поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.09.2021 Авыл

"Бары тик кешечә яшәргә генә кирәк": Авыл күрке - яшь гаиләдә

Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Аның төп бурычы – яшьлектә яралган сөю хисләрен гомер буе саклап, ана сөте белән балаларга яхшы сыйфатларыңны сеңдереп, тәрбияле, белемле, хезмәтне, туган илен сөйгән ул һәм кызлар тәрбияләү. Тату гаилә - бәхетле гаилә, диләр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра.

Похвистнево районы, Гали авылында шушы кагыйдәләрне тормыш девизы итеп алып, матур гомер кичерүче Равил Рөстәм улы һәм Лилия Наил кызы Кәлимуллиннарның тормыш корып яши башлауларына 12 ел була.
 
Бу яшь гаилә әгъзалары барысы да яшәү мәгънәсен аңлап, тормыш кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшәргә тырышалар. Бар нәрсәләре җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, үз алдыңа куелган максатыңа ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Бу Равил белән Лилиянең икесенә дә хас сыйфатлар. Алар бер-берсен туганнан бирле беләләр. Бер авылда туып, Бабкай чишмәсе суын эчеп үскәннәр алар. Шуңа күрә тормышка карашлары да бер төрле. Кечкенәдән эшләп үскән, уйлап эш иткән, үз дигәненә ирешү өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә омтылган Равил, Лилияне ярәштереп, дөбердәтеп туй ясап, үз йортына килен булып төшерә.
 
Бүген Кәлимуллиннар яшәгән йорт әллә каян күзгә бәрелеп торган күркәм бина. Кирпечтән бизәкләп төзелгән өй урамга бер төрле ямь биреп тора, биредә уңган-булган тырыш хуҗалар яшәгәне күренеп тора.
 
Мин килгәндә Лилиянең каенанасы - төп йортның әнкәсе Зәйтүнә ханым да, берсеннән-берсе чибәр биш кызы да өйдә иде. Хатын-кызлар күп булган җирдә чисталык, пөхтәлек һәм зәвык белән әзерләнгән чәй өстәле һәрвакыт әзер була. Барыбыз да өстәл тирәли җыелышып сөйләшә торгач, истәлекләргә дә бирелеп киттек.
 
- Мин алты балалы гаиләдә туып-үстем, - дип сөйли Зәйтүнә Лотфулла кызы. - Әтиебез колхозның төзү бригадасында, фермада эшләде. Дин буенча бик укымышлы кеше иде, олыгайгач, мәчеттә мулла вазыйфаларын да башкарды. Мәрьям исемле әниебез дә абыстай булып йөрде. Вафат булган авылдашларыбызны юып, кәфенләп бакыйлыкка озата иде. Шуңа да карамастан, башка балаларына да, миңа да укырга мөмкинлек тудырдылар...
 
Зәйтүнә, медицина училищесын тәмамлагач, фельдшер сыйфатында туган якларына кайта. Авыл егете Рөстәм Шәфигулла улы белән гаилә корып, авылда кала. Өч уллары Ринат, Расих, Равилне үстерәләр. Зәйтүнә ханым 40 елдан артык җирле ФАПта фельдшер булып эшли. Көн юк, төн юк, дигәндәй, яңгырда да, буранда да авырып киткән авылдашларына ярдәмгә ашыга.
 
Кызганычка, кеше тормышы гел матур, гел шома бармый. Аяз көнне яшен суккандай, 24 яшьлек уллары Ринат фаҗигале төстә вафат була. Балаңны югалту кайгысы йөрәктә гомер буе басылмый ул. Гаилә башлыгы Рөстәм абый да хатынын иртәрәк калдыра, 66 яшендә бакыйлыкка күчә. Бу югалту-хәсрәтләрне җиңәргә Зәйтүнә ханыма дин ярдәм итә, һәр намаздан соң газизләре рухына Коръән сүрәләре укыса, күңеле бераз тынычланып калгандай була.
 
Зәйтүнә апаның тормыш йомгагын сүтеп утырганда, сүзгә улы Равил дә килеп кушылды. Аңа йорт эшләре ошый икән. Кулы бар нәрсәгә дә килә - агач эшен дә белә, кирәк булса, тимерне дә эретеп ябыштыра ала. Лилия белән икәүләп 4 теплицада помидор, кыяр, болгар борычы үстерәләр. Аларны сатарга да юлы табыла. Өстәвенә, үзләренә нинди яшелчә кирәк, шулар барысы да ындырда үсеп утыра. Мал-туары, тавык-чебеше дигәндәй - бар да бар. Уйлап карасаң, авыл җирендә эшнең чиге юк инде аның. Кул кушырып утыруны белмиләр бу гаиләдә. Барысы да эшчән, уңган, тиктормас. Тәртип ярата торган хуҗа кулы бөтен җирдә сизелеп-күренеп тора.
 
Ә иң куанычлысы - өйдә балалар тавышы тынмау. Бу йортның иң матур бизәкләре, иң гүзәл чәчәкләре, Равил белән Лилиянең мәхәббәт җимешләре булган биш кызлары - Исламия, Айзилә, Әминә, игезәкләр Самина һәм Самира. Балаларны тәрбияле, укымышлы, әхлаклы, әдәпле һәм динле итеп тәрбияләү - һәр ата-ананың изге бурычы. Ә нәзәкатьле кыз баланы тәрбияләү тагын да нечкәрәк эш. Әлбәттә, Кәлимуллиннарның аерым тәрбия ысулы юк. Алар кызларны үз үрнәкләрендә тәрбиялиләр.
 
- Бары тик кешечә яшәргә генә кирәк, - диләр алар. - Балалар кечкенәдән әнисенең, әбисенең аш бүлмәсендә кайнаганын, гөлләр үстерүен, әтисенең нәрсә дә булса төзәтүен, бергәләп кич утыруларын, бер-берсенә карата җылы карашта булуын күреп үсәргә тиешләр. Йорт эшләрендә булышып, әбисенең намаз укуын күреп үскән бала гамьсез һәм ваемсыз була алмый.
 
Гаилә - кечкенә генә дәүләт ул. Әгәр дә гаилә әгъзалары шул дәүләтләрендә тәртипле, юл куючан һәм сабыр булсалар, җәмгыятебез дә яхшы якка үзгәрер иде. Кәлимуллиннар кебек уңган-булган һәм ярдәмчел гаиләләрдән үрнәк алып яшик.
 
 

Фәния КӘРИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 16.09.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»