә һәм хат ташучы булып урнаша. Ә җәй көн¬нә¬рендә, башка хатын-кызлар белән беррәттән, басуга, утау¬га йөри. Харис исә тора-бара авыл башлыгы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
Гомер атлары алга чабалар. Хәят ханым бакчасын тутырып бәрәңге, чөгендер утырта. Сыер асрыйлар, күп итеп сарыклар тоталар алар. Инсаф тырышып-тырмашып хуҗалыкта әнисенә ярдәм итә.
 
Беркөнне кичен табында утырганда Хәят малае белән киңәшеп алырга була. 
 
- Улым, әллә без дә Салих карттан “Уфалла” арбасы ясатыйкмы? Капчык күтәреп йө¬рү тәмам алҗытты. Бакчабызда үстергән яшелчәләрне арбага салып ташыр идек. Вакыт булганда авыл читендәге чокыр-чакырлардан печән ча¬бып алып кайтыр идек, - ди ул. 
Малай әнкәсенең шушы сүзләрен күтәреп ала һәм, озак та үтми, Салих агайдан арба ясатып та кайта. Иптәше Гөлсинә дә аларның бу карарын шатланып кабул итә. Әтисеннән кача-по¬са булса да, Инсаф белән пе¬чәнгә йөргәли. Ә тора-бара яшьләрнең дуслыгы мә¬хәб¬бәткә әверелә...
Җәйге кызу көннәрнең берсендә районнан авылга кайтып килүче Харис юл читендә басып торучы авылдашы Тимергалине машинасына утырта. Сөйләшә торгач, сүз бала тәрбияләү темасына килеп җитә. Харис әфәнде, гадәттәгечә, мактанырга керешә. Кызының бик тыңлаучан бала булуы турында әйтә. Ә Тимергали аңа Гөлсинәнең күп вакытын Инсаф белән үткәрүе турында сөйли. Бу сүзләре Харисны ярсытып җибәрә. Ул, машинасын туктатып, ишеген ача да Тимергалине бәреп төшерә. Үзе машинасында авылга таба оча гына.
Капка төбенә туктагач, өйгә йөгереп керә дә хатыны Галиягә: 
- Анаңны корт чаккыры, кызың кайда йөри?! - дип җикеренә. 
 
Галия, каушап, ык-мык килеп торган арада аның күз төбенә сугып та җибәрә Харис. 
- Ул Инсафка булышырга киткән иде, - дип елый хатыны.
Бу сүзләрдән соң тәмам котырынган ата печәнгә кит¬кән малай белән кызны аю аланында табып ала. Алар, әзерләгән печәнне арбага тутырып, агач ышыгында ял итә торган булалар. Инсаф чирәмдә ятып тора, ә Гөлсинә аның каршысына утырган да нидер сөйли. Яшьләргә бик кызык, күрәсең, эчләре катып көләләр. Килеп туктаган машинаның тавышын ишет-мичә дә калалар.  
- Монда ни эшләп йөрисең, анаңны сатыйм, - дип кычкыра Харис кызына. - Дуслашып йөрергә кызлар беткәнме әл¬лә, шушы йолкыш янына килеп йөрмәсәң?! Марш машинага!
 
Куркудан йөрәге алынган кыз машинага таба чаба. 
Ә Харис Инсафка таба борылып: 
 - Малай актыгы, кызыма тырнак белән кагылсаң, мин сине җир йөзендә яшәтмим, шуны белеп тор! - дип яный. 
Ахырдан:
- Хәерче, йолкыш! - дип өстәп тә куя.
 
Машина кузгалып киткәч, Инсаф җиргә ятып елый. Гөлсинә белән аерылышканга өзгәләнә малай.
Ул көнне печән күбрәк төялгән була, ахры. Малайга арбаны тартып кайтуы бик авыр була. Өстәвенә, Таш¬лыяр елгасы янына килеп җиткәндә, болытлар, бер урынга туплана да, яшен яшен¬ләп, көчле яңгыр ява баш¬лый. Әле, җитмәсә, таудан төшкәндә, арба, кулдан ыч¬кынып, алга таба очып китә. Яңгыр басыла төшсә дә, арба көпчәкләренә саз уралган була инде. Инсафка, җиргә ятып, аны җилкәсе белән төртеп чыгарырга туры килә. Бик азапланса да, малай түзәргә тырыша. Әмма ирексездән күз яшьләре сазга, балчыкка буялган яңак¬ла¬ры буйлап агалар да агалар... 
 
Бөтен дөньяга ачуы чык¬кан Инсаф, Харисның сүз¬ләрен исенә төшереп, аны каһәрли. Арбаны тау башы¬на менгереп куйгач, ул: “Сөекле әнкәемә гомере буе ярдәмче, киңәшче бу¬лыр¬мын. Мөхәммәтнур ма¬лае¬ның нинди ир-егет булып җит¬леккәнен күрерсез әле! Тормыш чоңгылыннан чыгып, мин дә дәрәҗәле кеше булачак¬мын!” - дип, үз-үзенә сүз бирә. 
Менә шулай тәрбияли аны “Уфалла” арбасы.
 
Хәят, басуга утау¬га йөр¬гәндә, монда тары үләне күп итеп үскәнен күргә. Хатын берәр ничек улы белән аны җыярга килергә була. Терлеккә кышкылыкка киптереп куярга бик яхшы ич. Шунысы начар - ул вакытларда колхоз кырларыннан бер-бер нәрсә алып кайту тыелган була. Шуңа күрә әниле-малайлы караңгы төш¬кәч кенә юлга кузгалалар. Бәхетсезлек димә инде, үлән¬нәрне арбага төяп, олауны бәйләп торганда гына, Харис килеп чыга.
 
Аны беренче күреп өл¬гер¬гән Хәят малаена: 
- Улым, бетте баш. Кач тизрәк, икебезне дә төрмәгә утыртыр, - дип боера. 
Инсаф әнкәсенә буйсына. Ә Харис атыннан төшә дә Хә¬ят янына килә. Усал бүредәй, тешләрен шакырдатып:
- Нәрсә, Хәят, печән урларга булдыңмыни. Бетте бит баш дигәнең. Утыртам мин сине, - дип яный. 
Хатын аңа: 
 - Харис абый, нинди печән булсын, ди инде. Көндез без хатын-кызлар белән утаган кориандр арасында үскән чүп үләне генә бит бу. Гөнаһлы булма, җибәр мине, зинһар өчен, - дип ялвара.
 
- Уртак фикергә килергә беркайчан да соң түгел. Әйдә, сөйләшеп карыйк. Үзең дә беләсең ич, син миңа бик тә ошыйсың. Минеке булсаң, сиңа җил-яңгыр тидермәм, - дип, ай яктысында, каймак ашаган мәчедәй күзләрен ялтыратып, Хәят өстенә килә башлый Харис. Ә Хәят, артка чигенә-чигенә, үләнгә абына да җиргә егыла. Харис аның өстенә сикерә һәм, хатынның киемнәрен өзгәләп, өстеннән салдыра башлый. Шулвакыт кинәт ир, ботын тотып, акырып җибәрә дә җиргә тәгәри. Барысын да күреп торган Инсаф, түзеп тора алмыйча, Харисның ботына сәнәк кадарга мәҗбүр була. Аннары ул сәнәген Харисның бугазына китереп тери дә:
- Явыз тәре (Харисның кушаматы шундый була)! Әгәр тагын әнкәйгәме, миңамы зыян китерсәң, мин сине шушы кулларым белән бу¬ып үтерәм, - дип яный.
 
Бу хәлдән соң Инсаф авылдан читкә чыгып китә. Харисның исә бүтән Хәяткә бәйләнгәне булмый. Батыр әтисе Мөхәммәтнурга ох¬шата ул малайны һәм яшь егет белән ярышырга көче җит¬мәс¬леген яхшы аңлый.
 
Булып узган хәлләрдән соң берничә еллар үтеп китә. Инсафның кайда икәнлеген, ниләр эшләп йөргәнен беркем дә белми. Харис укытучы һөнәрен үзләштергән кызы Гөлсинәне күрше авылдагы бай егеткә кияүгә бирә. Һаман да Инсафны сөйгән Гөлсинә, әтисенә каршы килә алмыйча, яратмаган кешегә тормышка чыгарга мәҗбүр була. Озак вакыт балага уза алмаган Гөлсинәне ире теләсә ничек мыскыл итә, хәтта аңа кул да күтәрә. Түземлеге тәмам чиктән ашкач, кыз, аерылып, туган йортына әйләнеп кайта. 
 
Хәят тә инде лаеклы ялга чыга. Аның улын бик күрәсе килә. Сагыштан хатын чиргә сабыша. Малаен төшләрендә күреп саташа. Гөлсинә исә Хәят апасын ярдәменнән кал¬дырмый, хәлен белеп то¬ра, ярдәмен күрсәтә. Ә шә¬һәрдә яшәп ятучы Инсаф ин¬де күптән армиядә хезмәт итеп кайткан була. Адвокат һөнәрен үзләштереп, эшендә зур дәрәҗәгә ирешә. Гаилә дә корып өлгерә ул, әмма бә¬хетен генә таба алмый. 
Көннәрдән бер көнне Инсаф әнисен төшендә күрә. Газиз анасы белән күпме кү¬решмәделәр бит алар! Ән¬кәсе янына кайтырга карар кыла ул һәм, затлы машинасына утырып, туган авылына юл тота. Рульдә барганда, үткән тормышын исенә төшереп, тирән уйларга чума. Явыз Харис төрмәгә утыртыр дип куркып, әнисен калдырырга, туган авылыннан читкә чыгып китәргә мәҗбүр була бит ул.  
Газиз туган ягының кыр-басулары күренгәч, ир-егет¬нең йөрәге еш-еш тибә башлый. Балачагыннан тормыш авырлыкларын татырга туры килсә дә, аңа гүзәл табигатьле шушы җирләр бик кадерле була. Ә “Уфалла” арбасын мәңге дә онытасы юк аның. Балачак дусты Гөлсинә белән бергә уйнап йөргәннәрен дә исенә төшерә ул. 
 
Менә Инсаф туып-үскән йорты янына килеп туктый. Өе мәңгелек йокыга талган төсле тоела аңа. Пошаманга төшеп, ул ишекне ачып җибәрә дә эчкә уза. 
Әкрен генә: 
- Әнкәй! - дип эндәшә. 
Җавап бирүче булмагач, икенче бүлмәгә атылып килеп керә. Ә анда йөзендә яшәү гаме калмаган әнисе яткан була.
- Әнкәй, әнкәй, күзләреңне ач, бу - мин, Инсаф, синең улың. Әнием, бәгырькәем, ник эндәшмисең?! Мин кайттым бит! - дип анасын уятырга тотына.
 
Шулчак күзләрен ачкан Хәят каршында газиз баласы басып торуын күрә һәм, үз бәхетенә ышанмыйча, елмаеп җибәрә. Ана белән улы елашып кочаклашалар. Олпат гәүдәле, ир булып җитлеккән малае янында Хәят бала кебек кенә күренә. 
Шушы шатлыктан соң, ул әкрен генә торып йөри башлый. Бераз хәлләнгәч, Инсаф, әнисен шәһәргә алып барып, аны таныш табибларына күрсәтә. Ничәмә еллар күрешмәгән ана белән бала аралашып туя алмыйлар. Билгеле, Гөлсинә турында да сүз алып баралар. Инсафның аны бик күрәсе килә һәм тиздән аларга күрешергә насыйп була. Араларындагы мәхәббәт яңадан дөрләп яна башлый.
Инсаф туган нигезендә ике катлы йорт сала. Берникадәр вакыт очрашып йөргәннән соң, ул сөйгән ярына тәкъдим ясый. 
Шулай, беркөнне, Гөлсинәнең кулын сорарга дип, алар әнисе белән Харисларның өенә юл тоталар. Мәктәптә эшләп йөрүче Гөлсинә әле кайтмаган була. 
 
Нинди ният белән килүләрен белгәч, Харис:
- Инсафка тормышка бирергә этем дә балаламаган әле, - дип дорфа итеп җавап кайтара.   
Нәкъ шул чагында Гөлсинә килеп керә һәм, әтисенең сүзләрен ишетеп, аның янына килә.
- Әткәй, мин бит синең бердәнбер, яраткан кызың. Мәрхүм әни белән без сүзеңнән чыкмыйча яшәдек. Бер мәртәбә кияүгә чыгып, авызым пеште бит инде. Ә хәзер мин үз язмышымны үзем хәл итәрлек яшемдә. Без Инсаф белән балачактан ук бер-беребезне яратабыз. Безнең дә бәхетле булырга хакыбыз бардыр бит. Акылыңа кил, әткәй! Узган гомереңдә күпме хата-гөнаһлар ясадың. Тәүбәгә кил. Әгәр мин яныңнан китеп барсам, сине кем карар соң? - ди ул атасына.   
 
Әйтергә кирәк, ул вакытта Харис урын өстендә ятып чирли торган була. Кызының йөрәккә үтеп керерлек шушы сүзләреннән соң, ул бераз уйланып тора һәм ризалыгын бирә. Гөлсинә өчен җаны тыныч була Харисның, чөнки Инсаф сүзен җилгә ташлый торган егет түгеллеген яхшы белә.
 
Озак та үтми, Инсаф үзенең затлы йортына кәләш алып кайта. Әниләре исә моңа шатланып туя алмый. Ә Харис үләр алдыннан Хәятне чакырып ала да елый-елый аңардан бәхиллек сорый. Кияве белән кызыннан да гафу үтенә. Тәүбәгә килгән ир җомга көнне, азан әйткән вакытта җан бирә. 
Авылдашлары исә:
 - Аллаһы разый булсын инде, бик азапланды бичара. Берәү дә хатадан хали түгел шул. Авылыбызга мәчет салдырып калдырганы өчен рәхмәт үзенә, - диешәләр. 
 
Яши торгач, Гөлсинә игезәк балалар таба. Җир йөзендә Мөхәммәтнурның нәселе дәвам итә. Малайга - Ислам, кызга Алсинә дип исем кушалар. Ә тагын дүрт елдан соң яшь гаиләдә Илназ исемле малай дөньяга аваз сала. Хәят яраткан оныклары белән мәш килә. Килененә аларны үстерешергә булыша. Гөлсинә мәктәптәге хезмәтен дәвам итә. Инсаф район үзәгендә адвокат булып эшли.
...Хәят туксан яшендә вафат була. Аны Мөхәммәтнуры янында җирлиләр. Менә, ниһаять, аның җаны сөйгән иренең җаны белән кавыша. Сөекле әнкәсенең вафат булуын Инсаф бик авыр кичерә. Ярый әле, янында ышанычлы терәге – хатыны, газиз балалары була. Алар әти-әниләренең каберләренә барып йөриләр, аларның рухларына догалар кылалар.
 
Шулай, беркөнне зираттан кайткач, Инсаф лапас астына керә. Биредә бик күп әйберләр саклана торган була. Ә “Уфалла” арбасын күреп алгач, нужалы балачак елларын исенә төшерә ул.
 
- Рәхмәт сиңа, “Уфалла” арбасы. Син мине яшәргә өйрәттең, елатып булса да, чын кеше итеп тәрбияләдең, өстәвенә, ашаттың да, эчерттең дә. Мин синең каршыңда бурычлы, - дип уйлап куя шунда Инсаф. Һәм “Уфалла” арбасын кадерле ядкарь буларак авыл музеена илтеп бирә.
Фото: Габделфәт Сафин клибыннан скриншот
 

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 30.07.2023
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»