поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.04.2020 Шоу-бизнес

Әнвәр Нургалиев үзенә янаучыларны җавапка тарттырачак

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның әнисе Нәсимә апада үлгәннән соң коронавирус табылуы турында язган идек. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, болай да авыр, кайгылы көннәрендә интернетчылар җырчыга янау сүзләре яза башлаганнар.

Моңа кадәр "Матбугат.ру"да 80 яшьлек Нәсимә Нургалиеваның коронавирус авыруыннан үлмәвен яздык. Җырчы сүзләренчә, соңгы ике айны мәрхүмә, чыннан да, хастаханәдә үткәргән. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин аның коронавирусны хастаханәдә йоктыра алуын аңлата. Уфаның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсен карантинга япканнар. Үлгән кеше белән элемтәгә керүчеләрнең барысын да РКБда карантинда калырга мәҗбүр иткәннәр.  

Массакүләм чараларда таралган имеш-мимешләргә ноктаны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров куйды. Ул Нәсимә Нургалиеваның коронавирус авыруыннан вафат булуын инкарь итте.

Әнвәр Нургалиев үзе инстаграмда болай дип язып чыкты:

"Якынча өч ай элек гаиләбезгә зур бәла килеп төште. Әниебез авырып китте. Район хастаханәдә дәвалау уңай нәтиҗәләр бирмәде. Без аны Уфадагы Республика клиник хастаханәгә алып килергә булдык. Салдылар һәм шул көнне әнигә операция ясалды – аның аягын кистеләр. Бер атна узу белән ул инсульт кичерде. Әни бер ай чамасы неврология бүлегендә ятты, аннары аны реабилитация бүлегенә күчерделәр. Әни өзелгәндә мин аның янында булмадым, әнинең вафатына кадәр мин атна-ун көн хастаханәгә бармадым. Әни реанимация бүлегендә иде. Табиблар безгә әнинең коронавируслы була алганы турында әйтмәде. Моны дәлилләгән анализлар да юк иде.

5 апрель әнинең йөрәге туктады. Кичерә алмаслык кайгы. Әмма әнине ярып караганнан соң аның коронавирус белән дә чирләгәне ачыкланды. Минем өстемә тәнкыйть, янау сүзләрен яудыра башладылар. Кайбер кешеләр миннән мөртәт, “изгой” ясадылар. Мин газиз кешемне рәтлечә, ул лаек булганча соңгы юлына озата алмадым.

Бүген рәсми рәвештә шуны әйтәм: мин, гаиләм коронавируска тест тапшырды. Нәтиҗәләре килде: МИНДӘ ДӘ, ГАИЛӘМДӘ ДӘ КОРОНАВИРУС ЮК!

Әмма сорауларым калды:

1. Әнием РКБда дәваланган килеш ничек коронавирусны эләктерә алган?
2. Аерым кешеләрнең, кайбер матбугат чараларының миңа карата яла ягу, эзәрләкләү, мыскыл итүе булды. Русия кануны нигезендә аларга җавап тотарга туры киләчәк. Социаль челтәрләрдә миңа әйтелгән барлык мәсхәрә, янау сүзләрен туплап, ул кешеләрне җаваплылыкка тарттырачакмын.

Шулай да әниемне дәвалаган, аның гомере өчен көрәшкән табибларга, медицина хезмәткәрләренә, кайгымны уртаклашып, ихластан миңа теләктәшлек күрсәткән кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән рәхмәт! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз!" - ди җырчы.

---
Матбугат.ру
№ --- | 10.04.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»