поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.12.2020 Җәмгыять

Көчле суык алдыннан төлке эт кебек өрер (КЫШКЫ СЫНАМЫШЛАР)

Натуралистлар һәм табигать сөючеләр өчен кышкы табигать темасына язылган чираттагы кулъязмамны тәкъдим итәм. Ул сезнең газета битләрендә дөнья күреп, укучыларга ирешсен иде. Бу юнәлештә фикердәш газета укучылары миңа хат язып, үзләренең тәҗрибәләре һәм күзәтүләре турында булган мәгълүматлары белән бүлешсәләр, мин бик шат булыр идем, һәм аралашу җайланыр, дип ышанып калам.

Алтын көзләр узып, җир өсте ап-ак юрган ябынгач, күңелдә ниндидер сагыш уяна. Андый вакытларда мин, чаңгы киеп, урман-кырларга чыгып китәм. Чөнки кышкы табигатьнең үз матурлыгы, гаҗәеп күренешләре бар. Мин үзем кыш турында китаплар, брошюралар, эн-циклопедияләр җыю белән мавыгам. Табигатьне күзәтеп, көндәлегемә теркәп барам. Күзәтү нәтиҗәләре күпме файдалы мәгълүматлар бирә икән бит! Бу шөгыль белемеңне арттыра, табигатькә карата сак караш формалаштыра. Хәтта вакыты белән ачышлар ясарга да этәрә.
 
Кышкы урман үзенә сихрилеге белән тартып тора. Җәнлекләрнең кар өстендә калган эзләренә карап та күп мәгълүмат алырга була. Соңгы 35 - 40 елда, бүреләр саны кимегәч, төлке, куян, тиен, керпе, сусар кебек җәнлекләр саны арта төште. Алар үзләрен ирекле хис итә башладылар, иркен сулыш алдылар. Кайчандыр, узган гасырның җитмешенче еллары уртасында “Бүре – урман санитары” дип белеп, бүре атуны тыйдылар, нәтиҗәдә, аларның саны бик нык артып китте һәм бүреләр авыл хуҗалыкларына хөҗүм итә башладылар. Соңрак, тиреләренә шактый бәя куеп, бүрене атарга рөхсәт иттеләр. Минемчә, бүреләр санын арттырырга да, киметергә дә кирәкми. Бүреләр авыру җәнлекләрне, үләксә ашап, чыннан да санитар була алалар, төрле авырулар таралуга юл куймыйлар. Урманчылар, үз хуҗалыкларында бүреләр санын барлап, аучылар белән берлектә эшләсеннәр иде.
 
Кышын тундрадан безнең якларга күптөрле кошлар кайталар. Алар, җылы якка киткән кошларга алмашка килеп, табигатьне җан-ландырып җибәрүчеләр, безнең шартларга шулкадәр җайлашканнар ки, төрле һава шартларында да үзләрен иркен хис итәләр. Мондый кошлар ылыслы урманнарны аеруча үз итәләр.
 
Кышын урманнарда тиеннәр еш очрый. Алар кар өстеннән дә, ботактан ботакка да бик оста һәм җитез сикерәләр. Спортның бу төрендә аларны, һичшиксез, чемпионнар дип атарга мөмкин. Шуңа күрә килеп туган куркыныч хәлдән алар бик тиз качып котылалар. Тиеннәр - бик уңган җәнлекләр. Алар үзләренә кыш буена җитәрлек күләмдә запас җыеп куялар. Моның өчен тиеннәрнең махсус кладовойлары да бар.
 
Кайбер хайваннар һәм кошлар һава торышындагы үзгәрешләргә аеруча сизгер була. Кышкы табигатьнең үз “синоптиклары” бар. Мәсәлән, чыпчык иртә таңнан ук ашарга керешсә – кичен җиңелчә суытыр, кызыл түш кышын сайраса, кара карга агач башына кунып кычкырса – буран күтәрелер. 1977 елның 19 октябрендә иртән авылга якын гына урнашкан урман полосасында нарат агачы башына кунган карга кычкырган тавыш ишеттем. Шул көнне иртәнге сәгать тугызда кар ява башлады, бер сәгатьтән соң җәяүле буран кузгалды, төшке аш вакытына күз ачкычсыз буранга әйләнде һәм ике тәүлек дәвам итте.
 
Көчле суык алдыннан төлке эт кебек өрер. Чыпчыклар борыннарын канат астына яшерсәләр – я суык, я буран булыр, ә бер урынга җые-лышып, чыркылдашып торсалар – җепшек булыр. Саескан иртән кычкырса, мәче мич түбәсенә менеп ятса - суытыр. Кайбер елларда кар соң төшә һәм озак вакыт җебетеп тора. Ә куяннар исә җәйге туннарын кышкыга алыштырып өлгерәләр. Мәсәлән, 1974 елның 8 ноябрендә яуган кар бер атнадан эреп бетте дә 20 декабрьгә кадәр кар яумыйча торды. Кара җир өстеннән йөгерүче ап-ак куяннар аучылар өчен бик җиңел табышка әйләнделәр. Мәче башлы ябалак, филин, бүре, төлке, кабан дуңгызы - куян өчен иң куркыныч дошманнар.
 
Һава торышы үзгәрүен хәбәр итүче күренешләрне өйрәнүне дәвам итик. Ай чыкканда ай әйләнәсендә киртә булса – буранга, ике караңгы түгәрәк күзәтелсә – суыкка була. Кыш көне салават күпере күренсә, яшен яшьнәсә (1985 елның 31 декабрендә булды) – давылга. Болытлар ак булса – көчле буран булачак, зәңгәр болытлар, ай караңгыланса, урман шауласа, елгада боз өстенә су чыкса – яңгырга, җепшеккә. Кояш батканда кызыл багана күзәтелсә – суыкка. Тал һәм усак агачлары песи чыгарсалар – кыш гадәттәгедән җылырак килә. Йолдызлар күп булса да, кыш җылы һәм буранлы булыр. Төтен җиргә төшсә, болытлар җилгә каршы барса, кояш тирәсендә нурлар югары чагылса – кар явар, буран булыр. Утын шартлап янса, төтен туры булып өскә күтәрелсә, кояш кызарып чыкса, киртәләнеп бик еракта күренсә, ай колаклы, ай тирәсендә алка караңгы булса, яңа айның очлары нәзек һәм бөгелеп торса, болытлар түбәннән акса – суыкка. Яңа ай чалкаеп килсә – кышын кар күп булыр.
 
Кайбер кышкы күренешләр җәйнең ничек килүен чамаларга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, кышның төньяк бураннары урак вакытында яңгырга китерер.19 январь көнне буран булса – игеннәр каерылып уңар, салкын булса – корылык булыр. Ә 22 январьда салкын булса, 23ендә кар яуса – җәй яңгырлы булыр. Кышын агачлар еш бәсләнсә – җәен иген дә, бал да уңар. Боз кытыршыланып туңса, Раштуада (Рождество) салкын булса - иген мул булыр. Кыш карсыз булса – җәен уңыш начар булыр. Беренче кар вак булса – кыш тиз генә китмәс һәм печән дә, иген дә мул булыр.
 
Кыш көне басуда тычкан аулаган төлкене күзәткәнегез бармы? Бу вакытта ул цирк аренасында чыгыш ясаган җәнлекне хәтерләтә. Төрле язучылар әсәрләрендә дә, татар халкы әйтемнәрендә дә төлке еш очрый. Мәсәлән: төлке үзенең койрыгын катырмый; төлкенең койрыгы озын, ләкин үзенекенә утырмый; кыю төлкенең өч өне бар; төлке яңгырдан куыш эчендә саклана; төлкене алдан эзләсәң – ул артта кала; төлке җиде бүрене уздыра; төлкенең колагы сак. Кызык, төлкегә Патрикеевна дигән отчество ничек бирелгән соң? Патрикей - ул борынгы Патриций дигән латин исеменнән алынган бит. Борынгы Русьта «Ц» хәрефе урынына «К» хәрефе язганнар һәм мондый исемне князь гаиләләрендә туган балаларга гына кушканнар. Менә шулай, кайчандыр, моннан 700 еллар чамасы элек, Бөек Новгородта Патрикей Наримунтович атлы бик хәйләкәр, астыртын князь яшәгән. Хәтта аның яшәү дәверендә “Патрикей” сүзе “Алдакчы” дигәнне аңлаткан. Төлкене дә хәйләкәрлеге өчен Патрикеевна, дип атыйлар икән.
 
Төрле елларда кар катламының тирәнлеге дә төрлечә була. Кайбер аеруча кырыс, суык кышларда агач кәүсәләре өшеп туңа. Мәсәлән, 1978 - 1979 еллар кышында 54 градуска җиткән салкында чикләвек, алмагач, өрәнге агачлары аеруча зыян күрде. Имән агачлары соңарып булса да яфрак ярды язын, ә калган агачларның кар катламы астында булган өлешләре генә яфрак яра алды. Чөнки өске өлешләре тәмам туңган иде.
 
Чын натуралист табигатьне күзәтеп, һәрбер яңа күренешне язып алырга тиеш. Чөнки бу күренешләр башкача кабатланмаска мөмкин, әмма тупланган белем төрле вакытта ярап куя.
 
Минем күзәтүләремне кызык дип тапкан газета укучылары миңа хатлар язсын иде. Ә мин аларның тәҗрибәләрен рәхәтләнеп үземнең сынамышлар җыентыгына туплар идем. Адресым редакциядә.
 
Динар ЛАТЫЙПОВ.
 
Чишмә авылы,
 
Әгерҗе районы,
 
Татарстан Республикасы.

---
Бердәмлек
№ --- | 07.12.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»