поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
24.02.2021 Җәмгыять

Гакыйль Сәгыйровка 83 яшь тулган булыр иде

15 февральдә Гакыйль Сәгыйровка 83 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Татарстан Язучылар берлеге әгъ-засы, журналист Илдус Диндаров Гакыйль Сәгыйров турында язган мәкаләне бастырабыз.

Кайдандыр басу капкасы ягыннан, ындыр артларыннан кузгалып, авыл урамына йөгереп кергән язгы гөрләвекне күз алдына китереп карагыз әле. Алтмышынчы еллар ахырында татар әдәбиятына шагыйрь Гакыйль Сәгыйров та нәкъ әнә шулай - үзенчә җырлап, үз моңы белән килеп кергән иде. Хаста түшәгендә бер хәрәкәтсез яткан килеш, тешләренә карандаш кабып иҗат итүче, искиткеч нык ихтыярлы бу кешене ишетмәгән, белмәгән берәр татар баласы калдымы икән хәзер!? Рәхимсез язмышка баш бирмичә, үч итеп, каләмен теш арасына кыстырып, ярсу, тынгысыз хисләрен кәгазьгә төшерә ул. Эч пошканнан түгел - язмыйча түзә алмаганга, күңелендә тормышны, кешеләрне чиксез ярату тойгылары ташып торганга иҗат итә. Шуңа күрә шигырьләре бик тә самими, садә, җылы, рәсемнәре һәркемне сокландырырлык нәфис, гүзәл.
 
... Сөекле әнисе Хәбибҗамал апа исән булганда, җәйләрен Самара өлкәсендәге Иске Җүрәй авылына кайтып яши торган иде алар. Ә ул йортта, караваты янындагы тәрәзәдән яшел чирәмле, тузанлы урам, инеш, тирәкләр күренеп тора. Бары шулар гына ләбаса. Әмма чын шагыйрь йөрәге тар тәрәзә өлгесеннән дә дөнья матурлыгын, олылыгын күрә белә, яшәү шавын, саф җилләрнең куәтле агышын бөтен җаны-тәне белән тоя. Аның күңел офыкларын һични белән үлчәп булмый. Бу - иҗатында, шигырьләрендә чагыла. Аларда - керсез тойгылары, якты өметләре, ышанычы, яшәү мәгънәсе...
 
Шөкер, Димитровград шәһәрендә гомер кичерүче Гакыйль абый белән еш күрешү насыйп иде миңа. Очрашкан саен сөйләшеп сүзләребез бетми, сорашасы нәрсәләр байтак җыела.
 
- Гакыйль абый, Сез җитмештән дә узып киттегез. Кеше гомере өчен аз түгел. Ә менә иҗатыгызга ничә ел булыр икән?
 
- Алтмыштан да ким түгелдер. Шигырьләрне аны сабый чактан ук языштыргалый идем. Рәсем ясауга хирыслык та шуннан килә. Кайберәүләр уйлаганча, язу-сызу аяк-кулларга тышау салынгач кына, бичарадан-ничара туган шөгылем түгел. Гомерем буена җаным-тәнем белән әдәбиятка, сәнгатькә тартылдым мин.
 
Әйе, чын дөресен сөйли Гакыйль абый. Туган авылы Әхмәттә (Нурлат районы) өлкәннәр дә, яшьтиләре дә аның матур итеп рәсем ясавын, мәктәптә стена гәҗитләрен бизәвен, минут саен шигырь-такмак чыгаруын, җыр-музыкага сәләтле булуын бертавыштан раслап торалар. Гомумән, зиһенле бала иде дип, хәзер дә тел шартлатып сөйлиләр. Әлбәттә, мулла кушкан исеме акыл иясе, эшлекле дигәнне аңлатса да, бүтән малай-шалайдан аерым йөрмәгән, яз килгәч, башка бала-чага кебек үк, уен белән мавыгып, урамнан кайтып кермичә, артыграк шукланып ташлаган мәлләре дә булгалаган. Шуннан зыян да күргән.
 
Авырып китеп, бераз дәваланып рәтләнә төшкәч, әүвәле күршедәге Биккол мәктәбенә йөри, аннан соң әнисенең туган авылы - Иске Җүрәй мәктәбен уңышлы тәмамлый. Пенза рәсем сәнгате училищесына керергә дигән изге хыялы мәңге үкенечкә кала менә: мәкерле чир яшүсмергә теше-тырнагы белән ябыша. Алтмышынчы елны, аяк-кулларын гомергә тышаулап, аны хаста түшәгенә бәреп ега да, михнәтле тәкъдир хөкеменә тапшыра. Әмма ул да егетнең рухын сындыра алмый: шул хәлендә дә читтән торып, Мәскәүдәге халык сәнгате университетын тәмамлауга ирешә Гакыйль. Үзе бер батырлык бит бу!
 
Рәсемнәрен мең бәла белән авызындагы карандаш белән сырлап җибәрүен әлеге уку йортының тәҗрибәле рәссам-галимнәре дә сизмиләр башта. «Авырткан кулыңа зыян китерә күрмә берүк, сакланыбрак эш ит!» - дип киңәшләрен дә язалар хәтта. Йә Хода! Нихәтле гаделсезлек бу дөньяда: шундый талант иясе кулына мольберт, пумала тотудан мәхрүм. Әгәр күктән ниндидер могҗиза, бәхет иңеп, төсләр, буяулар муллыгы белән иҗат итүгә ирешсә, нинди генә рәсемнәр, полотналар ясамас, язмас иде ул! Болай да табигатьнең гаҗәеп гүзәл, кабатланмас күренешләрен оста сурәтләвенә таң каласың.
 
Шул ук елларда нык үҗәтлек, тырышлык, кайнар дәрт, бетмәс-төкәнмәс күтәренке рух белән шигырьләр, мәкаләләр язуын дәвам итә. Хәзер ул «Тормыш җиле», «Абагалар», «Кабатланмас моң» кебек берничә җыентык авторы. Аларны китап укучылар җылы каршыладылар, һәрхәлдә, китапханәләрдә тузан җыеп ятмыйлар.
 
- Гакыйль абый, Сезнең холыкны яхшы беләм. Түшәмгә текәлеп, эшсез тора алуыгызга ышануы кыен. Шулай да ял иткән арада, язу-сызуны читкә куеп торганда диюем, ни белән шөгыльләнәсез, юанасыз? - дип сорый идем.
 
- Фотография белән. Анысыннан туйган чакта радиоаппаратура төзәтү белән. Яшь вакытта фото белән «җенләндем». Иске Җүрәйдә малайларны җыеп түгәрәк кебек нәрсә оештырган идем. Шуннан китте: фотоаппарат күтәреп килүчеләр өебезгә сыймый башлады. Радиоалгычлар белән дә шулай килеп чыкты...
 
Ятагына кадаклангандай сеңгән, аяк-куллары бөтенләй хәрәкәтсез кешенең фотоаппарат, радиоалгыч, автомобиль ише техниканы төзәтеп, «җан өреп» бирүенә ышанмаучылар да бардыр, билгеле. Менә болай ул: ипләп кенә китереп куялар да алдына тиешле схема-сурәтне, шуларга карап табып бирә, күрсәтә ватык җирен Гакыйль абзагыз. Шул хәлдә күрше-күләннең күпме техникасын, аппаратын көйләгән, рәткә керткән ул. Фотога килгәндә, эчтәлеген, сюжетын, композициясен алдан уйлап куя. Аның ярдәмчесе булырга теләгән теләсә кемгә «черт» итеп төймәгә басасы гына кала. Самарада чыга торган «Бердәмлек» исемле татар гәҗитенә игътибар итегез: фотосурәтләре еш басыла иде анда.
 
Шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровтай ачы язмышлы, талантлы кешеләрне әйләнәбез дә Николай Островкий, йә Фәнис Яруллин белән чагыштырабыз, әйләнәбез дә аларга тиңлибез. Ә ул исә һичкемгә дә охшамаган, кабатланмас шәхес, һәркемнең үз тәкъдире, үз гомере, өлешенә тигән көмеше булып яшәде. Аның үз офыклары бар иде.

---
Бердәмлек
№ --- | 24.02.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»