поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.09.2020 Дин

Милләтебез югалмаса, динебез дә югалмас

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәменә багышланган вәгазендә “Ислам дине татар милләтен коткарды”, - дип әйтте. Ә сүзләрен дәлилләмәде. Бәлки ул Коръәндә язылган “Сәмигна вә әтагна” (ишеттеңме – ышан) дигән аятькә таянып әйткәндер, белмим.

Мин мөфти хәзрәтләрен хөрмәт итәм, аның абруе зурлыгын таныйм. Әмма ләкин аның: “Ислам дине татар милләтен коткарды”, – дигән сүзләре белән килешә алмыйм һәм тарихи дәлилләргә таянып, үз фикеремдә калам.
 
Галимнәр раславы буенча, милләт үз исемен аклау өчен, кимендә дүрт сыйфатка ия булырга тиеш: уртак җир, уртак тел, уртак тарих, уртак гореф-гадәтләр. Боларның берсе генә булмаса да, халык милләт була алмый.
 
Татар милләте, борынгы заманнарда төрле кабиләләр берләшеп, Кыпчак (Дешт и-Кипчак) далаларында барлыкка килә. Ул кабиләләр арасында кыпчаклар, суварлар, утигурлар, кутигурлар, огузлар, бортаслар, соңрак болгарлар да була. Милләт булып танылган төрки-татар халкы, әле Идел буйларына ислам дине килеп җиткәнче, күп гасырлар алдан барлыкка килә.
 
Тарихтан билгеле булганча, ислам дине башта Россиянең хәзерге биләмәләрендә урнашкан Дагыстан, Дербент җирләренә үтеп керә. Ә 922 елда Болгар дәүләте ислам динен рәсми рәвештә кабул итә. XIII гасырда Үзбәк-хан ислам динен Алтын Урда империясенең дәүләт дине итеп игълан итә. “Алтын Урда” исемен рус тарихчылары куша, ә чынбарлыкта ул империяне көнбатыш сәяхәтчеләре үзләренең карталарында "Великая Тартария" дип атаганнар. Төрки кабиләләр, ислам динен кабул итүдән алда, Тәңрегә табыналар (әле хәзер дә тәңречеләр бар). Бу мәҗүсилек булып саналмый.
 
Кызганыч, ислам дине Алтын Урда дәүләтен, Бөек Тартарияне таркалудан саклап кала алмаган. Ә менә таркалган ханлыклар – Казан, Себер, Әстерхан, Кырым ханлыгы халыклары, татарлар, ислам динен саклап калганнар.
 
Алтын Урда империясе эчендә, аның ярдәмендә барлыкка килеп, дәүләт кагыйдәләрен үзләштергән рус кенәзлеге, Алтын Урда таркалгач, йә көч белән, йә хәйләкәрлек белән, яңа барлыкка килгән татар ханлыкларын берәм-берәм үз кулына ала башлый - Казан ханлыгын, Әстерхан, Кырым һәм Себер ханлыкларын яулап ала. Бу чорда ислам диненә каршы Рус дәүләте тарафыннан канлы сугыш алып барыла. Казанны яулаганнан соң, Иван патша татар мөселманнарын көчләп чукындыра башлый. Татарлар, үзләрен генә түгел, ә диннәрен саклап калу өчен җан кыялар, кан түгәләр, авыллары-авыллары белән үзләре яшәгән җирләреннән еракларга качып китәргә мәҗбүр булалар. Ләкин диннәрен, ислам динен саклап калалар.
 
Русия патшалары динне генә түгел, татар милләтен, дин тотучыларны да тамыры белән юкка чыгарырга маташалар. Билгеле булганча, Петр I, Санкт-Петербургны төзегән чорда, меңләгән татар ир-егетләрен шәһәр төзергә алып китә. Аларның күбесе шул сазлыкларда ятып кала.
 
Көчләп чукындыруны, татар халкын җәзалауны фәкать әби-патша гына туктата, чөнки Пугачев хәрәкәтендә патшага каршы руслар белән бергә татарлар да, башкортлар да күтәрелә.
 
Форсаттан файдаланып, 1788 елдан башлап, татарлар яңадан мәчетләр төзиләр, мөселман дин әһелләре колачларын җәеп кабул итмәсәләр дә, көчләп чукындырылган татарлар яңадан ислам диненә кайта башлыйлар.
 
Совет чорында да татарлар ислам дине өчен көрәшүне туктатмыйлар. Алар баштан “Идел-Урал” дәүләтен төзергә талпыналар, 1920 елда Татар Совет Социалистик Республикасын булдыруга ирешәләр. Ләкин бу чорда Советлар илендә намаз уку, ураза тоту, башка дини гореф-гадәтләрне үтәү катгый рәвештә тыела. Шуңа карамастан, татарлар яшерен рәвештә аулак өйләргә, хәтта зиратларга җыелып, Коръән сүрәләре укыйлар, динне саклап калу юлында иректән мәхрүм итүдән дә, җаннарын фида кылудан да курыкмыйча көрәшәләр. Нәтиҗәдә, татар милләте ислам динен Россия җирендә саклап кала ала.
 
Туксанынчы еллар башында, үзгәртеп кору чоры башлангач, татарлар җиң сызганып ислам динен кабат торгыза башлыйлар. Ябылган мәчетләр ачыла, яңа мәчетләр, мәдрәсәләр, ислам дине буенча югары уку йортлары төзелә. 1997 елда кабул ителгән “О свободе совести и о религиозных объединениях” законы нигезендә диннәр, шул исәптән ислам дине дә, югары дәрәҗәгә күтәреләләр. Татарстан Республикасы җирендә генә дә меңнән артык мәчетләр төзелә. Мәркәзебез Казанның Кол-Шәриф мәчете генә ни тора! Самара өлкәсендә мәчетләр саны унөчтән йөзгә җитә. Болар барысы да татар мөселманнары һәм аларга ярдәм итүче хөкүмәт рөхсәте һәм ярдәме белән барлыкка килә. Димәк, татарлар ислам динен коткара, саклап, яклап кала.
 
Татар милләтенең аерылмас сыйфатларының берсе – татар теле. Телсез милләт була алмый. Татар теле дөнья күләмендә иң бай телләр арасында тиешле урынын алып тора. Татар теле уйлаган фикерләреңне әйтергә, төрле әдәбият әсәрләре иҗат итәргә киң мөмкинлек бирә. Татар галимнәре, филологлар, лингвистлар, язучылар, шагыйрьләр татар теленең чисталыгы өчен көрәшәләр, телебезне боза торган ят сүзләр кертмәс өчен тырышалар. Шуңа да карамастан, татар телендә күп кенә гарәп, фарсы, рус сүзләре очрый. Татар исемнәренең күбесе төрки тел белән түгел, гарәп теле белән бәйле. Бу хәлдә, әлбәттә, файдасы булмаса да зыяны юктыр.
 
Ләкин иң мөһиме – телне югалту куркынычы. Эш мәктәпләрдә туган тел дәресләре бирелмәү, татар мәктәпләре ябылуда гына түгел, ә, беренче чиратта, гаилә тормышы белән бәйле. Социологлар мәгълүматларына караганда, бүгенге заманда 40 процентка якын гаиләләр – кушма. Татарлар башка милләт вәкилләре белән гаилә коралар икән, гаиләдә татар теле бетә дигән сүз. Беренчедән, андый гаиләләр никахсыз корыла, уртак телләре, әлбәттә, татар теле түгел. Шулай татар милләте әкренләп югала бара. Бу очракта ислам, дин әһелләре татар милләтен коткару өчен нинди чаралар күрәләр соң? Минемчә, имамнар, мөфтиләр вәгазьләр сөйләгәндә дин генә түгел, күбрәк туган тел, милләт проблемаларын ассызыкласа да яхшы булыр иде. Бигрәк тә ата-аналар арасында милли тәрбия, агарту эшләре алып барылса, чыннан да “татар милләтен саклап калу, коткару” булыр иде.
 
Татар халкының гореф-гадәтләре арасында тагын бер асыл сыйфат бар. Ул – милли кием. Татар хатын-кызлары гомер-гомергә өсләренә тыйнак милли киемнәр кигәннәр һәм әле дә кияләр. Бөтендөнья татар Конгрессы каршында оешкан “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсе татар милли киемнәрен, гореф-гадәтләрне саклап калу максатында эш алып бара. Бу, әлбәттә, очраклы түгел, чөнки безнең милли культурабыз, башка милләтләр белән чагыштырганда, артта калган түгел, хәтта югары дәрәҗәдә. Шуңа карамастан, ислам диненә ышыкланган булып, татар хатын-кызларыбызны гарәп милли киемнәренә киендерергә тырышучылар бар. Хиҗаб, чәдрә, пәрәнҗә – татарларның милли киемнәре түгел. Әлбәттә, һәр кешенең үз ихтыяры бар. Ләкин мәҗбүри рәвештә татар
 
кызларын мәктәпләрдә, татар концертларында, урамнарда гүзәл башларын чорнатып, җиргә җиткән күлмәк кигезүләр, минемчә, дөрес түгел.
 
Гомумән әйткәндә, безгә “Кем кемне коткарган” темасын күтәрергә түгел, ә дин белән милләт арасында уртаклык табып, милләтебезне дә, динебезне дә саклап калу юлларын табарга кирәк.
 
Милләтебез югалмаса, динебез дә югалмас, шунысы мөһим.
 
Идеал ГӘЛӘВЕТДИНОВ,
СИПКРО - Самара мәгариф хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү институтында “Ислам дине тарихы һәм культурасы” дәресен алып баручы мөгаллим.

---
Бердәмлек
№ --- | 18.09.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»