|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2020 Җәмгыять
"Көрәште ул сынау белән егерме көн гомерен": Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева улына атап БӘЕТ язганӘйе, сез ялгыш укымадыгыз. Шагыйрә, «Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева нарасые рухына атап бәет язган. Бу сүзләрне язуы никадәр генә авыр булмасын, ачы чынбарлык шул: Лилия белән Ришатның уллары Салават бакыйлыкка күчкән. Әнисе газизенә атап йөрәк әрнүен шушы шигъри юлларга салган: Бисмилламны әйтеп башлыйм,
Улыбызның бәетен.
Өзелеп көткән балабызның,
Каршы алдык мәетен.
Әтисенә бүләк диеп,
Бергә май аен көттек.
Туды нәни малаебыз,
Җиде аен җиткереп.
Ул туды сөенеч белән,
Дөньяны нурга күмеп.
Тик язмыштыр, өлгермәде,
Яшәр өчен җитлегеп.
Көрәште ул сынау белән,
Егерме көн гомерен.
Дога кылып гел телибез,
Иң түрен җәннәтләрнең.
Әй, Алла, Салаватыбыз
Бер гөнаһсыз, беләсең.
Авырлыкларсыз ит аның,
Җәннәткә керүләрен.
Бердәнбер сабыебыз бит,
Бигрәкләр аз яшәттең.
Тәкъдир китапларын никләр,
Соң болай юка иттең!?
Иман белән, нурга төргән,
Аллабыз сөеп биргән.
Оҗмах түрләре телибез,
Сиңа әтиең белән!
Очрашырга язсын безгә,
Аерылмыйбыз өметтән.
Балаларны саклагыз Сез,
Булсыннар алар исән!
Моңа кадәр "Матбугат.ру" язганча, шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың бәби табуы турында хәбәр 13 майда килеп ирешкән иде. Лилия улын көмәнлелегенең җиденче аенда тапкан иде. Салават дип исем кушкан сабый кувезга урнаштырылды.
Табиблар шагыйрәне һәрдаим куркытып, кисәтеп торса да, Лилия карарында нык торды. Чөнки ул аның иң зур хыялы иде.
Бар яктан сәламәт булганнар да тормышта үз юлларын таба алмый интеккәндә, Лилия күпләргә үрнәк була белде. «Ярдәм» мәчетендә җаваплы вазифаны башкарып, авыр хәлдәгеләргә ярдәм кулы сузды, шигырьләр иҗат итте. Лилиянең тормышы могҗизалардан гына тора дисәң дә була. Аның иң зур хыялы — хаҗга бару була. Әлеге хыялы чынга аша. Андагы изге ташка кагылганда Ходайдан ул үзенә тормыш иптәше бирүен сорый. Әлеге хыялы да чынга аша. Һәр хатын-кызның иң зур хыялы — әни булу. Бу хыялы да чынга ашты Лилиянең. Барыбыз да аның улы белән тернәкләнеп Казанга кайтуларын көттек. Булмады...
--- |
Иң күп укылган
|