поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.01.2011 Җәмгыять

Ахырзаманның кечкенә билгеләре

Шулай кирәктер: мәгълүмат чаралары менә ничә еллар инде безне дөнья бетү, ахырзаман җитү белән куркыта.

Бәлки бу чираттагы куркыту шаукымы гына түгелдер, бер начарның бер яхшысы дигәндәй, бәлки шулай итеп булса да, безне уйланырга, яшәешебезгә икенче күзлектән бәя бирергә өйрәтергә тырышуларыдыр. Әнә шулай дип ышаныйк та, эш-гамәлләрбезгә, үзара мөнәсәбәтләребезгә бергәләп күз йөртеп чыгыйк әле (бер кадәренә булса да). Миңа калса, уйланырга сәбәп бар.

 

Кулыма “Коръән Кәрим“нең Ногмани тәфсирен, Пәйгамбә­ребез с.г.в. хәдисләренең җыентыкларын һәм Әмир Кулиевнең “Пророчества о приближении конца света” исемле китабын кулланып төзелгән “Кыямәт көне билгеләре” дигән китап килеп керде. Дөрес, аның авторы юк (мөхәррире Р.Р.Ибәтуллина, күрәсең, бар җаваплылык аңарда), шул сәбәпле дин белгечләренең дә аңа мөнәсәбәте ничек икәне билгесез. Әмма шунысы мәгълүм һәм бәхәссез: анда язылганнар белән бүгенгебез арасында уртаклык шулкадәр күп! Шуңа да бу китапны битараф кына читкә алып куя алмадым. Биредә язганнарым куркыту булып кабул ителмәсен, күңел күзләребезне “ачарга”, бераз гына булса да, уйланырга мәҗ­бүр итсә иде.

 

Хак мөселман өчен Кыямәт көненә ышану – Аллаһының барлыгына-берлегенә ышану кебек үк гадәти нәрсә. Иманы нык һәркем фани дөньяда яшәгән чагында әнә шул мәңгелектәге Хисап көненә әзерләнә. Югарыда исеме әйтеп үтелгән китапта исә нәкъ менә “...Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. Кыямәт көне турында әйтеп калдырган хәдисләре, ахырзаманның билгеләре бирелә”. Биредә 57 билге турында языла. Кызганычка, диикме, гаҗәпкәме, аларның күбесе инде тормышка ашкан, безнең күз алдыбызга килеп баскан. Кыямәт көненең якынаюына, тәүбәгә килергә вакыт җитүенә ишарә, ахры, бу кадәресе.

 

Мин бу язмамда китапка тулысынча анализ ясарга җыенмыйм. Бары тик һәммәбезгә яхшы таныш булган, һәрберебезнең күңеленә тигән кайбер “темалар”га – бу китапта исә... Кыямәт көне билгесенә – тукталырга булдым. Әйдәгез, унберенче билге: ышаныч югалудан башлыйк. Бармы бү­ген адәм баласында ышаныч? Иртәгәге көнгә, бүгенгегә? Дуска, туганга? Яхшылыкка, гаделлеккә? Кызганыч... Дуслар – көндәш, туган – суган дигән чорга җиттек түгелме? Җитәкче – колбиләүче, эшче – кол, яманлык – гадәт, яхшылык – гаҗәп, гайбәт – нормаль, тугрылык – сәер... бу каршылыклы мөнәсәбәтләрне әле күпме дәвам итәргә булыр иде. Ә бит болар һәммәсе нәкъ менә кальбебездә, җаныбызда, шуларга бәйле рәвештә яшәешебездә турыдан-туры чагылыш таба, аз-азлап, төрле яклап кимерә торгач, ышанычыбызны бөтенләй бетәр чиккә җит­керә түгелме? Ә инде адәм баласында ышаныч югала, үлә икән, аны кабат тергезү үлекне тергезү белән бер дәрәҗәгә тигезләшәдер. Бу үзе үк зурдан кубып сөйләшер өчен аерым бер тема, миңа калса.

 

Дөресе шулай, “Китаплар һәм гыйлем таралган” чорда яшибез. Ул газета-журналлар, ул китаплар...– яза белгәне дә, акчасы булганы да яза. Язудан күп нәрсә юк. Баксаң, бу да бер билге. Тик аңа карап “Тәхеткә мәхрүм ителгәннәрнең килүе” (ягъни “халык эшләре белән тинтәкләр идарә итү”), “Гыйлемсезләрдән гыйлем алу”, “Күзәтеп эшләтүчеләрнең һәм палачларның саны үсү” (чираттагы билгеләр) кебек безгә үтә таныш, күпләр үз җилкәсендә татыган билгеләрнең дә чынбарлыкка тоташуы бу чорны акыл, белем белән үтәргә мөмкинлек бирми. Ни дисәң дә, бүген акылсызлар заманы, дип сөйләшүебездә хаклык бар бит.

 

Алга таба язылачак билгеләр тегәрҗепкә тезгән кебек, әлеге китапта бер-бер артлы бирелгән. Алар арасына бернинди аңлатма да кирәкми кебек. Күрегез: “Зиначылыкның күбәюе”, “Ришвәтчелек таралу”, “Җырның таралуы”, “Шәраб һәм наркотикларның таралуы”, “Мәчетләрне һәм Коръәнне бизәү”, “Зур өйләр салуда ярышу”, “Ата-ананы хөрмәт итмәү”, “Үтерешләрнең күбәюе”, “Туганлык мөнәсәбәтләрен өзү, күршеләрне ихтирам итмәү”, “Вакытның тиз үтүе”, “Базарларның үзара якынаюы”... – таныш картинамы? Кичәге көн турындамы бу, әллә бүгенгебезме? Шәһәр турындамы, әллә авылмы? Әле бит “Саранлыкның таралуы”, “Бәндәләрнең танышлары белән генә исәнләшүләре”, “Ярымшәрә йөрүче хатынкызларның барлыкка килүе”, “Кинәт үлүләрнең күбәюе”, “Ялганның таралуы”, “Хатын-кызларның саны арту һәм ир-атларның кимүе” кебек бүлекләр – билгеләр дә бар. Болары да күз алдыбызда ласа...

 

Баксаң, адәм баласындагы гына түгел, табигатьтә барган үзгәрешләр дә безнең файдага түгел. Бүген без аптырап лаф орган кая карама җир тетрәү, кая карама һәлакәт (әле еш кына матбугат чараларын гаеплибез, һаман шундый хәлләрне генә күрсәләләр, шул турыда гына язалар дип, димәк, алар чынбарлыкта да электәгедән күп!) дигән сүзләребезгә дә бу китапта аңлатма бар. Аларның артуы да ахырзаман галәмәте, алар да Кыямәт көне билгеләре икән.

 

Кыскасы, менә шундый хәлләр. Бүгенге тормышыбызны, яшәешебезне чынбарлык иткән бу билгеләрнең күплеген, хәерсез гамәлләребезнең, үзара начар мөнәсәбәтләребезнең күплеген күреп-танудан бер мәлгә хәтта куркыныч булып китә. Бәлки әле нәрсәнедер үзгәртергә, ниндидер хата-кимчелекләребезне төзәтергә соң түгелдер? Шулар белән бергә яшәешебезгә икенче сулыш өрергә, үз теләгебез белән бүген үк инде заман ахырындагыча кыланудан тыелырга тырышыргадыр?

 

Уйланыйк әле бер...

 

P.S. Югарыда язылган һәм китапта китерелгән калган билгеләрне “Кыямәт көненең кечкенә билгеләре” дип йөртәләр. Әлегә зур галәмәтләр – зур билгеләр дип аталучы 10 билгенең чынлыкка ашмавы безнең әле барысын да югалтып бетермәвебез, Кыямәткә кадәр вакыт барлыгы турында сөйли.


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 7 | 15.01.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»