|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.01.2023 Җәмгыять
Алка кертеп бер миллион отучы «Ак Барс» җанатары – блогер Гүзәл Хөснетдинованың ире булып чыкты (ВИДЕО)Казанда Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты матчы вакытында бер миллион сум акча откан «Ак Барс» җанатары Интернетта "Ут хатын" ("Женщина огонь") буларак танылган Чистай блогеры, хәләл «Хозур» кафесы җитәкчесе Гүзәл Хөснетдинованың ире Рушан Хөснетдинов булып чыкты. Быелгы сезонда әле беркемгә дә мондый бәхет елмаймады. 2018 елда гына кертә алганнар иде. Бәйгенең шарты буенча алканы капка сызыгыннан каршы команда капкасындагы махсус уемга кертергә кирәк. Җанатарга бары тик бер генә шанс бирелә.
Хатыны Гүзәлнең сүзләренчә, ире хоккей уйнап караган кеше түгел икән. Менә шулай бәхет елмайган.
Раушан әлеге миллионны хаҗ сәфәренә бару өчен сарыф итәчәк, дип хәбәр ителә.
Моңа кадәр "Матбугат.ру"да Хөснетдиновлар гаиләсенә авыр сынау килүе турында язган идек: узган ел «Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинованың бертуган сеңлесе Лилия Гафурова авариядә һәлак булды.
Фото һәм видео социаль челтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|