• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
Туган көннәр
  • 18 Октябрь Кадрия Фәтхуллова
  • 18 Октябрь Илсур Хадиуллин
  • 18 Октябрь Равил Бохараев (1951-2012)
  • 18 Октябрь Юныс Сафиуллин
  • 18 Октябрь Әнвәр Гобәйдуллин (1922-2012)
  • 19 Октябрь Рәүф Игъламов
  • 19 Октябрь Рәсим Хаҗиев
  • 20 Октябрь Нәбирә Гыйматдинова
  • 20 Октябрь Алсу Каюмова
  • 20 Октябрь Александр Сладковский
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021
  • Тэртипле, начар гадэтлэре булмаган 1 кызга Гарифьянова урамындагы 2 булмэле фатирнын 1 булмэсен вакытлыча яшэп торырга бирэм. 8917 8738213 (ватсап)
  • 3 яклы карандаш бура 6 3 ле утын бэясеннэн бирэм арча районында бужа авылы 89869031182
  • Регпалата янында бер бүлмәгә кеше кертәм. 6 мең сум. 89172618276
  • Эш эзлим. Казан кызы. Югары белемем бар. 89625485476 Лэйсэн. Секретарь, офис эшлэрен белэм. Начар гадэтлэрем юк.

 

 

 
Архив
 

17.06.2010 Җәмгыять

ГАМИЛ НУР: «ТУЙНЫҢ МАКСАТЫ – ДӘГЪВАТ»

Кеше өчен иң күңелле бәйрәм ул – гомергә бер була торган туй көне. Бүген күпчелек милләттәшләребез бу истәлекле бәйрәмне шәригать законнарына туры китереп уздырырга тырыша. Хәмерсез туйларның серләренә төшенер өчен без шоумен, журналист, дистәләрчә халыкара фестиваль оештыручы һәм алып баручы, дистәгә якын китап авторы, «Шәрык» клубын торгызучыларның берсе һәм активисты, «Супер Тамада» тәхәллүсе астында эшләүче Гамил НУР белән әңгәмә кордык. Соңгы елларда ул оештырган хәләл туйлар бик популяр.

– Гамил, сез ничек тамада булып киттегез һәм ни өчен хәләл туйларны сайладыгыз?

 

– Барысы да яхшылык эшләргә теләүдән башланды. Тамада – электростанция, кояш кебек кеше. Ул энергия, нур таратырга тиеш. Вампирлар тамада була алмый. Башта бер дустың сорый, аннары – икенчесе. Тик алар синең аек тормыш алып баруыңны аңлап бетерми. Аннары ул исерекләрдән туясың да җитте дисең. Мин дә бер заманны, «мулла кушмый» диеп, авызларын каплап җиңел генә котылдым. Монысы 1995 елда булды бугай. Баштарак елына бер туй була иде. Мин бит әле 2002 елга кадәр бушка, изге ният өчен эшләдем. Хәзер исә инде андый туйлар Казанда атна саен үтә. Исерекләр көен көйләү түгел инде, бик күңелле эш.

 

 – Бүгенге көндә хәләл туй үткәрү гадәттән тыш күренеш кебек тоела. Элек – совет чорына кадәрге туйларда хәмер куелганмы?

 

– Диндарларда туй аракысыз үткәрелгән. Диннән ерак торган ярыммәҗүсиләр туенда исә ачы бал, уен-көлке, җыр булган. Хәлбуки, исереклеккә тыныч караучы галимнәр шулай яза. Ә миңа исә бернинди туй да булмаган кебек тоела. Нинди туй инде анда? Ашарына яки кияренә булмаган кеше ничек туй ясасын? Кызны урлап йә сорап алып кайтканнар да кечкенә генә никах ясаганнар, бетте китте вәссәлам. Бүгенге туй ул – «совок» (совет чоры) традициясе. Алтмышынчы елларда авыллардан шәһәрләргә, шахталарга күчеп килеп яшәп ятучы татарлар гармун һәм чәркә белән бәйрәмнәр ясый башлады. Җитмешенче елларда бу күренеш гадәткә әверелде. Шулай дәвам итә дә. Кайбер якларда үз гадәтләре өстәлгән. Туйны туганнары, ата-анасы сүзләр сөйләп, моң белән тутырса гына татарча формат туа. Ә мөселман туена исә дога, рухият кирәк.

 

– Мөселманча туйлар күбрәк авылда популярмы, әллә шәһәрдәме?

 

– Бик дини авылларда һәм зур шәһәрләрдә. Исерек авыллар өчен исә хәләл туй балет кебек үк ят нәрсә.

 

– Мәҗлесне хәмерсез уздырырга җыенып йөрүчеләрне иң борчыган сорау: хәләл туйлар күңелсез үтмиме соң?

 

– Салават концертларында яки «Мунча ташы»нда да сәхнәдән аракы өләшмиләр бит: күңелле була. Уңмаган артист исә, аракы эчертсә дә, халыкка ярый алмый. Тамада уңган булса, туй начар булмый ул. Хәзерге байлар туйда сүз сөйләтүдән курка бит. Исерек яки беркатлы туганнары ялгыш яки күп сүз сөйләп эшне бозар, диләр. Яшерер нәрсәләре дә була. Шуңа күрә кыйммәтле артистларны чакыралар да бәйрәм буена шуларны җырлаталар. Концерт туе, балаган, кәмит-шоу килеп чыга. Бу кемгәдер ошый, кемгәдер юк. Хәмерсез туйда да кайберләре шулай иттереп аз сөйләтеп, күп кәмит ясауны сорый. Ә бит зурдан кубып өстәлләр әзерләнгән икән, димәк инде, туй матур булачак. Аны аек акыллы кешеләр берничек тә боза алмый. Тиле-миле сүзләр кычкырып туйның ямен җибәрүче исерекләр дә булмый.

– Хәмер эчүдән башка тагын нинди чикләүләр бар?

 

– Чикләүләргә килгәндә: кайбер туйда хатыннар аерым утыра, алар катнашмый. Йә бөтенләй аерым бүлмәдә булалар: ул вакытта безгә бик рәхәт. «Кеше хатынын сөйләштермә», – дип, ирләре дә бәйләнми, кирәкмәгән җирдә хатыннар да кысылып утырмый.

 

– Кунакларның яртысы диндар, кайберләре дөньявирак булырга мөмкин.

 

– Сирәк очракта гына яртысы диндар була. Гадәттә кияү белән килен, аларның берничә дусты гына намазлы. Калганнары гадәти руслашкан «совок» татарлары. Алар булмаса, мин дә эшсез калыр идем. Мине нәкъ менә ике арада күпер, дуслаштыручы итеп чакыралар да инде.

 

– Мондый очракларда нинди уртаклык табасыз?

 

– Беренчедән, алар кияү белән киленне ярата. Шуның бәрабәренә булса да, биш сәгать аракы эчмичә тора алалар. Дөрес, алкашлар кайбер вакытта урамдагы киоскка барып сыра эчеп керә, эчүченең авызын тегеп куеп булмый бит. Әмма кунакларның күпчелеге йә сабыр итеп, йә гыйбрәт алып утыра, аек итеп ял итү күнекмәләрен ала. Яхшы шок.

 

– Туйны шәригать кануннарын бозмыйча үткәрү – күбрәк яшьләрнең теләгеме, әллә ата-ана таләбеме?

 

– Яшьләрнеке, алар бит яңа карашлы. Кайбер ата-аналар, туй өчен акчаны без түлибез, бәйрәм безнеңчә булсын, дип миңа шалтырата. Иң курыкканнары: күршеләр, туганнар гаепләмәсме, саран димәсләрме, янәсе. Мин әйтәм, юк. Һәркем үз мәшәкате белән кысылмыйча яши бит хәзер. Туй ясамасаң да гаепләмиләр. Икенчедән, бик юмарт булсаң, җырчы Салаватны йә Хәнияне чакыр, дим. Яхшы альтернативамы аракыга? Бу аргумент аларны Брежнев чорыннан бүгенге заманга кайтара. Ата-аналарга аракының инде күптән «аутсайдер» (төшеп калган) кыйммәткә әверелеп баруын аңлатам. Аннары минем видеоларны карыйлар да тынычланып, риза булалар. Тик, дустым, күпчелек башкача хәл итә. Бездә бит ата-аналар сүзе закон түгел, а балаларныкы. Шул гадәтнең бу очракта файдасы була: ата-аналар баларына каршы килергә курка, күпчелеге баласының дини карашын хөрмәт итә.

 

– Сез туйлар ясаучы агентлыкларда «Мөселман туйлары» семинарларын да үткәрәсез.

 

– Гади халык безне таныш-белеше аша эзләп таба. Ә агентлыклар гадәти «мажориклар» яки «акчалы буратинолар»га хезмәт күрсәтә. Шуларга «нәрсә ул никах», «кызымның әти-әнисе татар, никахсыз бирмиләр, нишләргә», «муллага ничә сум түлисе», «Кол Шәриф»тә никах укыту күпмегә төшә» ише сораулар белән еш мөрәҗәгать итә башлаганнар. Кайберләреннән хәләл туй ясауны да сораганнар. Агентлыклар аптырашта. Семинарларда миңа шундый сорауларга җавап бирергә туры килә.

 

– Туйга сценарийны ничек уйлап табасыз? Уеннар үткәрүдә авырлыклар тумыймы, аларның кайберләре мөселманнарга туры килмәскә мөмкин бит?

 

– Бүген кешене гаҗәпләндерү авыр инде. Бары тик яхшы эчтәлек, җылы атомосфера белән генә бәйрәм ясап була. Туйны ток-шоу форматында ясыйм. Аудиториягә карап уеннар сайлыйм. Дөресен генә әйткәндә, көнбагыш чиерткән кебек җиңел эшлим, шулай күнеккән инде. Хәтта коры асфальтта, аппаратурасыз да мең кеше белән идарә итеп бәйрәм ясаганым бар. Тик алдан ук хәбәр итсәләр, һәр туйга соңгысы кебек яхшы итеп әзерләнеп барам. Ни теләсәләр, шуны оештырам. Йөз төрле кеше, йөз төрле зәвыкка эшлим. Кичә дәвамында кемнең нәрсәгә оста булганы да ачыклана. Туй бит балалар бакчасындагы «утренник» яки концерт түгел, сценарие шартлы гына була. Бар тәме – яңа туганнар белән уртак ачышлар ясауда, сюрпризлар китереп чыгаруда. Һәр туй үзе спектакль йә Андрей Малахов шоуы кебек килеп чыга.

 

– Сезнең, тамада буларак, хәләл туй алып баруның аерым кагыйдәләре бармы?

 

– Бар: максимум хәләл, минимум хәрам.

 

– Мин хәләл туй үткәрергә җыенып йөрим, ди. Чакырган кунакларга бәйрәм чарасының хәмерсез узачагын алдан хәбәр итәргәме, әллә ул сюрприз булып калсынмы?

 

– Андый сюрприз диннән ерактарак торучы туганнарыңнан битәр синең намаз укучы егетләреңне авыр хәлгә калдырырга мөмкин әле. Күз алдына китер: алар каршына ярымшәрә кыз туганнарың килеп утырса, нишләрсең? Бездә кызлар бәйрәмгә фахишә стилендә киенеп бара бит: телевизорда шулай күргәннәр. Шуңа күрә алдан ук кисәтеп куй: йә хиҗаб кисеннәр, йә тыйнак киенсеннар. Шулай ук «запой»дагы ир туганнарың килсә дә ямьсез: сулышлары – һаваны, кызыл борыннары кәефне бозачак.

 

– Иң мөһим сорауларның берсе: Сезнең хезмәт күпме тора?

 

– Нульдан алып илле меңгә кадәр. Мин француз социалистлары кебек эшлим. Бик күп чараны бушлай ясыйм. Әйтергә дә кыенсынам хәтта, барыбер ышанмассың. Сукырларга һәм тулы гарипләргә дә бушлай. Ә әрсезләрдән, киресенчә, югары бәя сорыйм. Ошамасалар, баш та тартам, ис китми. Менә әле генә берсе кыйммәтле ресторанда 150 кешегә 300 мең тәңкәлек менюга, беркемгә кирәк булмаган шарларга заказ биргән дә зар елап утыра. Банкрот, имеш. Әйттем: мин сезне үзем 50 меңгә пешереп ашатам, дидем. Ул очракта унбиш меңгә килеп сиңа мәдәни хезмәт тә күрсәтә алам. Ә синең 300 меңлек исраф рестораныңа 50 меңгә дә килмим, дидем. Ул безне ун меңгә кодаламакчы иде. Казанда яхшы тамадалар бригадасы, гадәттә, бу айларда 25 меңнән башлый.

 

– Гомумән, Сезнең карашка, ник туй үткәреп мәшәкатьләнергә?

 

– Кешенең өч туе бар. Бәби туен һәм җеназасын ул үзе оештыра алмый. Шуңа күрә кызыл туйны ясар өчен яшьләр аеруча тырыша, аның өчен борчыла. Бик күп чыгымнар да тота. Аеруча ашауга акча күп китә. Ә ашау, кызганычка, кешедән бер көндә чыгып бетә. Ул майонезлы салатлар, майлы итләр кешене үтләтә дә әле. Ә менә туйда алынган рухи кыйммәтләр, эмоцияләр исә мәңге истә кала. Хәтта кемнедер дин юлына китереп, яшь кияү һәм киленне җәннәтле дә итә ала. Мин дә аларга баштан ук төп максатны әйтеп куям: дәгъват (дингә чакыру, өндәү). Шул очракта гына туеңның кирәге бар.

Илдар ГАБИДУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

№89 (48605) / 28.06.2010 15:04:44

ии бер тамада аеклар бит алар синен килделе-киттеле мэзэк вэ уеннарына игътибар бирмэскэ момкиннэнр, менэ шул аекларны кыздырчу ГАМИЛ НУР нын тел ал тизрэк, матур гына сойлэш абзан белэн, уд профессианаль чынлап эйтэм минем туйны да ул алып барды, мен рэхмэт инде ана
+7987296602

№88 (48527) / 26.06.2010 17:48:35

Бер туемны аракысыз ясарга куштылар. Гамил Нурнын телефонын языгыз эле. Сорыйсы сорауларым бик куп. АЕКЛАРДАН БИК КУРКАМ . . .

№87 (48518) / 26.06.2010 14:09:32

акыллы кешелэр дэ утыра башлады монда, менэ дигэн топле фикер синдэ хэм тирэн акыл маладис

№86 (48501) / 26.06.2010 12:16:16

хет бу арада, кызу коннэрдэ ап-аеклар!

№85 (48500) / 26.06.2010 12:14:15

Һммм, "аек кешенен ботен нэрсэдэн гаеп эзли торган гадэте бар" Димәк М.Ру да барыбыз да шып-шыр айныклар. Хотя бы монсы сөендерә.

№84 (48494) / 26.06.2010 11:56:13

да дуслар, аек кешенен ботен нэрсэдэн гаеп эзли торган гадэте бар. ашлары тозсызрак, чэкчэклэре таралып киткэн, салатларына суган тутырганнар...

№83 (48490) / 26.06.2010 11:12:53

Туй уздыру мәҗбүри дип әйтмәсәм дә, мин хәләл туй яклы. Гамил уздырган туйда булганым юк, шулай да аның өлеше кергән мәдәни чараны күргәч, бик шәп булды дип әйтә алам. Исерекләр тулы туйны теләсә кем алып бара, аек туйны уздыру бик авыр, мин аны үз җилкәм белән сынап караганым бар.

№82 (48414) / 25.06.2010 08:13:15

ии кортка минем землянкка тугел уз исемемэ язылган йортым бар, табигате супер кайтта тор ,шуна курэ сезнен кебек кияулэр белэн б эхетсез булу нигэ кирэк, куп сойлэмэм ике катлы караватынннан егылып тошуен бар

№81 (48411) / 25.06.2010 00:16:43

Соры корт, замана хатыннары досуг кызларыннан койтырак. Бесплат ятучы юк. Шунга курэ бизнес яши, бозаулар ужымга чаба. Белмэсэн, озак итеп яшэп кара.

№80 (48409) / 24.06.2010 23:51:40

Реалист
Нишлисең, һәркем үзеннән чыгып, фикер йөртә. Әлбәттә, 4-5 тапкыр өйләнергә җыенасың икән ("Ике хатын алып аерсан") туйның кирәге юк. Алай булганда, "досуг" кызларын гына чакыру җиңелрәк түгелме? 

№79 (48408) / 24.06.2010 23:45:24

Абый жаным, туйны без кирэк димибез. Аны кыз кеше тели бит.

№78 (48406) / 24.06.2010 23:39:45

Э илледэ безнен ой Дом симпсоновка эверелэчек :) Соры корт, син кайда яшисен? Балалар белэн бергэ шатлык кына тугел, куп хэсрэт, михнэт тэ килэ. Тездэн тошкэч койдерэ башлый. Илледэ сине алар фатир, машина сорап тилмертэ башлый. Житмештэ инде оныкларга да эш, университет, фатир кирэк була. Кыскасы, безгэ улгэнче эшлисе. Уз тормышыбыздан идиллия яки идеал ясап кеше алдап утырмаска иде. Соры корт, синен фикер дорес тугел.
20 дә акылың булса, яшьлеген булмады диган суз. 30 да гаиләсе юклар 70 протсент халык, алар бу вакытта аерылышкан була. Кайгырма, кабат ойлэнерлэр. Ике хатын алып аерсан, 40 та фатыйрың булмаячак. Булмасын да, доньяда туксан протсент кешеда уз фатиры юк. Ник кирэк ул? 2 миллион сумга алып, 3 миллион кредит тулярагме? Кешелэр гомер буе тулай торакта да яши, бик бахетлелар. 40та өйең бала-чага тавышы белән тула, э кошмарлары сонгарак була. Кот - синга да килэчэк. Безне генэ читлэтеп узмас. Шунга курэ туйлар ясап тору кирэкми.

№77 (48405) / 24.06.2010 23:38:45

№75.
Чак кына ялгышкансың, туган, ике катлы котедж түгел, ике катлы крават)))...
Булганына шөкер итәргә, бу дөньяда рәхәтен күрергә кирәк.

№76 (48404) / 24.06.2010 23:31:54

абау! ярар соры корт ике катлысын алып китәр! Ә син җиргә сеңгән землянкаңны алып китәрсеңме? Анда землянка кирәк түгел, җир бөтен тирә якта буласы!

Ләкин ул дөрес сөйли! Нормал мөселман ире бу яштә башлы-күтле булырга тиеш!

№75 (48403) / 24.06.2010 23:26:09

кеше хэлендэ ни эшен бар, укып духтыр буласын бармы эллэ)) синен ике катлы котеджын бар дип ишеттем шэп инде бу рэхэтен кур, теге доньяга алып китэрсен инде узен белэн

№74 (48391) / 24.06.2010 22:19:05

20 дә аклың юк икән-булмаячак, 30 да гаиләң юк икән-булмаячак, 40 та фатыйрың юк икән-булмаячак.
40та өйең бала-чага тавышы белән тулмаса, кошмар белән тулачак.

№73 (48388) / 24.06.2010 22:10:47

ана болай да барлык шэрык кызлары гашыйк, сайлау момкинлеге зур , башлары эйлэнэ

№72 (48353) / 24.06.2010 19:28:34

кайчан табыр икән? сакалы агаргачмы?

№71 (48292) / 24.06.2010 10:14:25

мэхэббэтен эзли, ул ярата торган ярлар табылмаган эле

№70 (48247) / 23.06.2010 21:30:52

бу абыйга ничә яш икән соң? Үзе мөселман- үзе һаман өйләнмәгән?! Шәригат бик яратып бетерми бит, вакытында гаилә кормаган кешеләрне.

№69 (47950) / 21.06.2010 06:47:07

Кызлар очен туйда матур итеп утыру бик мохим айбер!

№68 (47949) / 21.06.2010 00:18:02

Ил!! син чыннан да саран шул, гомер буе хыялланган бит инде ак кулмэк кияргэ кызлар, сезгэ шул аклыкларын , сафлыкларын саклаганнанр икэн ичмасам бер кон ак кулмэк кияргэ хаклары юк микэнни сон аларнын, ну монысы чыннанда мэгьгэсезлек

№67 (47899) / 20.06.2010 19:39:19

ил
Әлбәттә, сезнең фикер дә урынлы, ләкин - бер авызы пешкәннәр өчен. Авызы пешмәгәннәр, тормышны бер генә - гомерлеккә корам дигәннәр башкача уйлый шул. Алар белән дә килешәм, күбрәк килешәм.(сүгенмик, зинһар өчен, ил).
Соры корт белән килешәм.

№66 (47898) / 20.06.2010 19:13:21

ил №65
Әгәр дә син гомереңдә бер генә туй үткәрергә җыенасың икән, ул истә калырга тиеш түгелме? Яхшы, якты бәйрәм булып. (Әлбәттә Сөләймән пейгамбәргә, 100хатынга, 100туй кирәкмәс иде, Мөхәммәт(СГВ) пейгамбәрнең дә бичәләре берәү гнә булмаган.)

№65 (47897) / 20.06.2010 19:01:41

капец!

свадьба в кредит!
(ругаться щас тут запрещают...)


ах да.
и да
мин саран, кәләшкә туй күлмәгенә акча тыгасым килми!

№64 (47896) / 20.06.2010 19:00:49

Әйтмим(дуслар белә)
Күпләрнең, бигрәк тә диниләрнең, хәзер ташланасын беләм, шулай да, молодцы, дәрес эшләгәнсез, Алла биреп, гаиләләре ныклы булсын, тигез гөмер итсеннәр! 

№63 (47895) / 20.06.2010 18:52:28

/тупизм!!!ул кызларда.//
Килешеп булыр иде, әгәр: эгоист булсам, дөньяның ачысын-төчесен татымаган булсам, өч бала үстереп ярәштермәгән булсам.
Төпчек кызым кияүгә чыкканда (без - түбән катлам), уртачадан(түбән катламның) яхшырак итәсе килде.
- Ярар кызым, үзегез карагыз, минем андыйга чутым юк икәнен беләсез, - дидем.
Без булышканга өстәп, кредит алдылар(икесе), үзләре(кызым) теләгәнчә туй иттеләр. Чакырылган кунакларның күңеле булырлык булсын, дип шулай эшләгәннәрен беләм. Түләп бетерделәр инде.
Зарланмыйлар әлегә.

№62 (47894) / 20.06.2010 18:44:35

күке
Ике ел рәттән ,бездән сонгы курс барды. Комбаенда эшләп, кемнең баеганы бар? Өйләнүем Пүчинкәдән соң 11 ел үткәч кенә...

№61 (47892) / 20.06.2010 18:35:07

конечно комбайнда акча ургач кына өйләнгәнсең бит!

сез ике ел рәттән килгәнсез икән ул колхозга

№60 (47891) / 20.06.2010 18:15:32

күк-ке,
Үзләрен дини диючеләрдән башкалар, туй кирәкми димәде ич әле. Минем үземнең ике туй булды: берсе Иртышта(Вагай р-ны, Төмән өлкәсе)икенчесе туган авылымда. Аллага шөкер, икесе дә, бичәм белән минем исәпкә. 

№59 (47890) / 20.06.2010 18:08:23

берсе дә:- мин саран, кәләшкә туй күлмәгенә акча тыгасым килми!-димәгән тагын!
Тупизм имеш. алай булгач ник сайлап маташасыз, әниегез табып биргәнгә риза булыгыз да, яшәгез!

№58 (47889) / 20.06.2010 17:29:45

ах да.
Руслан, Соры корт,

солидаризируюсь!
:)

№57 (47888) / 20.06.2010 17:21:30

Руслан №55
Авызыңа бал да май! Үземнең дә кыз үсеп килә, син язганча булса иде, Аллаһы ризалыгы белән!

№56 (47887) / 20.06.2010 17:20:01

// Ил, вэли хэнэфи мэзхэбе буенча шарт тугел. //
вообще, я в курсе, естессно.
заманында бер дәүләт конторасы комиссиясе составында мәдрәсәләрне инспектировать итеп йөргәндә именно шул хакта сорый идем шәкертләрдән.
ну, әлмәт. или буа якларында.
менә шунда аңлашыла да инде, мәзһәбне ничек тотулары.
шәкертләр белмиләр иде...
и это ещё әллә нинди авыр гакыйдә проблемалары түгел. ә просто бытовой нәрсә. ягъни мәсәлән, булачак имамнар еш очраша торган мәсьәлә.
угу.

№55 (47885) / 20.06.2010 17:13:02

Раббым сакласын! Исэн сау устереп уз ризалыгым белэн кияугэ бирергэ насыйп булсын!

№54 (47884) / 20.06.2010 17:00:55

Руслан
"уз кызым минем рохсэттэн башка кияугэ чыгуын дэ куз алдына китрэ алмыйм." Күрәсе бар икән әле башкайларыңның.

№53 (47882) / 20.06.2010 16:55:46

Ил, вэли хэнэфи мэзхэбе буенча шарт тугел.
Хотя хэзерге аталарны вэли дп атап та булмый инде.
Шул ук вакытта уз кызым минем рохсэттэн башка кияугэ чыгуын дэ куз алдына китрэ алмыйм.
Бер хэдистэ вэлисез никахланган кыз никахы - недействительный диелгэн.

№52 (47881) / 20.06.2010 16:39:11

//мәҗлес күрке// - неважно.
өй күрке важно.

№51 (47879) / 20.06.2010 15:49:43

тупизм!!! ул кызларда.

№50 (47870) / 20.06.2010 13:30:47

Ил! тиз генә таба алмассың ахыры...
бөтен кыз бала үз туенда матур киенеп, мәҗлес күрке булып утыру турында хыяллана.

№49 (47864) / 20.06.2010 00:52:57

Нух,

ну да. говорю же.
теперь осталось единомышленников найти. ну, в смысле, единомышленницу :)

№48 (47862) / 20.06.2010 00:49:40

Туйларның аракылысында да, аракысызында да булган бар. Икесе дә кирәк нәрсә түгел. Илебез белән солидарен, шулай булгач.
Мулла чакырып, никах укытасың да, бетте-китте. Ну и загска барып кайтасың, әлбәттә.

Туй - мазохистлар оясы.

Кияү-кәләшкә аны утырып чыгасы бар, напрягы зур, кстати. Ата-аналарына - расход, кунаклар да бүләк алып килергә тиеш. h.б. Ә, тагын җар шундый мазохистлар - туйдан соң шуны ВИДЕОдан карыйлар, полный анализ белән.

Любой туй да - җен туе.

Әле карап торам бер көнне "кортеж"га - су буе тезгән булганнар машиналарын, ә шул машиналар арасында ике-өч кенә иномарка бар. Күз алдына китерәсезме ул "кортеж"ны? Ха-ха. Ни күрсәткән була инде алар? Кая баралар? Утильгә сдаваться итәргәме?

Мәкаләне укып тормадым, гафу итәрсез, башындагы сүз аңлашылмады чөнки.

№47 (47860) / 19.06.2010 23:47:01

о, кста, вспомнилось.
безнекендә алып баручылар тора-тора \"әйдәгез, бокалларны ... күтәрик\" дип куялар иде.
привычка :)

№46 (47857) / 19.06.2010 23:13:18

Ил исэн икэн, шунысы шатлык. Аллага шэкер... Э мэселман туенын чыны хатын-кызлар аерым, ир-атлар аерым бэйрэм иткэндэ генэ действителни. Э аракысыз туй ул эле моселман туе дигэн суз тугел.Гамил дэрес эйтэ, чынлап та эчемлекле туйдан кунелсезрэк булмый ул туйлар да. Ничек алып барып, ничек алып кайтасын инде, жэмэгать... Мин сезгэ дистэ елдан артык тэрле бэйрэмнэр алып барган кеше буларак эйтэм - сонгы 4-5 елда аракы эчу модасы бетте. Ин тубэн дэрэжэле туйларда да беркем исерми хэзер. Гамильгэ унышлар телим, кэнишне. Финанс кризисы читлэп утсен сине, коллега.

№45 (47811) / 18.06.2010 23:09:37

өйләнергә теләмим дип аңларгамы соң бу сүзләрне Ил?
күз атып йөргән берәр кыз бардыр ла инде! Син бит сукыр түгел.
но өйләнерсең димәк сәгатең сукмаган!

№44 (47807) / 18.06.2010 22:54:25

күке,

//Читтән генә булса да барып карап торыр идем
бик күрәсе килә Гамил Нур алып барган туйны!//

неее, ну уж нет.
кичә әрыкка чакыртып алды тамадабыз.
ии, ашыгып җүгереп бардым.
өмет тулы җөрәгем, мин сезгә әйтим.

ә ул миңа вот. шулай диде.

так что. уж точно аны җәшмим.
туй - просто.
аңлаттым бит инде.

вечный огонь, сузылып җаткан мужик, (яңа мода-) кол шәриф мәчете - фтопку!

всё просто должно быть.
вәлиләр, шәһитләр, имам. (последнее и не обязат)
:))

менә, аңладыгызмы инде, тамаданың өмете ник өзелгәнен? аның кадәр дурак табалмассың ди.

№43 (47801) / 18.06.2010 22:32:19

чи татар №25
"төче коймак"-блин Хикмәт нинди сүз белән язылуда түгел, сүзгә нинди мәгънә бирүдә. 

№42 (47798) / 18.06.2010 22:11:44

тәк димче! бәлки үзең алынырсың бу эшкә?!
куркам да әле үзем, өйләнсә безнең белән сүз көрәштерергә вакыты калыр микән?
Вакыты калса да теләге калмавы мөмкин.

№41 (47797) / 18.06.2010 22:05:05

//кому ты нужен, ди//
менә нужен дип язып та карадым инде...
(оялып кызара торган самйлик)

№40 (47796) / 18.06.2010 22:03:43

Ил, сине яратучы кызлар бар. Ашыкма. Бар Матбугат.ру синга гашыйк!

№39 (47795) / 18.06.2010 21:57:28

юк! нишләп мин аңа ачу сакларга тиеш ди?! Кичә аңлаткан идем аңа мөнәсәбәтемне. Ниндидер симпатия бөреләнә башлады күңелдә аңа карата!
Әйтәм ич 1-2 көн күренмәсә, дәшеп чыгарабыз! дип.

№38 (47794) / 18.06.2010 21:54:18

күке
"билләхи туеңа буш килмәс идем" мондагы дуслыгызга караганда, бүләк: йомырка яки помидор булырга мөмкин))) 

№37 (47792) / 18.06.2010 21:21:42

Илкәем! Зинһар өйлән әле! Читтән генә булса да барып карап торыр идем
бик күрәсе килә Гамил Нур алып барган туйны!
билләхи туеңа буш килмәс идем!

№36 (47790) / 18.06.2010 20:14:20

Гади кеше,

//Аракысыз ясалган туйны беркайчан да кургэн юк //
ну вот и плохо.
минем катнашканым да бар :))


\\\"Супертамада\\\"дан скидка сораган идем.
а он на мне поставил крест.
кому ты нужен, ди.
в общем, туй күрәсем юк икән инде...
стакан воды некому будет подать...

№35 (47783) / 18.06.2010 18:32:52

Гади кеше, күп нәрсәне югалтың=))

№34 (47755) / 18.06.2010 13:14:49

Аракысыз ясалган туйны беркайчан да кургэн юк

№33 (47753) / 18.06.2010 12:59:38

ооооооооооо тамада гамил , кеше ойлэндереп узе ойлэнми каламы инде ул, бер менэ дигэн притиндент табыгыз инде шуна

№32 (47751) / 18.06.2010 12:56:41

Кире, кунелдэ йоргэнне эйтеп салган ул. Алар ашауга, салютка, шарга акча кызганмый. Аракы елга булып ага. Шэрэблэр, шампанскидан остэллэр сыгылып тора. Тульке тамадага 5 000 сум да бирэселэре килми. Туйдан сон хэл калмый, кайтып егылабыз. Чэй эчэрсен дип, бер сынык чак-чак та тыгып жибэрмилэр. Уз бэябезне узебез тошереп, шул хэлгэ калдык.

№31 (47740) / 18.06.2010 10:55:39

Үз гомеремдә ничә туй күрдем, ләкин Гамил алып барганы - иң истә калганы! Чыннан да супер тамада!

№30 (47736) / 18.06.2010 10:29:14

башта кыз тап. туйны җайлап була аны! Менә Нур абыеңны чакырырсың.
бәясен бәлки киметер азрак.Синең өчен генә, саф булганың хакына.

№29 (47734) / 18.06.2010 10:28:20

да ну...
салют фәлән тегән кансирт...

менә мәгънәсез нәрсәләр.

икәү баралар да загска, заявл бирәләр.
бераздан барып, свид-воларын алып кайталар.

утырып чәй эчәләр. ну, самый якыннар б-н.

так что.
ну, да Гамилне дәшеп була инде.
поболтать посидеть.

№28 (47730) / 18.06.2010 10:21:17

Өйләнергә уйлыйм бит әле. Матур кыз тапсам))). Тамадага кемне чакырыйм икән. Туйлар рәтле түгел хәзер. Филармонияне чакыралар да, ашарга да оялып канцерт карап утырасың... Шаушу башка каба. Хәтта кияуне дә җырлатымыйлар. баян совсем юк. әллә авылга апкайтып уткәрәсеме туйны

№27 (47728) / 18.06.2010 09:33:13

Бер пфффф итэ торган салютка 15-20 мен жэллэмилэр э кич буе туй алып барган тамадага 10 мен предел дип атаучы кешелэрне анламыйм. Унышар менгэ шарлар белэн бинаны бизэгэн булалар,э коне буе камерага тошереп йоргэн операторга 6000 предел диючелэрне анламыйм. Ярар тапканнар ди 6 менгэ тошеруче шабашникны. Эле ана коне буена бер тарелка аш ашатуны кирэк дип санамаган сараннарны анламыйм. Купчелеге шул-шул. Кеше хезмэте хезмэткэ саналмый шул. Ну утырсыннар инде шул шарларын тотып, салют карап.

№26 (47724) / 18.06.2010 09:10:43

Тамада - "төче коймак" булырга тиеш.

№25 (47723) / 18.06.2010 08:45:07

Соры корт.
Төче коймак чәй эчәргә бииик тәмле.
Әче коймак аш казанына зарарлы.Булсын иде әле төче коймак күбрәк.

Ил алай әйтмәс иде.

№24 (47712) / 17.06.2010 23:36:02

пингвин
Ярый ул чагында, Ил чә татарчалап әйтсәк сезгә "төче коймак")))

№23 (47711) / 17.06.2010 23:34:55

Ә гамил абый ул кешене ачып бирә: җырлый белмим дигәннәр җырлый, биемим дигәннәр бии, мин сөйлим дә мин сөйлим дип сүз сорый башлыйлар ул алып барган мәҗлесләрдә.

№22 (47710) / 17.06.2010 23:30:14

Миллион булмаса да, 999 999 туйда булган бар...Почти барсы да бер үк сценарий буенча бара..Авыл туйлары гына элекке йөзен саклап кала алды әле пока.Шәһәрдәгеләре ни туй түгел, ни банкет түгел, аңламассың...Кайберсе шултикле сценарийга кереп китә, кеше мескен, ашый алмый исереп бетә.Кашыгын тотуга, яберсенә сүз бирәләр, ансы утыруга җыр башлана...Кайбер тамада туйны вупшым, официальный приёмга әйләндерә, даже кияү белән кәкләшне алҗытып бетерә...,...,....
авылда ичмасам, кичке 7ләргә дип әйтәләр дә, халык сыерын савып, малын эзләп япкач, 9-10 арасында җыела.аннары көтү куганда кайта.зато, туйлары аралашу стилендә бара.Татарча итеп әйткәндә, "Рәхәтләнеп ашап-эчеп, сөйләшеп утыра".И БЕСПЛАТНО, НУ, ПОЧТИ ДАРОМ.

№21 (47709) / 17.06.2010 23:25:44

Мин русча белмим бит. "Мать" дигәнегез бигрәк начар сүзмени соң?

№20 (47707) / 17.06.2010 23:20:15

пингвин, 
"Миңа ил кебек, руслан кебек намазлы егет кирәк шул." Русланның динилеге бардыр да, Ил мать кыстыра бит язмасына, динилегенә шик бар.

№19 (47706) / 17.06.2010 23:15:08

Юк ла, соры корт, мин агыйдел сылуы түгел лә... холыклар да, вкуслар да башка! Миңа ил кебек, руслан кебек намазлы егет кирәк шул.

№18 (47703) / 17.06.2010 23:07:34

син нишлисен сон куке эфэнде, син гадэттэ жырлыйм биим кунел ачам, гамил нур белэн несокучишься кургэнен юк чтоли ул знаменитостьны

№17 (47702) / 17.06.2010 23:05:59

пингвин-Агидел сылуы
Сез дә акча түләргә риза булыр көннәр бар икән!  

№16 (47701) / 17.06.2010 22:47:43

Сандугачкаем! Туйда ни эшләргә мөмкин соң?

№15 (47700) / 17.06.2010 22:40:11

Ядегэр эфэнде сез Гамил Нур алып барган туйларда булып карагыз, ни эшлэннэрен курерсез. Эле узегез ук 50 мен чыгарып бирэчэксез

№14 (47699) / 17.06.2010 22:38:42

ээээх, Гамил абый, рәхәтләнеп 30 мең түләр идем туйда тамада булсаң! Кияүгә чыгарга егет кенә табасы калды!

№13 (47697) / 17.06.2010 22:14:33

Сорауга,

ДӘГЪВАТ - Исламга чакыру, пропаганда дигән сүз.

№12 (47693) / 17.06.2010 20:39:31

"Дала кзы" романында бер заявление хакы башмак тана торуын укып, аптыраган идем. Туй үткәргән өчен 25-50 мең, шул башмак тана хакы чыга түгелме соң?

№11 (47692) / 17.06.2010 20:28:50

шуның хәтле түләмәсләр дип язасы идем

№10 (47691) / 17.06.2010 20:27:50

50 мең алыр өчен мәтәлчек атарга да туры киләдер инде. Җырлап, сөйләп күрәткән өчен генә шуның хәтле сөйләмәсләр...

№9 (47673) / 17.06.2010 17:56:39

10 000 сум - чик. Авылга артык кыйммат булмасын.

№8 (47672) / 17.06.2010 17:27:02

безда 3000 сумга эшляуче тамадалар бар. бушка да эшлиляр. куберяк салып бирсян

№7 (47668) / 17.06.2010 17:12:22

ГАМИЛ УЗЕ ЭЙЛЭНЭ АЛДЫМЫ СОН УЛ?ИН БОРЧЫГАНЫ ШУЛ!

№6 (47666) / 17.06.2010 16:42:48

Ядъкэр, туй концерт тугел бит дип дэрес айтасен. Концерттан артистлар расхуд белан кала. Авылда 50 кеше каршында 150 сумнан билет сатып акча эшлап булмый шул. Казанда да билетларны оешмалар эшчеларена зарплат урынына сатып биралар. Туйларда иса принуждение юк, аяк терап сорарга кирак. Акчалары булмаса, мескенланеп йэрмасеннар, ясамасыннар.

№5 (47665) / 17.06.2010 16:36:54

Узган айда безнекеларга туй ясады ул. Аппаратурасыз 15 мен сумга ризалашкан дип айттелар. 25 мен дип я автор, я узе загнул.

№4 (47662) / 17.06.2010 16:25:25

Бер бригаддага 25 мен куп тугелме?
Туй концерт тугел бит ул...
Энемнен туена жырчы, баянчы, тамада, ди джей чакырдык. 16 мен булды...Менэ дигэн эшлэделэр... 25 - 50 менгэ ни эшли икэн сон алар?

№3 (47661) / 17.06.2010 16:22:43

забесплатно булмый инде, кушаматыңны бәлки хөрмәт итә башларлар иде.)

№2 (47660) / 17.06.2010 16:12:29

о!
забесплатно дәшеп карыйсы булыр әле.

№1 (47659) / 17.06.2010 16:09:15

ДӘГЪВАТ-
тәрҗемә итегез әле моны татарчага

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино