поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.11.2010 Мәдәният

Җир улы

Туфан Миңнуллинга 75 яшь тулу уңаеннан башкалага җыелган театрлар арасында Түбән Кама Татар дәүләт драма театры да бар иде. Афишаларда бу хакта бернинди хәбәр булмаса да, театр яратучылар бу театрның үзендә дә быел юбилейлар елы икәнен белә. Эшнең иң тыгыз вакытында театрның баш режиссеры Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиевне туктатып сөйләшү өчен гафу ителерлек сәбәп бит инде бу.

– Рөстәм әфәнде, Сезгә болай зурлап эндәшү килешеп тора. Киенү рәвешегез, төс-кыяфәтегез әфәнде, зыялы кеше икәнлегегезне әллә каян искәртә. Җәйнең соңгы көннәрендә генә 50 яшьне тутырып куйгансыз икән. Ир-атлар өчен иң күркәм яшь инде бу.

 

– Минем яшьне санамыйк әле. Театрыбызга 20 яшь – менә монысы белән мактансак та була. Яшь-җилкенчәк булуыбызга карамастан, мактанырлык репертуарыбыз бар. Бу театрда беренче режиссерлык эшем Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Ак тәүбә, кара тәүбә» спектакле булган иде. Заманча сулыш өртелгән җырлы-биюле бу комедия сәхнәдә 800 тапкыр уйналды.

 

– Мондый күрсәткеч Сез әйтергә яраткан: «Театр бер көнлек әйбер ул» дигән җөмләне һич тә расламый.

 

– Җөмләнең икенче яртысы да бар бит. Театр гомерле булсын өчен аның яхшы бинасы булырга тиеш. Бинасы булмаганга күрә минем «Җүләрләр» театрым гомерсез булып чыкты.Юк ла, ялгыш әйтәм. Ул бүгенге театрның мәгънәви нигезенә ятты. Яңа бинаның нигез ташларын салуда исә «Нефтехим» берләшмәсенең ул вакыттагы генераль директоры Гаяз Сәхәповның, депутат язучылар Туфан Миңнуллин белән Разил Вәлиевнең роле бик зур. Алар ярдәме белән Түбән Кама шәһәрен театрлы чын шәһәр иттек. Дүрт бүлмәле читлектән ике йөз кешелек тамаша залы булган бинага күчендек. Атнаның өч көнендә үзебезнең залны тутырабыз. Калган көннәрдә төрле җирдә уйныйбыз. Башлаучыларга һәрвакыт авыр. Буа театрын сүгүчеләр бар. Ашыкмаска иде. Буа театры ул төбәктә ут якты. «Әй көчек, йолдызларга өрми тор» дигәнме әле Тукаебыз. Кеше ул, шул ук шагыйрь әйтмешли, «мин әле кая барам» ны белсә, үз юлын , мәсләген югатмый.

 

Сезнең театр шул мәсләк дигән нәрсәне татар аңына сеңдерүне дә максат итә дип беләбез. Мелодрамалар, комедияләр, әкиятләр сафын тыгызлап килеп кергән «Җир уллары» (Һади Такташ) театр дөньясын җитди уйланырга мәҗбүр иткән иде. Бу спектакльнең 2003 елда «Кама аръягы театрлары фестивале»ндә берьюлы дүрт номинациядә җиңеп чыгуы юкка гына түгелдер. Дамир Сираҗиев исемендәге премияне дә бит Сезгә шул әсәрне сәхнәләштергәндәге иҗади кыюлык өчен бирделәр.

 

– Такташ минем тормышымдагы иң зур шагыйрь. Ахыргача аңланмаган шагыйрь. Бу гыйсьянчы шагыйрьне кызыл инкыйлабчы итеп күрсәтергә тырышалар. Галимнәр Такташның чиреген дә аңлый алмыйлар.Кызыл түгел ул. Күрәзәче! «Илләр, парламентлар өстендә җилфердәүче канлы кызыл байрак!» Нинди символизм!? Мин символларны көчле тоям. Такташтагы кебек агымга каршы бару сыйфаты миңа да хас. Кеше үз иманына, үз намусына хезмәт итәргә тиеш. Башка көчләргә хезмәт итә икән, ул шәхес түгел.

 

Эчке конфликтлы кешеләр Такташта гына түгел, башка драма әсәрләрендә дә бар. Сез 2005 елда Тинчурин театры сәхнәсенә килеп куйган «Җилкәнсезләр»(Кәрим Тинчурин) драмасында да җәмгыять һәм шәхес каршылыгы ярылып ята. Тәнкыйтьчеләр театрның зур уңышы дип бәяләнгән спектакль режиссерга Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелүгә дә сәбәп булгандыр.Ул әсәрне караганда ил, халык язмышын тагын бер тапкыр йөрәк аша үткәрәсең.

 

– Бер генә спектакль дә максатсыз куелмый. Әсәр сайлаганда мин халыкка нәрсә бирермен икән дип уйлыйм. Иң беренче эшемне – «Ак тәүбә, кара тәүбә» не генә алыйк. Без яшь чакта ант итә торган идек. Мин ун балалы гаиләдә үстем. Ант сүзенең олы мәгьнәгә ия икәнен белеп үстем. Берәр кыңгыр эш белән тотылсак, әни, яле, кулыңны тотып карыйм әле, дип кенә әйтә торган иде. Менә шул чагында :«Ант әгәр, әни, мин моны эшләмәдем», - дисәң, сиңа берсүзсез ышаналар. Хәзер антның да, тәүбәнең дә кадере калмады. Ант җиңел гамәлгә әйләнде. Кешенең эче бозылды. Авылларда да эчтән таркалу бара. Менә шушы нәрсә күңелне әрнетә. Тышкы форма өчен көрәшкән булабыз. Рухи дөньяны сакларга иде безгә.

 

–  Театрда егерме ел эшләү дәверендә бик шәп труппа туплап өлгердегез. Сезнең мәктәпне үткән артистларның Камал театрына да кабул ителүе режиссер өчен югалту түгел, мәртәбә дип уйлыйбыз. Олег Фазылҗановны күздә тотып әйтүем.

 

– Шөкер, театрыбызда әйбәт артистлар күп. Шуңа күрә теләсә нинди драма әсәрен иҗат процессына ала алабыз. Камал театрында сәхнәләштерелгән «Яра» драмасын мин үзем аңлаганча куеп карадым. Сынатмадык дип уйлыйм. Бу теманы аңлыйм мин. Без әфган сугышы яраларын күреп үстек. Чечня сугышы фаҗигаләренә шаһит булдык. Бер кайтмый калган солдатның әнисе күз алдында тилерде. Икенче бер солдат күп еллар үткәч кайтып керде. Безнең җәмгыять яралардан тора. Спектакльнең буеннан буенаМостай Кәрим сүзләренә Сара Садыйкова язган «Өченче көн тоташ кар ява» дигән җыр лейтмотив булып бара. Татар театры тукымасында милли моң ятарга тиеш дип уйлыйм. Юк, мин фаҗигаләр тарафдары түгел, мелодрамалар яратам. Ләкин, нишлисең бит, татар үткән юл фаҗигале.

 

Сезнең соңгы еллардагы уңышлы әсәрләрегез исәбендә Нәбирә Гыйматдиновның «Бүре каны» әсәре буенча куелган спектакль дә бар бит әле. Ул да бит саф мелодрама гына түгел, анда да бит татар язмышы. 2009 елда үткән «Нәүрүз» фестивалендә бу спектакль аерым макталды. Хәтта Мәскәү тәнкыйтьчеләре дә уңышка күз йома алмадылар.

 

– Гади тормыш фәлсәфәсен гомумкешелек драматизмы призмасы аша карарга булганда алар аңлыйлар. Татар дөньясының эчке дөньясына гына бик керәселәре килми.

 

– Карагыз әле, монда тагын бер юбилей бар икән. Сез сәхнәләштергән спектакльләрнең саны нәкъ дүрт дистәгә тулган! Бу нарасыйларның кайсысы аеруча кадерле дип сорап тормыйм. Соңгы иң кызыклы эшегезгә тукталсак...

 

– Ләбиб Леронның «СыСыСыРда ясалган...нар» дигән әсәре тамашачыга кызык булыр дип уйлап торабыз. Бу комедия. Сүз белән генә көлдерү өчен әлләни осталык кирәкми. Аны ялгыз кеше дә эшли ала. Мин башта образны табам. Без булдырдык дип уйлыйм.

 

– Булдырган нәрсәләр тагын да бардыр ул.

 

– Балалар театры ачтым. Курчак театрын эшләтеп җибәрдем. Минем үземнең кызым да «Нардуган» бию ансамблендә үсте. Балалар өчен театр дөньясының ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген аңлыйм дияргә телим.

 

– Сез таләпчән режиссермы?

 

– Таләпчән генә түгел, усал мин. Диктатор. Ләкин акыллы диктатор. Һәр кешенең язмышы өчен җаваплы икәнлегемне аңлыйм. Театрның һәр минуты, мизгеле күз алдында. Ишектән атлап керүгә һәр артистның халәтен аңлыйм. Алар белән шаярырга ярамый, психолог булырга туры килә. Мин үч сакламыйм, ярата гына беләм. Артист сиңа үч сакларга мөмкин, ләкин режиссерга ярамый. Ут төшкән урынны сүндерә белергә кирәк. Аны да, мине дә вакыт хөкем итсен! Сәнгатькә очраклы килеп эләккән кешене дә бик тиз сизәм, очраклы кешегә минем күңелдә урын юк. Режиссер әйбәт тренер кебек. Аның театрында бер уенчы урынына икенче уенчы әзер торырга тиеш.

 

– Режиссерлар алмашып алу кадәресе театр өчен кирәкле шәйме?

 

– Кирәкле. Кан алмаштырып алу һәрвакыт файдага.

 

– Сез үзегез дә шөгыльләр алмаштырып кан яңартасыз бугай.

 

– «Кан яңарту» өчен мин Чирмешән елгасына балыкка китәм. Шунда үзем яраткан җырларны җырлый-җырлый балык тотам, кайвакыт шигырьләр, хикәяләр дә языла. Мин бит 40 яшькә кадәр көне-төне китап укыган кеше. Артистларымны да классикларыбыз үрнәгендә тәрбияләргә тырышам. Классик драматургларыбыз беркайчан да сәхнәдән төшмәскә тиеш дип уйлыйм. Әнә бит, Мәскәү театрларында Гоголь, Горький, Чехов, Островский әсәрләре сәхнәдән төшеп тормый. Безнең Бурнаш, Тинчурин, Фәйзи, Гыйззәтләр дә шундый ук язмышка лаек. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ын куярга дип уйлап торам әле. Гел яңарып торсын.

 

–  Алга таба да уңышлар юлдаш булсын Сезгә!


Асия ГАЛИУЛЛИНА
Сәхнә
№ 11 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»