поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.12.2019 Дин

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе сүтелә дигән хәбәр чынмы?

Интернетта “Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең тарихи бинасын саклап калыйк!” дип исемләнгән петиция пәйда булды, ярты көн эчендә аңа 250ләп кеше имзасын салды. Петициядә язылганча, тиздән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе биналарына реконструкция эшләре башланачак һәм бу комплексның мөһим бер өлеше җимереләчәк. Мәдрәсә җитәкчелеге моны чираттагы фетнә дип атый.

“2020 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе биналары комплексына реконструкция эшләре башлана, ә алар республиканың архитектура һәйкәле булып тора. Әгәр бу комплексның мөһим бер өлешен җимерергә уйламасалар, без моны яхшы эш дип атар идек. Тукай урамы, 34а адресында урнашкан бу бинада, узган гасырның 90нчы елларыннан башлап бүгенгә кадәр, укыту эшләренең төп өлеше алып барыла. Проектта аның урынында яңа бина төзү каралган.
 
Тарихи объектны җимерү бәрабәренә яңаны төзү – бөтенләй кабул ителмәстәй эш! Безнең мәдрәсәгә тиздән 140 ел тула бит инде! Без – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре һәм аны тәмамлаучылар – бу матур һәм тарихи бинаны саклап калырга телибез! Бина каза хәлендә түгел һәм беркемгә дә комачау итми”, дип язылган петициядә.
 
Шунда ук мәдрәсә хакында фильмга сылтама да теркәлгән һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә язылган хат белән дә танышырга була. Петицияне язучылар аннан “Аллаһ ризалыгы өчен бу эштә ярдәм итүен” сорый.
 
Хатта әлеге мәдрәсә бинасының 1901нче елда Галимҗан Баруди тарафыннан салынуы, нигезен салганда танылган мәгърифәтче, ишан Зәйнулла Рәсүлев килеп азан әйтүе, татар халкының күп кенә күренекле шәхесләре биредә укып чыгуы языла.
 
“1993 елдагы яңадан ачылудан соң мәдрәсәне 4000гә якын шәкерт тәмамлап чыкты. Аларның 2300дән артыгы бүген дә ислам динен күтәрүгә хезмәт итә. Хәзерге вакытта мәдрәсәбездә 1157 шәкерт гыйлем ала.
 
Киләсе елда ТАССРның 100 еллыгы, 2022 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140 еллыгы, 2027 елда изге Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 еллык билгеләп үтелгәндә, бөтен татар халкы һәм Русиянең барлык мөселманнары өчен бик кадерле, истәлекле булган тарихи бинаны җимерү бер дә килешле эш түгел дип саныйбыз. Һәм без – данлыклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре – карап торып Баруди калдырган, халкыбызның меценатлары акчасына салынган һәм бүгенге көндә яхшы халәттә сакланган, күпме ихлас дога, Коръән аятьләре сеңгән һәм үзебез белем алган бинаны юк итәргә юл куя алмыйбыз. Хөрмәтле президентыбыз, без сездән Аллаһ ризалыгы өчен бу эштә ярдәм итүегезне сорыйбыз”, диелә бу хатта.
 
Ел ярым элек үк мәдрәсәнең сүтелүе турында шаукым чыккан иде инде. Ул чакта “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчелеге моны мәдрәсәгә якын торган сәүдәгәрләр чыгарган сүз генә дип атады. Бу хакта “Азатлык” язды.
 
Азатлык” “Мөхәммәдия”нең проректоры Зөлфәт Габдуллин белән элемтәгә кереп, бинаның сүтелү ихтималы турында сорады. Ул бу хәлләрне “фейк чыгарырга тырышу” дип атады.
 
– Кемдер фейк кына чыгарырга тырыша инде. Безнең мәдрәсәнең позициясе билгеле. Дөрестән дә, мәдрәсәдә төзекләндерү эшләрен башларга әзерлек алып барыла. Мәдрәсә җитәкчелеге белән килешенгән төстә бара ул һәм төзекләндерү вакытында безгә бина биреп торачаклар, укыту процессы да туктатылмаячак. Кайберәүләр монда ниндидер фетнә, сүз чыгарырга тырыша, тик безнең шәкертләр арасында андый сүз юк. Бәлки, бу читтәге кешеләр эшедер. Бу вазгыятьтән ничек тә үзләренә файда алырга тырышалармы, белмим. Без мондый әйбер белән килешмибез һәм мондый фетнәләргә бирешмәскә чакырабыз.
 
—​ Тукай урамы, 34а адресында урнашкан бина сүтелмәячәк, димәк?
 
— Юк-юк, сүтелә алмый да. Ул бит тарихи бина. Алар, бәлки, реконструкция дигән сүзне аңламыйдыр. Ул бик иске бина, аны төзекләндерергә кирәк. Анда капиталь төзекләндерү булачак. Моңарчы андый төзекләндерү булмаган. Әлбәттә, республиканың архитектур корылмасы буларак, аның тышкы кыяфәте дә сакланачак.
 
—​ Төзекләндерүдән соң анда нәрсә булачак?
 
— Әлбәттә, мәдрәсә булачак. Бөтен әйбер үз урынында калачак.
 
— Моннан ел ярым элек мәдрәсә янәшәсендәге кибет биналарының сатып алыначагы, шулар хисабына мәдрәсә киңәйтеләчәге хакында сүз булган иде. Мәдрәсә ябылачак, дигән сүз чыгаручылар да шул кибетен сатарга теләмәгән сәүдәгәрләр булырга мөмкин, дидегез. Ул сәүдәгәрләр белән уртак тел таптыгызмы? Барысы да үз биналарын сатарга риза булдымы?
 
— Әйе, без ул биналарны алдык, аларда да төзекләндерү алып барылачак һәм алар мәдрәсәгә кушылачак. Әйтәм бит, бу бик акрын һәм озак бара торган эш. Озак яткан әйбер кортлый, диләр бит инде. Менә бу фетнә дә шул кайбер кортлар пәйда булу күренешедер, миңа калса.
 
—​ Алайса, мондый фетнә чыгару кемгә кирәк булырга мөмкин?
 
— Аны мин дә уйлыйм инде. Бу төзекләндерү эшләре башкарылу, мәдрәсәнең киңюе безнең өчен зур файда булачак бит. Биналар да артачак, мәйдан да киңәячәк. Бәлки, бу кемгәдер ошамыйдыр. Безгә каршы булган кеше генә мондый сүзне чыгара ала, дип саныйм.
 
* * * *
 
“Азатлык” хәбәрчесе “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе янәшәсендә очраган шәкертләр белән сөйләште, әмма аларның бу петиция хакында әлегә берни белмәве ачыкланды.
 
Мөхәммәдия мәдрәсәсе
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырыла, әмма хакимият режимы үзгәргәннән соң 1918 елда ябылырга мәҗбүр була. Совет берлеге таркалгач, 1993 елда мәдрәсә Ленин исемендәге мәдәният йортында эшли башлый. 1998 елда элекке бина мәдрәсәгә кире кайтарыла.

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»