поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.01.2020 Сәясәт

Татарстанда балалы гаиләләргә дүрт төрле яңа социаль ярдәм күрсәтеләчәк

2020 елда Татарстанда балалары булган гаиләләр өчен яңа социаль ярдәм чаралары гамәлгә ашырылачак. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистларга Казанда ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышы алдыннан хәбәр итте.

«Безнең алда 2024 елга Россия Президенты Указы нигезендә фәкыйрьлек дәрәҗәсен ике тапкыр киметү бурычы тора. Республикада фәкыйрьлек дәрәҗәсе 7 проценттан артып китә. 2024 елга аны 4 процентка кадәр киметү бурычы тора. Без Бөтендөнья банкы белән Татарстанда кемнәрнең фәкыйрь булуын ачыклап, вазгыятькә анализ ясадык», - дип хәбәр итте министр.
 
Төбәктә фәкыйрьләрнең 95проценты - балалары булган гаиләләр икән. 16 проценты - күп балалы гаиләләр. Һәм тагын өченче характеристика бар. Бу эшләүче фәкыйрьләр. Беренче ике позиция буенча төбәктә балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтелә, дип яза Татар-информ.
 
«2020 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләрдә керем дефицитын компенсацияләү өчен, Татарстан Президенты тәкъдиме белән яңа түләүләр кертелде. Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә айлык пособие, ул аларның җан башына уртача керемен яшәү минимумына кадәр җиткерергә мөмкинлек бирә. Бу зур ярдәм — һәр кешегә 4 мең сумнан артык акча түләнәчәк. Гаиләдә биш бала һәм әти белән әни булса, бу 28-30 мең сум булачак», - ди Зарипова.
 
Шулай ук быелдан җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителәчәк.
 
Быелдан 3 яшькә кадәрге балалар өчен җан башына яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә елына 10 мең сумлык дару чараларына электрон сертификат кертелде. Моннан тыш, хәзер җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаган яңа туган балалары булган гаиләләргә балалар кирәк-яраклары бирелә. Җыелманың бәясе 8847 сум тәшкил итә.
 
«Шундый карарлар алга таба да булачак. Керем дефициты булган категорияләр социаль ярдәм алачак», — дип йомгак ясады Зарипова.

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.01.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»