|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2020 Шоу-бизнес
Фәрит Галиев “Шырпы таягы”, “Чехонь”, “Шүрәле” диюләренә: "Юк, үпкәләмим. Кызык кына булсын!"Юмор остасы, баянчы Фәрит Галиевне “Рәвешләр” төркеменнән яхшы беләбез. Берничә ел эшләгәч, состав таркалды. Әмма егетләр сәхнәдән китмәде. Фәрит, элеккечә, Әбри Хәбри белән эшли. Бергә комик рольләр тудыралар. — Юмор кайчак юк урыннан килеп чыга. Вакытында тотып алып, язып куярга гына кирәк, — ди Фәрит.
— Фәрит, “Баянда попурри”га клип төшергәнсең икән. Кайчан, ничек эшләнде?
— Нормада яшәгәндә, авыл саналса да, фатирда тордык. Әни, ниһаять, ике ел элек өй алды. Чөнки оныклар да артты, фатирга сыймый башладылар. Җәен гастрольләрдән, туй-юбилейлардан бераз бушаган арада өйгә ремонт ясаштым, булыштым. Быел мунчага чират җитте. Шул төзелеш эшләре белән мәшгуль булганда, әй, бер клип төшерим әле, дим. Мунча сала-сала сценариен башта “яздым” да, кич белән Балтач егетләре янына барып, барысын да аңлаттым. Нормада һәм күрше Кили авылында клип төшердек. Уйламаганда килеп чыкты ул...
— Концерт номерларын ничек уйлап табасыз?
— Кайчан ничек китереп “суга”, шулай табыла. Менә машинада барганда да туарга мөмкин ул. Элегрәк, 22-23 яшьлек чагымда, “Пацаннар”ның 1-2 нче өлешләре, “Марҗалар” төнлә языла иде. Ә хәзер, әллә олыгаю инде (көлә), җәен иртәнге якта бакчада яхшы иҗат ителә...
— Сәхнәдә кушаматны сиңа еш тагалар.
— Кушаматларга бай мин. Аларны Әбри генә куша инде. “Шырпы таягы”, “Чехонь”, “Шүрәле”, “Колга” ди. Боларны, көлдерер өчен, сәхнәдә әйтә.
— Ачуың килмиме соң?
— Юк, үпкәләмим. Без бит юмор хисле кешеләр. Кызык кына булсын! Үзем дә көләм әле. Балачактан бергә уйнап үскән дуслар “Фурка” дип эндәшә. Аны V-VI сыйныфларда куштылар. Шуннан бирле ияреп бара...
— Ничә бала үстерәсез?
— Кызыбыз Фәридәгә — 5, улыбыз Марсельга 3 яшь. Кызымны музыка мәктәбенә бирдек. Рәсемне бик матур ясый, җырлый, бии. Әбри Хәбри җырларын кабатлап йөри. Улыма әлегә машина булса, шул җитә...
(Тулырак "Ирек мәйданы" газетасының 19 декабрь санында.)
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|