поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.06.2021 Язмыш

"Исламда булмасам, сабырлыгым җитмәс иде": Лилия Сәлахетдинованың сабые үлгәненә бер ел булды

2020 елның 13 маенда танылган шагыйрә, «Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева бәби тапкан, дип хәбәр иткән идек. Бала вакытыннан алда, патологиясез туса да, ни кызганыч, озак яшәмәде. Килешерсез, Лилиянең кияүгә чыгуын, йөккә узуын да, бәбиләвен дә, аннан шушы бик авыр хәбәрне бергәләп бердәм булып күтәрдек. Һәрберебез дә Лилиягә чын күңелдән әни булу бәхетен теләде...

Бу кайгыдан соң күп тә үтмәде, тагын бер күңелсез яңалык килеп иреште: Лилия белән Ришат аерылыштылар. Дөнья бәхетен татырга өлгермәгән, нибары 20 көн генә яшәп калган сабые Салаватка багышлап Лилия Сәлахетдинова бәет язды. Аны "Матбугат.ру"да урнаштырган идек.

Көрәште ул сынау белән,

Егерме көн гомерен.

Дога кылып гел телибез,

Иң түрен җәннәтләрнең, - дип язды шагыйрә.

Улын югалткан ана сабыеның каберенә барган.

"Вакыт дәва диләр, Юк!!! 

Бер ел узды... Тормыш чәлпәрәмә килде... Беркем гаепле түгел, язмышлардан узмыш юк. Менә мине көчле дисез, кайда икән соң ул көч?! Исламда булмасам, сабырлыгым җитмәс иде.

Хәерлесе булсын. Бүгеннән ак биттән башлыйм! Башлап карыйм...

Улыбызга, Салаватыбызга җан тынычлыгы, караңгы гүрләрен якты һәм киң булуын, җәннәттә очрашулар насыйп булуын телим. Алла! Рәхмәт!
 
Кемнәр минем белән, Сезгә рәхмәт! Догада булыгыз" - дип җан ярасы белән уртаклаша Лилия...

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.06.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»