поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
26.11.2021 Җәмгыять

Халык иң лаеклыларны сайлый

Самара өлкәсендә 2021 елгы "народное признание" акциясе лауреатларын сайлау буенча тавыш бирү башланды.

Губернаның иң лаеклы кешеләрен билгеләү һәм аларны хөрмәтләп бүләкләү акциясе Самара өлкәсендә 14нче тапкыр оештырыла. Соңгы ел ярымда безнең төбәк, бөтен ил белән бергә, коронавирус пандемиясе белән көрәшеп яши. Куркыныч инфекция тормышның барлык өлкәләренә дә йогынты ясады. Әмма яхшылык эшләү, туган якка файда китерү теләген бернинди авырлыклар да сүндерә алмады.
 
2021 елда «Народное признание» өлкә иҗтимагый акциясендә катнашу өчен 529 гариза кабул ителгән. Муниципаль этапта алты номинация буенча 210 конкурсант билгеле булган. Шуннан соң иҗтимагый совет әгъзалары һәр номинациядә иң-иң дип табылган ун катнашучыны сайлап алганнар. Нәкъ менә шушы 60 номинант арасыннан төбәк халкы «Народное призвание-2021» акциясе лауреатларын сайлаячак. Конкурсантлар арасында безнең милләттәшләребез дә бар.
 
 
«Признание и уважение» номинациясенә сайланган Наил Нәбиулла улы ГАЛИМУЛЛИН 20 ел дәвамында Иске Ярмәк авылының “Ак каен” татар халык фольклор коллективын җитәкли. Ансамбль артистларының осталыгын камилләштерүгә зур игътибар бирә. Үзе дә бик оста бии, җырлый. Наил Нәбиулла улының эшчәнлеге татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга зур өлеш кертә. Ул - “Ел профессионалы” өлкә бәйгесендә “Иҗади үзешчән коллективның иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә җиңүче булып танылды. Камышлы районы Иске Ярмәк авылының җәмәгать тормышында да актив катнаша.
 
Денис Рафаэль улы НУРСАФИН «Без - бергә» номинациясенә сайланды. Ул Самараның 7нче санлы стоматология хастаханәсендә бүлек җитәкчесе булып эшли, Самараның Ленин районына депутат итеп сайланган. Пандемия башланганнан бирле волонтерлык эшчәнлегендә актив катнаша: өлкән кешеләргә, инвалидларга, авыр хәлгә тарган кешеләргә ярдәм итә. «Син үзең генә түгел» фондына, «Дай лапу» җанварлар приютына, «Участие» приютына ярдәм итә. «Прикосновение» хәйрия программасында һәм «Без - бергә» акциясендә катнаша.
 
Номинантлар турында мәгълүмат Самара өлкә хөкүмәте сайтында урнаштырылган. Тавыш бирү 15 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр узачак. Милләттәшләребез, якташларыбыз өчен интернет аша Самара өлкәсе хөкүмәте сайтында www.samregion.ru/institutions/narodnoe-priznanie_2021 сылтамасы буенча яки махсус җиһазландырылган тавыш бирү пунктларында тавыш бирергә мөмкин. Адресларын Самара өлкәсе хөкүмәте сайтында табарга була.
 
Венера ГАЛИМОВА әзерләде.

---
Бердәмлек
№ --- | 26.11.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»