|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2010 Матбугат
Үзебез хакында үзебез“Халкым” газеты – яңа басма, безгә әле нибары 1,5 кенә яшь. Шуңа да карамастан, “Халкым” – вакыйгаларга, җәмгыять тормышына үз караш-фикере, үз кыйбласы, үз укучысы булган һәм аягында нык басып торган газета. Кама аръягы газета-журналларга шактый бай булса да, биредә җәмгыяви-халыкчан характердагы ирекле басма юк иде әле. “Халкым” газетасы нәкъ шул ихтыяҗ тәэсирендә барлыкка килде. Зарлы, моңлы татар халкында күңел борчулары, көн күзенә чыгарга гаҗиз булган четерекле мәсьәләләр бихисап, ләбаса! Шулай итеп, 2009 елның 6 маенда, Яр Чаллы каласында, өр-яңа газета дөнья күрә башлый. Очраклылыкмы? Юк. Басманың оештыручысы һәм җитәкчесе Лилия Хәмидуллина өчен бу көннең үз сере, үз мәгънәсе бар. Журналист буларак үз һөнәри юлын Лилия “Якты юл” газетасында башлап җибәрә. Соңрак шактый газета-журналларда хезмәт куйса да, бар күңелен биреп, яратып эшләгән һәм журналист буларак чынлап торып ачылган урыны “Күңел” радиосы була аның. Шуңа күрә дә, газетаның тәүге саны “Радио журналистлары көне”ндә дөнья күрә. Лилия Фәрид кызы өчен бу адым – яраткан, җан тарткан хезмәтенә яңадан кайту буларак та үзенчәлекле. Гаилә тормышы, бәби табу кебек матур мәшәкатьләр, соңрак сәүдә эше белән мәшгуль булса да, күңел дигәнең үзенекен итә шул. “Халкым” дөнья күрә башлагач, куркып-шөбһәләнеп кенә беренче адымнарын ясаганда, укучыларыбыз тарафыннан төрле фикерләр ишетергә туры килде. Кемдер хуплап, кемдер хурлап шалтыратты, үз фикер-тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый иде. Шулай, тамчыдан күл җыелып, укучыларыбыз караш-теләкләрен истә тотып, газетаның үз йөзе, үз сүзе барлыкка килде. Баштагы вакытларда, якын-тирә районнарга гына сүзебез барып җитсә, хәзер инде безне бөтен Татарстан укый ала. Безнең сәхифәләрдә сәяси вакыйгаларга яңача кыю караш, “чәнечкеле” язмалар, яңалыклар, яралы язмышлар, фаҗигале һәм гыйбрәтле хәлләр, читтә яшәүче милләттәшләребез белән әңгәмәләр, дини һәм әдәби сәхифәләр, йолдызлар тормышыннан мәгълүматлар, укучыларыбыз хатлары, ТВ программа, аш-су рецептлары, сәламәтлек хакында киңәшләр, мәзәкләр һ.б. белән танышырга мөмкин. Без – күңел ачу өчен түгел, гыйбрәт алу һәм уйлану өчен укыла торган басма. “Халкым” халык өчен һәм халык турында дөресен яза. “Халкым” белән бергә бул! Язылу өчен индекс - 54145. Белешмәләр өчен телефон: (88552) 59-90-84. Безнең адрес: 423800, Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү пр., 140, 217 офис. e-mail: xalkim@yandex.ru
--- |
Иң күп укылган
|