|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2022 Фаҗига
«Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинованың сеңлесе авариядә һәлак булган - иптәш кызының гомере өчен табиблар көрәшәИнтернетта «Ут хатын» буларак танылган Чистай блогеры, хәләл «Хозур» кафесы җитәкчесе Гүзәл Хөснетдинованың гаиләсенә кайгы килгән. Бертуган сеңлесе Лилия Гафурова юл-транспорт һәлакәтенә очрап, һәлак булган. Бу хакта блогер үзе уртаклаша. — Безнең гаиләдә авыр кайгы. Лилия белән Миләүшә (дус кызы, ярдәмчесе) фаҗигага тарыды. Кичә Татарстанның берничә районында өстәлләр әзерләгән, төнлә эштән соң өенә кайтып барганда килеп чыга әлеге юл һәлакәте. Күрәсең, машинада барганда йокыга киткәннәр. Миләүшә реанимациядә, ә Лилия арабыздан китте…
Лилия, сеңлем! Кызың Ләтифәне үземнең кызым кебек тәрбияләргә сүз бирәм! - дип хәбәр итә Гүзәл.
Лилия Гафурова белән хушлашу бүген Чистай районының Татар Талкышы авылында уза.
Фото: соцчелтәрләр.
--- |
Иң күп укылган
|