поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.04.2021 Җәмгыять

Тамадасыз да яшәп була

Мин «Татарлар» дип аталган газета яздырып алам. Шуның чираттагы санын укып утырганда, Гамил Нур исемле егет язган сүзләргә күзем төште. “Тамада һөнәре үлеп бара, халык хәзер туйлар үткәрми. Татарстанда да никах кына ясый башладылар, туйлар кими!” - дигән. Туйлар ул Шәрыкъ культурасыннан кергән йола. Ә бүгенге тормыш Европага тартыла, аларда чыгымлы туй юк, ул исраф әйбер санала икән...

Кайда ничек бит. Безнең авылда, мәсәлән, никахлар да, туйлар да уздырыла, элгәреге йолалар да сакланып килә. Кызны сорарга килгәч, чиккән сөлге бирелә. Сөлге биргәндә, кыз ягы туганнары җыелып, Коръән мәҗлесе ясап, сөлгене зурлап тапшыралар. Элгәре аны ат дугасына тагып урам әйләнсәләр, хәзер машинага бәйләп авыл урамнары буйлап кычкыртып узалар. Шулай итеп бөтен халык та кемнең кемгә өйләнүен белә. Сөлге алып кайтуны егетнең туганнары табын әзерләп көтеп торалар. Егет булачак әби-бабасын да үзләренә кунакка алып килә. Сөлгене түргә элеп куялар, ул шунда туй узганчы эленеп торачак. Кияү ягында кайчан никах, кайчан туй буласы көннәрне билгелиләр.
 
Яулык алганнан соң никахка кадәр бер ай вакыт үтә, ә туйны тагын да соңрак, биш-алты айдан соң да, үткәрүчеләр бар. Аның сәбәпләре билгеле - хәзерге заман туйлары бик күп чыгымнар таләп итә шул. Никахка да хәзер зур туйга киенгән кебек киемнәр алалар. Байларга карап, ялгыз аналар да, кешечә булсын дип, тырышалар. Аннан соң берничә ел буе бурыч түлиләр. Ә яшьләргә ни - йә ялга китәләр, йә машина алып куялар туй акчасына.
 
Ә безнең вакытта киресенчә иде. Кыз белән егет сөйләшәләр дә, йә мулла, йә берәр бабай чакырып никах укыталар һәм парлап кайтып керәләр. Кыз урлау да бар иде. Минем үземне дә шулай урладылар. Бернинди яңа кием дә, чыгым да кирәкми. Сельсоветка барып, бер сум җитмеш тиен түләдек тә ЗАГС кәгазен биреп тә җибәрделәр. Бер-ике атнадан туй уйналды, әлбәттә. Элек туйлар кыш көне була иде бит. Биеп тора торган яхшы атларны җигеп, чиккән сөлгеләр белән бизи идек. Биек артлы чанага келәм җәеп, пар мендәргә килен белән кияүне, ә чана алдына гармунчыны утыртып, гармун уйнатып, авыл урамнарын әйләнәләр. Бар халык та капка төбенә чыгып баса, карап, сәламләп кала. Шундый күңелле була иде. Арттагы дүрт атта әрчиләр - ягъни кызның иң якын туганнары утыра, алларына зур табаклар белән күчтәнәчләр куялар. Ахыргы атта - килен сандыгы. Барысы да бизәлгән. Туй килгәч, капка ачучыга килен ап-ак мамыктан бәйләгән бияләй ташлый, аяк астына кәнфит сибәләр, халык, кырмыскалар кебек, мәш килеп кәнфит чүпли башлый. Кодачаларның күчтәнәчләрен каршы алалар, киленне мендәргә бастырып, бал-май каптырып, өйгә алып керәләр. Хәзерге кебек күтәреп керү юк иде элек. Килен чишенә дә, биленә алъяпкыч бәйләп, суга китә. Ир-атлар җыелганчы, кодачаларны бәлеш белән сыйлыйлар. Әби-бабай туй бавырсагы белән килә. Аннан туганнарын шушы бизәлгән атлар белән алып киләләр. Ирләр табыны узгач, хатын-кызлар җыела. Менә шулчак зур төеннәргә төйнәлгән бирнәләрне алып чыгалар. Ике як та бер-берсенә бирнә өләшә башлый. Нәселләре зур булганда, 40ар кешегә куйганнары да бар. Әти-әниләре, шушы дүрт пар әрчи, алтышар көн, көненә дүрт-биш кешегә чакырылып, сыйланып йөриләр, мунча ягып каршы алучылар да бар иде. Анысы үзенә бер кызык. Төрле мәзәкләр белән үтә иде. Ә килен алъяпкычын салмыйча да эшли. Азаккы көнне кызның сандыгын ачып, туй бүләкләрен карыйлар. Һәр әрчигә шуннан бүләкләр биреп, пилмән, бәлеш ашатып озаталар. Икенче атнага кыз ягында да нәкъ шулай - алты көн йөреп, дүртәр җиргә кереп, кичкә дә шул ук өйгә җыелып (әрчиләрдә), җырлашып, биешеп, күңелле дә, кызык та итеп уздыралар иде.
 
Ә хезерге туйларның шул ягы әйбәт - никах та, зур туй да бер көн эчендә уза. Килен дә алъяпкыч бәйләп интекми, әти-әниләре дә өйдә үткәрмичә, акчасын түли дә, йә кафеда, йә башка җирдә уздыралар, үзләре дә шул мәҗлестә утыралар. Тамада яллыйлар да, теләсә нинди мәзәкләр сөйләтеп, кирәкмәгәненә дә көлеп, кул чабып утыралар. Үзләре рәхәтләнеп җырлашып утырсалар, тагы да күңеллерәк була бит. Ә тамада ашап-эчеп, кесәсенә илле-йөз меңне салып, баеп кайтып китә.
 
Хәзер бит зәңгәр экраннардан бөтен җырны карыйбыз да, тыңлыйбыз да. Тамадасыз да яшәп була! Акчагызны әрәм итмәгез, үзегез җырлап, гармуннар белән уздырыгыз туйларны. Гамил Нур, үпкәләмә, бу барлык тамадаларга да кагыла.
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
 
Гали авылы,
 
Похвистнево районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 11.04.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»