поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.10.2020 Җәмгыять

Картаям, дип хафаланма, күңел...

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы күпләр өчен зур сынау булды. Бигрәк тә беркая чыкмыйча, фатирында ябы-лып утырган өлкән кешеләр ешрак авырган, аларда курку хисе көчәйгән, дигән статистика бар.

- Үзеңне тормыштан төшеп калган, беркемгә кирәкмәгән кеше кебек хис итәсең. Мин, мәсәлән, мәдәни чараларга сусадым, күргәзмәләргә, театрга йөрисем килә. Әле дә Самарада Ветераннар сарае бар. Аның хезмәткәрләре бу катлаулы чорда пенсионерларга җәмгыять белән элемтәдә торырга ярдәм итә, - дип сөйли милләттәшебез Тәслимә Мостафина.

Чынлап та, аралашу яшьләр өчен генә түгел, өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә бик мөһим. Ә кайбер пенсионерлар өчен Ветераннар сарае бердәнбер күрешү урыны булып тора. Алар биредәге түгәрәкләргә йөриләр, ниндидер яңалыкка өйрәнеп, өйдә дә шуның белән шөгыльләнә башлыйлар.
 
Олы яшьтәгеләр өчен аралашу мөһим булуын аңлаган Ветераннар сарае хезмәткәрләре коронавирус вакытында да онлайн рәвештә төрле чаралар, бәйгеләр уздырып торганнар, хәтта иҗади коллективларның онлайн репетицияләрен үткәрергә, биюләр куярга өйрәнгәннәр.
 
Хезмәткәрләр, көн саен диярлек шалтыратып, өлкән кешеләрнең хәлләрен сорашып, ярдәм кирәкмиме дип, кызыксынып торалар. Ә берәрсенең төшенкелеккә бирелүен сизеп алсалар, алар белән психолог эшли башлый. Ул телефон яисә интернет аша элемтәгә керә, файдалы киңәшләр бирә, депрессиядән чыгарга ярдәм итә. Ә электрон вариантта чыга торган “Самара ветераны” газетасы исә сәламәтлек саклау буенча киңәшләр биреп тора.
 
- 2007 елдан бирле Ветераннар сараенда өлкән яшьтәге кешеләрне компьютер белән эш итәргә өйрәтәбез. Ветераннар йортына йөрүче мең ярым пенсионерыбыз интернетка чыгарга, социаль челтәрләрдә аралашырга өйрәнделәр. Шуңа да пандемия вакытында аларга бик үк күңелсез булмады, - дип сөйли оешма директоры Ольга Баранова.
 
Өлкән яшьтәгеләрнең ял вакытын кызыклы итеп оештыруга аеруча зур игътибар бирелә. Мәсәлән, апрельдә оешманың “Одноклассники” социаль челтәрендәге төркемендә хәтта радиодискотека да оештырылган. Анда 458гә якын кеше катнашкан. Өлкәннәр бер-берсенә музыкаль сәлам тапшырганнар, туган көн, Космонавтика көне белән котлаганнар. Чара пенсионерларга шундый ошаган ки, хәтта аны даими программага кертүне соралганнар. Хәзер радиодискотека атнага ике тапкыр уздырыла икән.
 
Ольга Баранова сүзләренчә, оешма хезмәткәрләре һәм ветераннар Бөек Җиңү көнен бергәләп бәйрәм итә алмаганга нык борчылганнар. Чараны бөтенләй билгеләп үтмичә дә булмый бит, шуңа аны да онлайн режимда уздырганнар.
 
Май аенда Ветераннар сараенда Самара сәнгать училищесы студентлары һәм өлкән яшьтәге рәссамнарның картиналарыннан сугыш темасына багышланган күргәзмә оештырылган. Аны ачу тантанасына берничә кешегә генә килергә рөхсәт иткәннәр. Ә калганнары бу вакыйганы да видео аша караганнар.
 
- Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата “Җиңү һәрвакыт яшь булып кала” («Победа остается молодой») дип аталган шигърият марафоны да уздырылды. Мин дә анда катнашып, Муса Җәлилнең “Вәхшәт” һәм “Кызыл ромашкалар” шигырьләрен яттан сөйләдем, - дип искә ала Тәслимә апа.
 
Аллага шөкер, сентябрьдән башлап Ветераннар сараенда, берникадәр чикләүләр белән булса да, мәдәни чаралар уздыра башларга рөхсәт ителгән. Оешманың гадәти режимга күчүен зарыгып көткән пенсионерләр, 50 кешелек төркемнәргә бүленеп, күргәзмәләргә, бәйрәм чараларына йөри алачаклар.
 
“Пандемия безне яңа шартларда эшләргә өйрәтте. Кирәк булса, без хәзер иртәнге зарядканы да, клублар эшчәнлеген дә, төрле мастер-классларны да онлайн рәвештә алып бара алабыз”, - дип горурланып сөйли Ольга Баранова. Элек Ветераннар сараена 19 меңләп кеше йөргән булса, пандемия вакытында оешма уздырган чараларны интернет аша 180 мең кеше караган. “Кунаклар” арасында хәтта Германия, АКШ һәм башка чит ил кешеләре дә бар. Чикләүләр тәмамланганнан соң да Ветераннар сарае хезмәткәрләре онлайн чараларны дәвам итәргә ниятлиләр.
 
Тәслимә МОСТАФИНА (сулда) "Россия йөрәгендә туганнар" күргәзмәсендә Камышлы районы вәкилләре белән

Әминә ШИҺАПОВА
Бердәмлек
№ --- | 05.10.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»