|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2010 Шоу-бизнес
КАЗАНДА МЕГА-ДИСКОТЕКА КӨТЕЛӘ - “МУЗЫКАЛЬ ДЕСАНТ”Татар эстрадасының иң масштаблы грандиоз проекты – “Музыкаль десант”, ниһаять, Казанда. Татар яшьләре көтеп алган мега-дискотека 30 нчы сентябрь кичендә “Эрмитаж” (Ривьера) клубында узачак. Дүртенче сезон, 5000 тамашачы, 4 сәгатьлек шоу, 30 йолдыз – барсы да татар җанлы яшьләр өчен. Чакырылган кунаклар исемлегендә Сез яраткан җырчылар: Алинә Бәширова, Азалия Зиннәт, Алия Шәрәфетдинова, Алинә Шәрибҗанова, АРТУР, Булат Җиһаншин, Вероника Кузнецова, Гөлназ Солтанова, Иркә, “Илнур-Айрат”, Илназ Сафиуллин, Илназ Баһ, Ильвина, Илнур Гыйниатуллин, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ленар Сәйфиев, Ләйсән Гыймаева, Лилиана Ирназарова, Мөнир Рахмаев, Роберт Ямгуров, Рифат, Раяз Фасыйхов, Сөмбел Билалова, Салават Миңнеханов, Эльвира Титова, “Эссе”, Эльнара Нурмөхәмәтова, Эмиль Айзатулла, ди-джей Радик, Асылъяр, Сылу. Тамашаны Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин алып барачак. Билет бәясе, алдан сатып алган очракта, нибары 250 сум, көнендә - 300 сум. Мега-дискотекада катнашырга теләүчеләр өчен, мөһим хәбәр – узган ел барлык билетлар да дискотека көненә кадәр сатылып беткән. Билетларны Бауман җир асты юлында, Бауман урамында урнашкан билетлар сату ноктасында алып була Белешмәләр өчен телефон эшли: 297-43-77. Быелгы шоу “Билайн-ВымпелКом” акционерлык җәмгыяте ярдәмендә уздырыла. “ВымпелКом” операторы Татарстандагы “Билайн” абонентларына хәзер татарча хезмәт күрсәтә. Шулай ук "Музыкаль десант"ның иганәчесе - ИЛЬ ДЕ БОТЭ - ОАО «Единая Европа – С.Б.» кибетләр челтәре. “Музыкаль десант" - татарча сөйләшү, татар җырларын тыңлау өчен, бердигән урын!
--- |
Иң күп укылган
|