|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2010 Җәмгыять
КИПАРИСКА ИСЕМ КИТМӘДЕГадәттә чит җирләргә барып кайткан кешеләр шул якларны мактап туя алмый. Оҗмах җимешләреме, суы-һавасымы, сервисмы – безгәме соң шундый булырга, дип офтанып куярга да онытмыйлар. Сүз дә юк, күп күргән саен чагыштырырга, нәтиҗә дә ясарга әйбәттер ул. Үз җиреңдәге кимчелекләрне дә танырга мәҗбүр буласыңдыр. Әмма минем чит җирдә өч көн булганнан соң никтер кайтасым килә башлады. Кара диңгез буйларын һәрьяклап иңләгән дус-ишләрем белән без бу юлы Абхазиягә юл тоттык. Казан-Адлер поездыннан соң Россия-Абхазия чигендә берничә сәгать чыга алмыйча торуны исәпләмәгәндә, болай исән-сау гына барып урнаштык. Ике илне аерып торучы Псоу елгасы аша параллель ике күпер салынган. Аның берсеннән машинада йөрүчеләр чикне узса, икенчесе аша җәяүлеләр чыга. Транспортта чит илгә чыгучыларга 5-6 сәгать тоткарланырга туры килсә, төенчекләрен күтәргән сәяхәтчеләр аяк өстендә торып 2-3 сәгатьтә чик буенда теркәлү уза ала. Адлер белән Гагра арасында йөрүче электр поездында теркәлү вакыты, мөгаен, иң азыдыр. Анда аяк астына уралып торучы сәүдәгәрләр дә, акыра-бакыра йөрүче сумка ташучы эшчеләр дә юк. Чөнки чик буенда чират тору үзе бер зур базарны хәтерләтә. Кемнең тавышы көчле, сүзе үтемле, шул өстен кала. Абхазлар белән әрмәннәр талашканын тыңлаганнан соң илдәге тормыш барышын да азрак чамаларга була.
Чикне чыгуга исә сине һәртөрле үз хезмәтен тәкъдим итүчеләр көтеп тора. Илтепкуялармы, бүлмәгә урнаштыралармы? Һәр кешегә берничә шундый эш тәкъдим итүче ияргән. Күпләр андыйларга игътибар да итми. Әмма алар шулкадәр әрсез. “Ник дәшмисез, йә әйе, йә юк дип әйтегез. Безнең эшлисе бар”, – дип әйтергә дә күп сорап тормыйлар. Абхазиягә берничә ел рәттән килүче туристлар андый хезмәтләрдән файдаланырга ашыкмый. Чөнки диңгез буенда үзегез теләгән бүлмә яки йортны эзләп таба аласыз. Без барып урнашкан Пицундада да әнә шулай ял сервисы белән шөгыльләнүчеләр бик күп иде. Мондагы халыкның яшәеше, кереме диңгез буена ял итәргә килгән туристларга бәйле. Һәр йортта диярлек 5-6 әнә шундый вакытлыча бирелә торган ял бүлмәләре бар. Ашарга пешерергә теләүчеләргә аерым ашханә әзерләнгән. Уты-газы, суыткычы, иң мөһиме, чисталыгы күзгә ташлана. Тозлы суларыңны юып төшерергә кайнар суы бар. Ял итүчеләр гадәттә бит диңгез буеннан кайтып керми, күп очракта йокларга йомшак мендәр генә кирәк. Аннан кемпинг белән шөгыльләнүчеләрдән кала бер төркем туристлар бер урында берничә көн, икенче урында тагы бер-ике көн, янәдән өченче урынга күчеп йөрүне дә хуп күрәләр икән. Бер үк вакытта киресенчә дә булырга мөмкин. Безнең хуҗаларда инде алтынчы елларын тукталучы Яшел Үзәннән килгән татар гаиләсе белән танышып киттек. Наилә белән Ирек һәм аларның ике кызлары бу якларга, бигрәк тә Валя белән Павел гаиләсенә ял итәргә килергә ярата икән. Инде хуҗабикә Валя үзе дә Яшел Үзәндә булырга өлгергән, Казанда табибларга күренгән. Без һәм Наиләләрдән тыш бу йортта янәдән Татарстаннан ике гаилә килеп урнашты. Без барыбыз да татарча сөйләшеп, үз җиребездәге кебек яшәдек. Кызганыч, үзебез белән республика флагын алмаганбыз, мөгаен, кайда да булса кадап куйган булыр идек. Бу йортта тагы бер Бесланнан килгән әби белән бабай да бар иде. Неля апа беренче көнне үк барча халыкны җыеп, үзләренең кунак өстәленә куя торган сырлы бәрәңгеле көлчәсен пешереп сыйлады. Августның беренче яртысында биредә инжир, виноград, кара җиләкне туйганчы ашарга була. Җиләк-җимеш үзләрендә үссә дә, бәяләр бездәгедән дә кыйммәтрәк. Тик безнең күршебез Лаврентий карт юмарт булып чыкты.
Абхазия, мөгаен, чиста сулы диңгез ярлары, мәһабәт тау-кыялары, сап-салкын тау елгалары, шарлавыклары, серле Рица һәм зәңгәр күле белән истә калыр. Табигатьнең матурлыгын сөйләп аңлату гына мөмкин түгел, аны барып күрергә кирәк. Рица күленә оештырылган сәяхәт үзе берничә төрле маршрутны эченә ала. Гадәттә биредә өсте ачык УАЗикларда сәяхәт оештыруны кулай күрәләр. Иң элек гел таулар буйлап өскә таба күтәрелергә кирәк. Аннан “Кызлар күз яше”, “Ирләр күз яше” дип аталган чишмәләр каршы ала. Монда һәркем үз теләген әйтеп тасма бәйләп калдырырга мөмкин. Кызлар чишмәсеннән су эчкән ир-егет сөйгәненең серен, ә “Ирләр күз яше” чишмә суын эчкәннәр, киресенчә, ир-егетләренең уен белә ала дигән уйдырма да яшәп килә. Ерактан ук кыялар күренеп тора. Бу – сигез километрга сузылган гаҗәеп матур Юпшар тарлавыгы. Югарыга күтәрелгән саен юл тарая һәм 500 метр араны үз эченә алган каньон барлыкка килә. Кояш та бу урынга көнгә ике сәгатькә генә “керә”.
Юл буена тезелгән умарта ояларын карый-карый без данлыклы Рица күленә якынлашабыз. Рица милли паркы дип аталган бу тыюлыкка керү өчен махсус 250 сум күләмендә взнос түләнергә тиеш. Аннан иркенләп бу җирләрнең матурлыгына сокланып йөри аласың. Диңгез биеклегеннән 950 метрда урнашкан тау күлен карарга, тирә-юньдәге кыяларга, карлы тауларга сокланып йөрү өчен бирегә көне буена килергә кирәк, диләр. Легенда элек биредә кечкенә генә тау елгасы булуын, ә яр буенда бер байның үз гаиләсе белән торуын сөйли. Аның өч улы һәм Рица исемле кызы булган. Кыз бер ярлы егеткә гашыйк булган һәм рөхсәтсез кияүгә чыккан. Ир туганнары ачудан егетне үтергәннәр, кыз исә кайгыдан суга ташланган. Кыз зур күлгә әверелә, туганнары исә аны яклап тирә-яктагы өч тауга әйләнә, әле дә сеңелләрен саклый, ди. Рица күле тирәсендә туристлар кабул итү өчен бөтен шартлар тудырылган. Күлдән соң Сөт шарлавыгын барып карарга мөмкин. Ап-ак булып күбекләнеп аккан шарлавыктан заманында Сталинга чәй куярга су алып кайтканнар дип сөйлиләр. Суы чыннан да бик тәмле иде. Шарлавыктан бер километр ярымда Сталин һәм башка хөкүмәт кешеләренең дачалары урнашкан. Бүген исә бирегә туристлар агыла.
Әйләнеп кайтканда шаулы тау елгалары, күтәрелеп карап та булмаслык мәгърур кыя-тау тезмәсен самшит, нарат, пихта, чыршы һәм кипарислар алыштыра. Лимон, мандарин, банан бакчалары һәм диңгез каршы ала. Абхазия-Апсныда әнә шулай табигатьнең бөтен якларын да күреп кайтырга мөмкин. Юкка гына бу илне “күңел җире” дип атамыйлардыр. Абхазлар үз җирләре булуы белән бик горурланалар. Сугыштан соңгы җимереклекләр күп җирдә рәткә китерелгән. Әмма сервис хакында сөйләшергә биредә иртәрәк әле. Туристларның күпләп бу якларга агылуы бәлки киләчәктә бу турыда уйланырга мәҗбүр итәр. Һәрхәлдә, август аенда Абхазиягә килгән Россия Президенты да бу хакта сүз кузгатты.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА |
Иң күп укылган
|