поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.06.2008 Шоу-бизнес

“ЯҢА АГЫМ” ҮЗЕНӘ ЮЛ САЛА

“Ал Канат”, “Иттифакъ” төркемнәре, Мубай, Исмаил, Иделия һәм башкалар 27 май көнне Яр Чаллы шәһәренең “Garage” клубында концерт куйды. Чаллы яшьләре татарча рок, блюз, хип-хоп, r`n`b башкаручыларның җанлы тавышларын тыңлады.

Яңа дулкын, яңа агым, яңа сулыш. Бүгенге татар җыр сәхнәсенә үзенчәлекле иҗатлары белән килеп кергән яшь музыкант-җырчыларны берләштерүче атамалар бу. Аларның яңалыгы – уртак агымга иярмичә, үзләренә аерым юл салуда.  “Бу татарга кирәкме, килешерме” дип баш ватмый алар, яраткан һәм үзләрен иркен хис итәргә мөмкинлек биргән музыка жанры һәм юнәлешләрендә иҗат итеп рәхәтлек кичерәләр.

Казанда егетләрне беләләр инде. Ара-тирә чыгышлары да булып тора. Ә менә Чаллы яшьләре бу җырчылар иҗаты белән нибары икенче тапкыр очраша. Беренче концерт узган елда Чаллының “Нур” яшьләр үзәгендә үтте. Быел исә яңа агым татар музыкасы шәһәрнең “Garage” клубында яңгырады.

 

ТАТАРЧА РОК БУЛАМЫ?

Пентатоника, мелизматика һәм башка теорияләрне читкә куеп, “Ал Канат” егетләренең җырларын тыңлап кара. Европага тартканмы? Булсын, рок-музыка үзе дә бит Европа җимеше. Рок – протест булса, бүгенге яшьләр эшләгән рок-музыка – татарның мескенлегенә, ачы язмышка буйсынуына протест түгелме? Гәрчә “Ал Канат” җырларында милләтче лозунглар яңгырамый. Тик егетләрнең үз-үзен тотышында, солистлары Артурның тавышында чиксез далалар да, кылыч чыңы да, кичке кызгылт шәфәкъ тә бар. Бәлки татарның ерак гасырларда калган көчле рухы бүген рок-музыка булып яңгырыйдыр?

 

МОҢ – МЕСКЕНЛЕКМЕ?

Түгел. Моны һәр чыгышында Мубай раслый. Талгын гына агылган тавышында күңелне тырнап китә торган аһәңнәр бар. Кайдадыр, кайчандыр алган яраларны ачып, сыкрата кебек. Моң шундый була микән? Бу  - төшенкелек түгел, өметле сагыш. Кызык күренеш: гел дискотека ритмнарына я һич булмаса баянга биергә күнекән яшь кызлар Мубайның гитарасына ияреп, үзләре дә сизмәстән, бии башлый. Кешене рухландырган, дәртләндергән моң мескен буламы? Әлбәттә юк.

 

ИТТИФАКЪ – ЯШЬ КӨЧ!

Бүгенге көн шагыйрьләре алар. Шигырьләре Роберт Миңнуллин яисә Ренат Харисныкына охшамаган. Бәлки аларныкы кебек телләре “җырлап” тормыйдыр, кайчак сөрлегеп тә китәдер. Тик кайбер шигъри табышларына халык шагыйрьләре көнләшерлек. Бу яшьләр беркемне кабатламый. Алар бүгенге көн “җимешләре”, шулай уйлый, тоя, җырлый. Алар талгын авыл кичләрендә моңланып йөрмәгән, шәһәр шавы астында тәрбияләнгән. Татар моңы шәһәр гөрелесеннән куркып, авылда яшәүне артык күрә. Тик бу егетләр иҗатында татарлык кырык таш диварны үтеп дөньяга саркып чыга, тыңлап карагыз! Американың “кара” кварталларында дөньяга килгән хип-хопны татар балалары шулай кулга ияләштерә алыр дип кем уйлаган? “Иттифакъ” төркеме яңа агым җырчылары арасында иң танылганы – аларның “Сәрләүхәсез” җыры, бернинди ротацияләр ярдәменнән башка, татар яшьләре арасында таралган. Алар аны телефоннарына күчереп яза, шалтырату сигналы итеп куя. Бүгенге заманда, дөньяда туган иң яхшы музыка бер көн эчендә кулыңа килеп кергәндә, “Иттифакъ” иҗатының җыр базарында көндәшлеккә сәләтле әйбер җитештергәнен дәлилли бу.

 

ЯЛГЫЗ РОК

Исмаилны “Алтын Урда”, “Ватан”, “Казан” җырлары буенча беләбез. Этник мотивлар һәм ритмнарны рок-музыка калыпларына кертү осталыгы бар егеттә. Моны һәркем эшли алмый. Милли моңнар – тулы бер халыкның мирасы булып, аның энергетикасын саклый. Ә рок – үзе бер дөнья. Бу очракта Исмаил иҗатында Көнчыгыш һәм Көнбатыш очрашкан. Капма каршы ике дөнья. Тик аларны берләштерсәң, икеләтә көчле музыка туа кебек. Соңгы араларда Исмаил ялгыз моңланып утыручы рок-музыкант булып сәхнәгә чыга. Мәхәббәт лирикасы – җырчы иҗатының тагын бер ягы.

 

ИДЕЛ КЫЗЫ

Яңа агым җырчыларын без күнеккән татар эстрадасыннын тагын бер нәрсә аерып тора. Ясалма оялчанлык, төчелек юк аларда. Бу җырчыларның чыгышы – тамашачы-тыңлаучы белән тигез аралашу, бер күңелнең икенчесе белән әңгәмәсе. Болар сәхнәдә үзен ирекле һәм иркен тота. Сәхнәдә ни кылансалар да, ихлас эшлиләр. Шуңа да Иделиянең күн чалбардан, кыска топтан чыгуы вульгар күренми. Бу “йолдызчык” сәхнәдә ымсындыргыч хатын-кыз образын тудыра икән, моны аңлап һәм чамасын белеп эшли. Ә бит татар эстрадасында чынлап торып сәхнәдә хәрәкәтләнә алучы җырчылар бер-ике генә. Чөнки моның өчен үз өстеңдә даими эшләргә, һәрвакыт формада булырга кирәк.

Шәһәр татар яшьләренең үз субкультурасы булырга тиешлеге бәхәссез. “Үзебез” хәрәкәте татар телле яшьләр мәдәниятен яшь буынны милли традицияләребезгә тартуның, ахыр чиктә, аларны татар итүнең бер чарасы дип саный. Сыйфаты буенча Ауропага тиңләрлек заманча музыкабыз булса, татар яшьләре чит мәдәнияткә күчмәс тә иде.

Ике ел элек Бөтендөнья татар яшьләре форумы яңа агым татар музыкасын үстерү һәм танытуга ярдәм итүне үз карарларына кертте. Чаллыдагы концерт шул карарны тормышка ашыру йөзеннән эшләнде. Бу үзенә күрә бер сынау да иде. Агрессив реклама булмаса да, бу музыкантларның исемнәре поп-йолдызларныкы кебек радио һәм телеэфирдан сәгать саен яңгырап тормаса да, концертка кеше шактый күп килде. Мондый музыкага ихтыяҗ бар. Аны тагын да үстерергә, җырчыларның иҗатын камилләштерергә, яңа талантлар эзләргә кирәк. Форум резолюциясендә Казанда мондый җырчылар өчен аерым үзәк тә булдырырга кирәклеге әйтелгән иде. Кызганыч, әлегә бу карар кәгазьдә генә кала.

Шунысы ачык – яңа агым дөрес юнәлештә һәм аны туктатып булмаячак. Бу җырчыларның яңалыгыннан, башкаларга охшамавыннан кайберәүләр курка да, татарлыктан китү дип тә саный. Ә минемчә, татар җырының яңарышы, көчәюе, үзенә тагын да киңрәк юл салуы бу.

 

Чаллыда концерт оештырырга ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт!

“Яңа гасыр” радиосы

“Чаллы-ТВ”

“Күңел” радиосы

“ТатАрт”

Бөтендөнья татар конгрессы

“Идел” яшьләр үзәге

“Алмаз-холдинг” – Чаллы

ИНЭКА (КамПИ)

 

Фотода: Иделия. 

Автор фотосы.


Алия САБИРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 04.06.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»