поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.07.2021 Җәмгыять

"Аерылуы да кыен, болай яшәп тә булмый... Түзәр хәлем калмады"

8 июльдә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»н билгеләп үттек. Бу көнне Россиядә «Аерылышусыз көн» акциясе узды һәм Самара өлкәсе ЗАГС идарәсе бу көнне аерылышу белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүне кичектереп торды. Ләкин бу гына проблеманы хәл итә алмый, әлбәттә. Аерылабыз, дигән кешеләр бу көнне булмаса, башка көнне килеп аерылышып китә алалар.

Яхшы хәбәр дә бар. Бүгенге көндә Россиядә аерылышучылар саны кимү күзәтелә. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, 2019 елда - 620730, 2020 елда 564033 пар аерылышкан. Ләкин экспертлар оптимистик хыялларга бирел-миләр, аерылышучылар саны кимү, иң беренче чиратта, рәсми рәвештә теркәлгән никахларның гомум саны кимүгә дә бәйле. Ләкин тенденция куркыныч: җитмеш ел элек парларның - 4, 30 ел элек - 42, 2019 елда - 65, 2020 елда - 73 проценты аерылышкан. Самара өлкәсе өчен дә аерылышулар проблемасы көн үзәгендә тора. Рәсми документларга караганда, өлкәдә язылышкан парлар саны 30 мең булса, аерылучылар саны 20 меңгә җитә.

Аналитиклар аңлатуынча, гаилә коруга коронавирус пандемиясе дә йогынты ясый, күбесе мөнәсәбәтләрен законлаштыруны яхшырак заманнарга калдыралар.

63 яшьлек гаилә башлыгы, ике бала атасы һәм дүрт онык бабасы Шамил Галимов сүзләренә караганда, гаилә җәмгыять нигезе ролен үтәү буенча әһәмиятен югалта башлаган инде. “Яшьләрнең бер өлеше гаилә тормышы өчен җавап бирерлек дәрәҗәдә булып җитлекми. Еш кына алар капма-каршы җенес ияләреннән ләззәт кенә көтәләр. Ә гаилә тормышында булган кыенлыкларны җиңәргә әзер түгелләр. Шулай ук көнбатыш илләре идеологиясе йогынтысы да сизелә - шәхес иреген азгынлык белән бутыйлар, үзләре генә аерым фатирда яшәүне кулай күрәләр, ата-ана сүзен санга сукмыйлар, бала табарга ашыкмыйлар...
 
Кызганычка, күпчелек балалар атасыз яисә анасыз гаиләдә үсәләр, тулы гаиләдә булырга тиешле мөнәсәбәтләр тәртибен белми калалар. Димәк, аларның балалары да шундый булып үсәчәк. Изге гаилә институтларын тормышка кайтара башларга, бәхетне бәй-сезлектән түгел, ә гаилә бердәмлегеннән, ярдәмләшеп, мөселман гаиләсе өлгесе буенча яшәүдән табарга кирәк”, - дип ассызыклый Шамил Хәйдәр улы.
 
Экспертлар фикеренчә, финанс проблемалар, социаль тотрыксызлык, эшсезлек, эчүчелек, тәрбиясезлек һәм читкә йөрү кебек факторлар да зур роль уйный.
 
66 яшьлек Асия Миргарифан кызы ире белән кырык елдан артык яши.
 
- Әсхәт миннән алты яшькә олырак. Яшьрәк чагыбызда бар да яхшы иде. Картая башлагач чирләр баса, кәеф китә икән. Ирем еш кына холыксызлана, начар сүзләр әйтеп ачулана башлады. Әлбәттә, оршышабыз. Шуның өченме без гомер буе эшләдек, бер-беребезгә тугры булып, ике кызыбызны, оныкларыбызны тәрбияләп үстердек? Олыгайган көнеңдә гөрләшеп яшисе килә, ә ул... Аерылуы да кыен, болай яшәп тә булмый... Түзәр хәлем калмады, - ди хатын.
 
Тәскирә исемле икенче бер танышым гаилә ныклыгы балалар санына бәйле, дип исәпли. Балалар, оныклар саны гаиләне ныгытучы факторлар, ди ул.
 
Галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре нык гаилә фундаментын бала күңеленә сабый чагыннан ук сала башларга кирәк, диләр. Хәтта мәктәпләрдә “Гаилә әдәбе нигезләре”, “Гаилә этикасы һәм психологиясе” дип аталган предметлар кертергә тәкъдим итәләр. “Гаилә әдәбе нигезләре” дәреслеге авторлары фикеренчә, анда язылган мораль принципларга таянып ныклы гаилә корып булачак.
 
Тилав РАСУЛ-ЗАДЕ әзерләде

---
Бердәмлек
№ --- | 08.07.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»