|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2024 Мәдәният
Татар телесериалларында төшкән Фәрхәт Мөхәммәтҗанов һәм Энҗе Сәйфетдинова никах укытканнар (ФОТО)Актерлар Энҗе Сәйфетдинова һәм Фәрхәт Мөхәммәтҗанов күпләргә театр сәхнәсе аша таныш. Энҗе бүген Әлмәт театрында эшли. Фәрхәт белем ала. Киң катлам тамашачыга алар ТНВ каналы төшергән телесериаллар аша таныш. Кичә яшь пар гаилә корып җибәрде, никах укытты. Чын күңелдән котлыйбыз! Энҗе “Матбугат.ру” өчен эксклюзив рәвештә үзләренең танышу тарихларын сөйләде: - Без Фәрхәт белән беренче тапкыр ТНВ төшергән “Бер-бер хәл” сериалында күрештек. Мин анда төшеп киткәннән соң ул миңа социаль челтәр аша: “Матур уйныйсыз”, дип язды. Башта “сез” дип кенә сөйләштек. Аннары ул минем арттан бер ел чамасы йөрде, ә мин кабул итмәдем. Спектакльләремә килде, язды, бүләкләр бирде. Ә мин һаман юк та юк. Йөрисе килми иде беркем белән дә.
Икенче җәйне ТНВның “Алмаш” сериалында күрештек. Анда парны уйнадык. Фильм Питрәч районында төшерелде, артистлар бер кунакханәдә яшәдек. Шунда мин Фәрхетнең нниди кеше булуын күрдем. Өрмәгән җиргә утыртмады, ашыйсы килсә алып килә, кызу булса башымны каплый - шундый кечкенә генә гамәлләрдән дә кешенең нинди икәнен күрәсең. Шуннан якыннанрак аралаша башладык.
--- |
Иң күп укылган
|