|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2010 Сәясәт
МИҢНЕХАНОВ СТИЛЕЯңалыкларны карасаң, шаккатып куясың – Президент Рөстәм Миңнеханов барысына да ничек өлгереп бетә ул?! Узган шимбәдә киңәшмә үткәрә, якшәмбе Төрекмәнстанга китеп бара, дүшәмбе Казанда берничә җитди очрашу үткәрә... Әйе, кул астында машина, вертолет, самолет бар, ләкин тегендә-монда барып кайтыр өчен, алай гына да түгел, дәүләтара дәрәҗәдәге очрашулар үткәрергә зиһен, сәламәтлек тә кирәк бит. Рөстәм Миңнеханов республика белән идарә итүдә үзенең элеккеге стилен саклап калды. Президент булгач та, Кремльдәге кәнәфидә утырмыйча, хәлләрне урынга барып тикшерә. Түрәләр аны алдый алмый. Чиновниклар әйткәнчә, Миңнеханов еш кына шимбә-якшәмбе көннәрендә вертолет белән җитди төзелеш объектларын тикшереп кайтырга мөмкин. Эш оештырылмаган икән – дүшәмбе җаваплы кешеләргә нык кына “эләгә”. Шунысы да бар: Миңнеханов түрәләргә ялынмый диләр. “Эшлисегез килмәсә, урыныгызга башка кеше табылыр” , – дип әйтергә дә күп сорамый. Бигрәк тә муниципалитет башлыклары еш ишетә андый сүзләрне. Беренче чиратта – капиталь төзекләндерүне ташбака тизлеге белән алып барганнары өчен. Ник дигәндә, 10 октябрьдә муниципаль сайлаулар, район хакимнәре халык яклавын яуларга тиеш. Ярым-йорты эшләнгән йортлар белән ерак китә алмаячаклар. Быелгы корылык елында, азык-төлеккә бәяләр үсү, терлеккә печән-салам, иген җитмәү шартларында хәзерге хакимнәргә авырга туры киләчәк.
Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиев күләгәсендә булыр дигән фаразлар чынбарлыкка туры килмәде. Беренче Президент үз алмашының эшләренә кысылмый дигән фикер туа. Шәймиев бүген Болгар һәм Зәй утравындагы тарихи объектларны торгызу эшенә башаяк чумган. Биредә Президент, хөкүмәт аңа һәрьяклап ярдәм итә. Ягъни вазифалар тулысынча чикләнгән. Моны Миңнехановның яңа команда туплый башлавы белән дә аңлатырга мөмкин. Ике дистәгә якын хакимият башлыгы алмашынды инде. Әкренләп Шәймиев чоры министрларына да чират җитәр. Күптән түгел икътисад министры Марат Сафиуллин үз постыннан китте. Шәймиев киңәшчесе булып эшләгән Сафиуллин беренче Президент командасы вәкиле иде. Хәзер икътисад министрлыгын Миңнехановның элеккеге киңәшчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкли. Мондый үзгәреш Сафиуллин өчен көтелмәгәнлек булган диләр.
“Татспиртпром” җәмгыяте тирәсендә дә вакыйгалар куера. Инде күптән әлеге оешма башлыгы Рәшит Шәйхетдиновны Миңнеханов өнәп бетерми дигән сүзләр йөри. Рөстәм Нургали улы Президентлык постында раслангач та, “Татспиртпром” милкендәге Казан ипподромына прокуратурадан тикшерүчеләр килеп төште. Алар әлеге объектның биш ел буе тиешле документларсыз эшләп ятуын ачыклап, ипподромны ябу белән янады. Ат спорты комплексы тирәсендә гауга онытылып кына барганда, Премьер-министр Илдар Халиков аракы җитештерүчеләрне кискен тәнкыйть утына тотты. “Заводлар бар көченә эшләми, Татарстан хәмере рәтле-юньле сатылмый”, – диде ул. Һәм “Татспиртпром” җитәкчелеген кул кушырып утыруда гаепләде. Әлеге сөйләшүдән соң ике атналап вакыт узгач, җәмгыятьнең директорлар советы утырышы узды. Анда да Илдар Халиков авызыннан кискен сүзләр яңгыраган диләр. Тик монысын гади халык ишетми калды. Башта директорлар советындагы хәлләр турындагы мәгълүмат хөкүмәтнең рәсми сайтына эленсә дә, аннан аны берничә минут та үтми алып ташладылар. Үз чиратында “Татспиртпром” һөҗүм ясауда массакүләм мәгълүмат чараларын гаепләп, пресс-релиз таратты, ә аракы сату турындагы саннар чынбарлыктан 20 тапкыр киметелгән дип белдерде. Иң кызыгы – рәсми мәгълүмат чараларында яңгыраган әлеге саннар Илдар Халиков тарафыннан әйтелгән иде. Шәймиев командасы кешесе булган, һәрвакыт аның яклавына таянган Шәйхетдинов постын саклап кала алырмы? Аракы җитештерүчесе әлегә бирешергә уйламый. Һәм бу вакыйга чишелеше Миңнехановның позицияләре никадәр нык булуын, Шәймиевнең тәэсире ни дәрәҗәдә сакланып калуын күрсәтәчәк.
Тагын бер нәрсәне өстик – Миңнеханов барлык мәсьәләләрне кешелеклелек ягыннан да килеп хәл итә. Шул ук вакытта сүзгә кергән кешеләргә карата катгый чаралар да күрергә мөмкин. Моның мисалы – “Нур” оешмалар берләшмәсе хуҗасы Мәннәф Сәгъдиев тирәсендәге вакыйгалар. Кайчандыр бөтен республикага гөрләгән предприятие бүген бик авыр хәлдә, башлары суд юлыннан чыкмый. Кайбер чыганаклар Мәннәф Сәгъдиев белән Рөстәм Миңнеханов сүзгә кергән дип хәбәр итә. Күрәсең, җитди каршылык килеп чыккандыр...
Сәйдулла КУТУШЕВ |
Иң күп укылган
|