|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.01.2020 Шоу-бизнес
Дубай чүлләре һәм серле шәрыкъ кызы - Айрат Сафин & DJ Радиктан өр-яңа КЛИП ПРЕМЬЕРАСЫАйрат Сафин & DJ Radik 2019 ел декабренең кыл уртасын Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә уздырды. Ял итү түгел, эш иде бу. 14-16 декабрь көннәрне егетләр монда клип төшерде. Видео үзен озак көттермәде - әзер дә булды. “Матбугат.ру”да бүген премьера: Айрат Сафин & DJ Radik башкаруында “Син мине” клибы. Видеодан күренгәнчә, Айрат һәм Радик серле шәрыкъ кызына гашыйк булалар. Бу кыз әле ары, әле бире күренеп китә. Тик, әллә бәхеткә, әллә кызганычка, бу чибәркәй егетләрнең төшенә генә кергән була. Дубай чүлләрендә мондый төш түгел, әллә нинди миражлар күренергә мөмкин! Видеода “Шантурс” дигән туристлык агентлыгы логотибы, “Казан” рестораны да күзгә чалынып китә. Бу очраклы түгел. Егетләр әлеге видеоны төшерүдә ярдәм иткән милләттәшебез – Гарәп Әмирлекләрендә үз эшен җәелдергән Исмәгыйль Шәңгәрәев һәм аның уллары Ислам һәм Мөхәммәткә рәхмәтле.
Бу видео ютубта, инстаграмда, башка социаль челтәрләрдә күпме карау җыяр – анысын вакыт күрсәтер. Әмма шунысын искә төшерик: “Ике йөрәк” клибы 2 млн карау җыйды. Татар интернеты өчен бу бик зур сан!
“Син мине”
Музыка:
Радик Яруллин (DJ Radik), Айрат Сафин, Марат Айдерханов
Сүзләр: Радик Яруллин (DJ Radik), Ләйсән Сабитова
Продюсер: DJ Radik
Идея авторы: DJ Radik
Сценарий: DJ Radik, Айрат Сафин
Оператор: Евгений Прокопьев
Ассистент: Ирина Савченко
Монтаж: Евгений Прокопьев
Рольләрдә: Vlada Horoshevska, Muhammad Al Balushi
--- |
Иң күп укылган
|