поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
22.11.2021 Җәмгыять

Эшләмәгән көннәр өчен субсидия кемгә тиеш һәм ничек алырга?

Россия Хөкүмәте коронавирус инфекциясе таралу аркасында вазгыять катлауланган шартларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга (алга таба – СОНКО) субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслады (Россия Хөкүмәтенең 07.09.2021 ел, №1513 карары. Россия Хөкүмәтенең 28.10.20021 ел, №1849 карары редакциясендә).

Субсидия түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелергә мөмкин:
 
1) Оешма яисә эшмәкәр 2021 елның 10 июленә Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына, йә СОНКО реестрына кергән булырга тиеш;
 
2) Салым түләүченең 2021 елның 10 июленә Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында (алга таба – ЕГРЮЛ) күрсәтелгән икътисади эшчәнлегенең төп төре, 1513 нче карарга кушымта (5 нче кушымта) итеп бирелгән исемлек нигезендә, Россия икътисадының иң зур зыян күргән тармакларына керергә тиеш;
 
3) оешма ябылу процессында, банкротлык процедурасында булмаска, үзенә карата ЕГРЮЛдан төшереп калдыру турында карар кабул ителмәскә, ә шәхси эшмәкәр – эшчәнлеген туктатмаска, учеттан төшерелмәскә, үзенә карата ЕГРИПтан төшереп калдыру турында карар кабул ителмәгән булырга тиеш;
 
4) 2021 елның 1 июленә, арттырып түләүләрне дә исәпкә алып, бурычы 3 мең сумнан артып китмәгән булырга тиеш.
 
Субсидияне исәпләү түбәндәгечә башкарыла:
 
– юридик затлар һәм СОНКО өчен: хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) – 12792 сумны 2021 елның июнендәге хезмәткәрләр санына тапкырлау юлы белән;
 
– хезмәткәрләргә ия булучы хосусый эшмәкәр өчен: хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) – 12792 сумны 2021 елның июнендәге хезмәткәрләр санына тапкырлап, 1 берәмлеккә арттыру юлы белән (+ИП);
 
– хезмәткәрләргә ия булмаган хосусый эшмәкәр өчен: субсидия  күләме хезмәткә түләүнең минималь күләменә (МРОТ) – 12792 сумга тигез.
 
Игътибар! 2021 елның июнь аендагы хезмәткәрләр саны 2021 елның беренче яртыеллыгында салым органнарына билгеләнгән вакытта  тәкъдим ителгән «Иминият взнослары буенча исәп-хисап» нигезендә билгеләнә. Әлеге субсидия бер тапкыр бирелә.
 
Субсидия алу гариза тапшыру тәртибендә башкарыла. Шуңа күрә субсидия алу өчен гаризаны оешманың урнашу урыны яки шәхси эшмәкәрнең теркәлү урыны буенча салым органына җибәрергә кирәк. Гариза формасы №1513 карарга 4 нче кушымтада китерелгән. Гариза ТКС буенча электрон рәвештә яки салым түләүченең – юридик затның яисә шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты аша тутырылып тапшырыла. Шулай ук аны почта аша да җибәрергә мөмкин.
 
Россия Салым федераль хезмәте сайтында субсидиягә гаризаны кәгазьдә язып тапшыру мөмкинлеге бирүче сервис бар. Гариза биш эш көне эчендә карала. Әгәр барлык шартлар үтәлгән икән, Россия Салым федераль  хезмәте субсидияне исәпләргә, ә Федераль казначылык  хезмәте өч эш көне эчендә аны түләргә тиеш. Бу хакта салым түләүчегә гариза нинди ысул белән тапшырылса, шул ысул белән хәбәр ителәчәк.
 
Салым органнары гаризаларны 2021 елның 1 ноябреннән 15 декабрьгә кадәр кабул итә. Мөрәҗәгать итүче Россия Салым федераль хезмәте сайтында махсус сервислар ярдәмендә субсидия алу өчен билгеләнгән критерийларга туры килү-килмәвен мөстәкыйль тикшерергә, шулай ук гариза язып җибәрергә мөмкин. Субсидияләр түләү 2021 елның 15 ноябреннән башлана.
 
Коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән кече һәм урта эшмәкәрлек (МСП) һәм СОНКО өчен эш көне булмаган көннәргә субсидияләр турында барлык мәгълүматлар белән «2021 елның 1 ноябреннән – COVID-19дан зыян күргән бизнес өчен яңа субсидия» дип исемләнгән биттә танышырга мөмкин. Биредә үк, салым түләүченең категориясенә карап, аны исәпләү формуласы, мөрәҗәгать итүчеләргә карата төп таләпләр, шулай ук субсидия алу тәртибе китерелгән.
Фото: Татар-информ

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.11.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»