поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.06.2010 Дин

ХӘСӘН ТУФАН МӘДРӘСӘДӘ УКЫСА ДА НИГӘ ДӘҺРИ БУЛГАН?

1981 елның 10 июнендә татар халкының олы шагыйре Хәсән Туфан якты дөньядан мәңгелеккә күчә. 10 июнь – аны искә алу көне. Х.Туфан мөселманнар өчен кызыклы шәхес, чөнки аның шәхесендә халкыбызның дини тарихы күп аспектларда чагылыш тапкан.

Ул 1900 елның 9 декабрендә «отпавший»лар гаиләсендә туа, ягъни көчләп чукындырылуга карамастан мөселманлыкны саклаган татарлар. Ул катламга үз диннәрен иркен рәвештә тотуга мөмкинчелек фәкать 1905 елгы революциядән соң гына бирелә.
 
Шуннан бирле инде алар күңелдә генә түгел, ә рәсми рәвештә дә мөселманнар булып санала башлыйлар – авылларында мәчет салырга, мәдрәсә ачырга хокуклы булалар.
 
Х.Туфан, кайбер мәгълүматларга караганда, гражданнар сугышы вакытында Милли мәҗлес сәркәтибе булып хезмәт итә, шуның өчен дә ул большевиклардан гомер буе куркып яшәргә мәҗбүр булган, димәк, үз дини карашларын аерата яшергән. Шул сәбәпле совет режимын да артык рәвештә мактарга тырышкан.
 
Хәзер халкыбыз исламлашу процессын кичерә, ул акрын, әмма ышанычлы, тотрыклы рәвештә бара. Бу шартларда мөселманнарның «совет» татар әдәбиятына карашы нинди булырга тиеш?
 
Татар әдәбияты алай ук чиксез түгел, аңардан тулаем бер гасырлык диярлек «дәһри» әдәбиятны чыгарып ташлап та булмый. Инде хәзер ул әдәбиятка яңа методик караш формалаштыруга вакыт килеп җиткәндер. Ул әдәбиятта ике өлешне аерып карарга кирәк – дәһри дәүләт таккан өлешне һәм татарлык даирәсенә тартым өлешне. Болай караганда совет татар әдәбиятының сәламәт өлеше диндарлаша баручы укучысына тансык булып калыр, дип уйларга була. Бай әдәбиятыбыз мөһим өлешен югалтмас иде.
 
Билгеле Х.Туфан совет чорындагы күпчелек язучылар кебек үк Ленинны мактаган, коммунизмны данлаган, хәтта атеистик шигырьләрне дә күп язган. Бу проблема, бу каршылык турында уйланырга кирәк, әлбәттә. Ни өчен мәдрәсәдә белем алган, Ислам динен мөкәммәл белгән татар интеллигенциясенең зур катламы диннән читләшә? Шушы сорауга җавапны табу хәзерге вакытта эшләүче мәдрәсәләргә дә файдалы булыр иде, чөнки, кызганыч ки, бүген дә мәдрәсәне тәмамлаган, Ислам дине тәгълиматын үзләштергән дәһриләр инде арабызда күренә башлады.
 
Х.Туфанга килгәндә исә, минемчә, монда аның «отпавший» гаиләдән чыгуы тәэсире булмый калмаган, чөнки алар царь Россиясе шартларында икеләтә басым астында яшәгән – милли кысуга дини яктан эзәрлекләү өстәлгән. Шундый шартларда булу дәүләткә, хөкүмәткә ачы нәфрәт уяткан. Тәкъдир шулай килә: Х.Туфанга Уфаның мәдрәсәсендә укырга насыйп була. Ә нәкъ Уфада ул вакыттагы Диния нәзарәте урнашкан иде. Революциягә хәтле исә мөфтият дәүләт структурасы иде, мөфтият хадимнәре – дәүләт чиновниклары булып хезмәт иттеләр, ә мөфти – царь сановнигы дәрәҗәсен били иде. Әйтергә кирәк, ул вакыттагы мөфти хәзрәтләре гади мөселманнардан бик ерак, башка эре бер сословие кешесе буларак саналды. Шуның өчен Уфада укуы вакытында диннең артык дәүләтләшкән булды. Х.Туфанга кире тәэсир ясаган, күңелендә протест уяткан күрәсең. Кем белә, бәлкем ул Казанда укыган булса, андый артык дәһриләнмәс тә иде.
 
Дәһрилегенең чамасын күзгә китерү өчен шуны әйтү җитәр: Х.Туфан 1925 һәм 1927 елгы шигырьләрендә үлсә, үзенең тәнен кремацияләвен сорый. Ләкин олыгая баргач андый мәгънәсезлек онытыла. 1970 елдагы «Дәү, уяу кыңгырау» шигырендә шулай яза:
 
Алты аршын кәфен җитә безгә.
Бу дөньядан китеп барганда.
 
Күрәбез, Исламга хас күмү ысулы, кәфен белән уралып гүргә керү бу дөньядан китү белән ассоциацияләнә.
Шулай да иске дини тормышны сурәтләгәндә, хәтта аны тәнкыйть иткәндә барыбер ниндидер симпатия дә сизелә. Мәсәлән, «Тимә Ибәтемә» (Нәни поэма) дигән әсәрендә укыйбыз:
 
Шыгырдамый гына яшик имеш,
Дегет белән майлап арбаны
Гает саен берәр корбан чалып,
Сарык белән җайлап… Алланы.
Китәрмен ди идем бу дөньядан
Шул бәхеткә күңел кандырып;
Җир йөзенә хәлем кадәренчә,
Берәр дистә малай калдырып.
 
Мондый рәвештә авыл тормышын тасвирлауда теләктәшлек мотивлары сизелә.
 
Гомумән, күп мәсьәләләрдә Х.Туфан картаю белән яшьлек максимализмыннан арына. Андый эволюцияне хәмергә мөнәсәбәттә дә күреп була. Башта хәмер шигырьләрдә уңай яктан телгә алына, ләкин соңыннан инде хәмер тискәре контекстта күрсәтелә. Мәсәлән, «Упкыннар өстендә» исемле публицистик поэмада Х.Туфан царь вакытын тәнкыйть иткәндә шулай яза:
 
«Яктыртты» вакларны,
Исертеп «яктыртты»
Өсләтеп аларга
Спиртлы кап-йотны.
 
Биредә ачыктан-ачык царь вакытындагы «агартуны» инкяр итү яңгырый. Чөнки ул «агарту» хәмер кертү белән үрелеп барган. Монда царь администрациянең вак халыкларга сәясәтенең төп кимчелеге итеп алкогольләштерү күрсәтелгән. Х.Туфанның мәдрәсәдә укуы эзсез үтмәгән, чөнки ул әле хәмер белән «яктыртылмаган» татар тормышын хәтерли һәм шунысы мөһим: ул андый хәмерсез яшәүне өстенлекле дип саный, аны сагына да.
 
Әкренләп Ислам белән бәйле лексика шигырьләренә киңрәк үтеп керә, шәрекъ терминнары табигый күренешкә әйләнәләр.
 
Мәсәлән, «Яз да яз инде хәзер» (1961) шигырендә:
 
Алтмышның аргы ягы да,
Билләһи, ямьле икән.
 
Шул ук елда:
 
Ах, билләһи, матур Мари иле,
Карыйсың да – күзләр камаша!
 
1962 елда «Тугызынчы дулкын» шигырендә күрәбез:
 
Тормыш миңа тынгы бирмәде,
Моннан соң да бирмәс, иншалла!
 
Биредә инде чиста дини термин кертеп җибәрелә, димәк фикерләве әлбәттә, мөселманча, шул кысаларда, дини аң кысаларында булуның якты бер дәлиле булып тора.
 
Аннары шигырь ахырында:
 
Йөрәк минем тына белмәде,
Моннан соң да тынмас, иншалла.
 
Шунысы мөһим: ул өзекләрдә турыдан-туры Аллаһы сүзе искә алына.
 
Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укыганда Хәсән Туфанга иң көчле тәэсир ясаган өч кешене атап буладыр: Шәехзадә Бабич, Галимҗан Ибраһимов һәм мәдрәсә җитәкчесе Зыя хәзрәт Камали, чөнки алар аның шигырьләрендә күп тапкырлар телгә алына. Олыгая бару белән мәдрәсә еллары табигый ешрак искә төшә.
 
1962 елда язылган «Сүнмәде дә, сүрелмәде дә» шигырендә шулай язылган:
 
Кая барыйм зиарәт кылып
Шул ишеккә килмәсәм әгәр?
Остазымның газиз сөяге
Кайдалыгын белмәсәм әгәр?..
 
Бу шигырь Кырымда булганда язылган һәм анда сүз Галимҗан Ибраһимов турында бара.
 
Биредә зиарәт сүзе куллануы бик симптоматик, ул нәкъ менә дини гыйбадәтнең төре булып тора. Исламда изге урыннарга барып кайтуны әйткәндә шул сүз кулланыла. Билгеле ки, Мәккәгә бару гына эксклюзив сүзләр белән характерлана – хаҗ яки гомрә дип, ә инде Мәккәдән башка бөтен изге, шәрәфле, истәлекле зиярәт урыннарны күреп кайту – ул зиярәт термины белән билгеләнә. Кызганыч, бездә соңгы вакытта изге Болгар җыены белән бәйле бәхәсләр дә менә шушы терминнарны белмәүдән еш кына килеп чыга. Кайберәүләр махсус Болгарга баруны «хаҗ» дип атап, анда баруны ясалма сылтау булдырып тыярга омтылалар.
 
Шушы шигъри өзектә Галимҗан Ибраһимовны Х.Туфаннын «остазым» дип атавы очраклы түгел. Бу шулай ук нәкъ менә мәдрәсә кысаларында укытучыга дәшә торган атама сүз.
 
Кырымда Г. Ибраһимов яшәгән йортта булганын ул шулай тасвирлый:
 
Беренче кат күрүләремнән
Кырык биш ел үткәч кимендә,
Кем уйлаган, Галимҗан абый,
Үксермен дип изге өеңдә…
 
Изге сүзе дә симптоматик – очраклы түгел, чөнки мәдрәсә елларын исләгәндә алар, билгеле, дини контекста күз алдына килеп баса, шуның өчен Кырымда булганда Г.Ибраһимов яшәгән җирдә булу аны яшьлегендәге Ислам мохитына кайтара – шушы ял итәргә килү дини зиярәт югарылыгына күтәрелә.
 
1964 елда Х.Туфан Зыя хәзрәт Камалига багышлап шигырь яза, аны шөкернамә дип тә атарга була. Шигырь исеме «Хәерле юл теләп калган иде…»
 
Шигырьнең беренче дүртьюллыгы халыкта яши биргән әкияти дини карашларын тәнкыйть итүгә багышлана: дини даирәләрдә йолдызларның атылуын күккә менгән җеннәрне фәрештәләр таш атып бәреп төшерүдән хасил була дип аңлаталар. Ә җеннәр исә берсе өстенә берсе менеп күккә хәтле җитәләр, алар моны тәкъдирне – киләчәкне белү өчен эшлиләр. Андый күзаллауны астрономия, космогония мәгълүматлары белән тәңгәлләштерү бик ансат түгел инде ансы.
 
Хәсән Туфан шуның кебек дини карашларны шигырендә «сукыр иман» дип атый һәм шушы гыйбарә биредә мөһим роль уйный, чөнки автор иманны «сукыр иман»нан аралый, димәк, аныңча хакыйкый, фәнгә туры килүче иман да бар булып чыга.
 
Әлбәттә, андый заманави, хорафати күзаллаудан ерак галим буларак биредә Зыя Камали күздә тотыла: Х.Туфан Зыя хәзрәт ачкан «Галия» мәдрәсәсе белән горурлана:
 
Безнең өчен – үзең Сократ идең,
Ә мәдрәсәң – университет.
 
Хәзерге вакытта дини тәгълиматны изге сүзнең тышкы хәрфи мәгънәсенә таянып аңлату тенденциясе киңәя бара. Татарлар арасында да Аллаһы Тәгаләне гарешкә утырган килеш күкләргә урынлаштыру күзаллаулар хәзер бердәнбер дөрес дини хакыйкать буларак яшьләргә күп мәдрәсәләрдә тагыла. Әлбәттә, андый примитив күзаллау космонавтика фәне мәгълүматлары белән каршылыкка килә, чөнки Аллаһы тәгалә космонавтлар тизәге арасында урын алган кебек аңланырга мөмкин, әгәр Ходай күктә дип кенә сукырларча өйрәнелеп барылса. Хәзер исә кайбер Татарстан районнарында мәчеткә йөрүче балалар шундый бәдәви күзаллауны үзләштереп рәсем конкурсларына шундый рәсемнәр җибәрәләр: Җир яссылыгы өстендә 7 күк, алар өстендә гареш, ә гарештә ике уң куллы иләһ сурәте. Әлбәттә, шушы мәчетләрдә таралып килүче надан күзаллауларга вакытында киртә куясы иде. Халкыбыз өммәте инде «сукыр иман» сәбәпле XX гасыр башында шактый сәләтле зыялыларны дәһричелек упкынында югалтты. Инде XXI гасырда да хәзер мәчет-мәдрәсәләрдә андый «сукыр иман» өстенлек алса яшьләрнең гыйлемле катламы шулай ук диннән читләшәчәк. Аллаһы тәгалә исә хәнәфи-матуриди өйрәтүләренә карата, бернәрсәгә мохтаҗ түгел, шул ук вакытта урынга, юнәлешкә дә.
 
Х.Туфан мәдрәсәдә үткән шәкерт елларын сагынып искә ала:
 
Әле дә истә, – төнге җыелышларда
Мәгърифәткә – таңга дәшкәнең.
 
Ул ассызыклый:
 
Мәгърифәтләү иде төп теләгең.
Ягъни рухи остазының максаты шул иде.
 
Шигырьдән күреп була Х.Туфан әле революциядән соң да остазы белән элемтә тоткан:
 
Күреп тордың
Синең шәкертләрнең
Комиссарлар булган көннәрен.
 
Шунысы мөһим – Х.Туфан уйлавынча аларның мондый уңышта остазларның биргән фатихасының роле хәлиткеч булган:
 
Хәерле юл теләп калган идең, –
Кабул булган, димәк, теләгең!
 
Х.Туфан меңләгән шәкертләре исеменнән Зыя хәзрәткә рәхмәтләрен әйтә:
Моның өчен сиңа бурычлы.
 
Х.Туфан гомере буе мәдрәсәсенә, аның мөдәррисенә рәхмәт тойгысын саклаган, остазы биргәннәрне нур итеп бәяли:
 
Метеор кебек янып бетсәң дә син
Тундраларның төпсез төнендә,
Синнән калган нурлар яши әле
Йөрәкләрдә безнең бүген дә.
 
Ә инде 1966 елның мартында язылган табигать турындагы гади бер шигыре безнең өчен үтә әһәмиятле. Аккош күлендә булып ул шулай яза:
 
Кыйбла якка карап торам
Урман аша Аккошта.
Җәйге эзне эзлим дисәм,
Тирән әле кар тышта.
 
Менә инде табигый рәвештә Кыйбла төшенчәсе кереп китә шигырьгә. Ә бит кыйбла сүзе биредә күчерелмә мәгънәдә түгел, ә нәкъ менә географик юнәлеш мәгънәсендә кулланган. Аңлашыла ки, кыйбланы мәгәр дини кешеләр генә кайдалыгын белә, чөнки ул намаз кылганда көненә биш тапкыр кирәк була. Истә тотыйк: бу табигатьне күзәтү тышта вакыйгъ була – димәк ки Хәсән агай кыйбла тарафын белгән, чөнки аны көнкүрешендә кулланган. Болай булмаса турыдан-туры язылмас иде кебек: «Кыйбла якка карап торам».
 
Еллар үтү белән дини лексика, дини мохит шигырьләренә тагын киңрәк кайта. «Әстерхан кремлендә» исемле шигырьдә шулай әйтелә:
 
И, борынгы изге, иске ташлар! –
Кайда иде сезнең илегез?
Кайсы хәрабәнең нигезе сез,
Кайсы гүрнең төсе идегез?..
1966 елдагы «Буран» шигыре:
Җеп эрли әни. Догалар
Укый ул акрын гына:
«Адашкан бәндәләреңне
Бураннан коткар, Хода!
Юл күрсәт, Раббем, аларга». –
Дип теләк тели әни.
 
1969 елда ул Фатих Әмирханга багышлап «Могикан» поэмасын яза, аны «кичке» дип атый. Биредә ул Казан буйлап Һади Такташ белән йөрүен һәм кинәт кенә Ф. Әмирханның хәлен белеп чыгу теләге турында яза:
 
Барыйктыр без,
Барыйк бүген аңа,
Хәер-дога алып калырга.
 
Һәм шул очрашу мизгеле дә дини контекстта сурәтләнә:
 
Гөнаһлылар кебек, кердек тә
Кердек аның
Изге өенә…
 
Күрәбез, хөрмәтләү, баш ию кебек хисләрне белдерткәндә Х.Туфан интуитив рәвештә дини терминнар кулланып формалаштыра һәм уңышка ирешә.
 
Тора-бара яшьлек чакларына кайту, искә төшерү шигырьләрендә дини терминнарның күбрәк урын алуына китерә.
 
Әйтик, Сәйфи Кудаш турындагы шигырендә укыйбыз:
 
Мәктәптән үк, изге ирәннәрчә,
Озын юлга аяк киендең.
 
Изге ирәннәр – алар татар дини карашларында мөһим персонажлар. Берәр кайгы-хәсрәткә тарыган мөселманнарга, әгәр беркайдан да ярдәм өмет итмәгәндә, гаҗиз калганда алар ярдәмгә киләләр.
 
Андый очраклар тормышта күп була – чишелмәс тупик ситуацияләрдә могҗизави котылу кинәт кенә килә. Менә шундый могҗизаларны булдыручылар – изге ирәннәр булып тора да инде.
 
Шушы «ирән» мотивы «Алар өчен дә» дигән шигырьдә үзенең дәвамын таба:
 
Әманәте калды ирәннәрнең,
Васыяте калды исәндә.
 
1970 елда Х.Туфан яза:
 
Тукаебыз биргән антлар белән
Беркетелгән безнең изге юл.
Ант – иман ул. Ә иманны халык
Ата шәйтанга да бирми ул.
 
Күрәбез ки, дини сүзләр инде әсәрләрнең аерылгысыз өлешенә, элементына әйләнеп китәләр.
 
Шул ук елны Х.Туфан «Кармәт истәлекләре»н яза. Аннан да аның туган авылы элгәре керәшен булганлыгы күренә, чөнки киемдә дә ул аерма булган:
 
«Ак эшләпә – кара тасмалы».
 
Шушы шигырьдәге истәлекләрдә ул каен агачына мөрәҗәгать итә:
 
«Әссәлам, каенкай, әссәлам!»
Билгеле инде – ул мөселманча сәлам бирүе.
 
Аннары ул авыл зиратына юл тота һәм баруының сәбәбен менә ничек ул баруны аңлата:
 
«Барыйм да
Сәламнәр бирим, – дип,
Бабайлар ягына юнәлдем.
 
Биредә нәкъ менә мөселманнарга хас зиярәт этикасы күренә. Мөселманнар әрвахларны үлмәс дип саный һәм зиратка кергәндә рухларны сәламлиләр. Менә шушы мөселман гадәтен Х.Туфан үти дә инде. Һәм ул аның өчен бик табигый, үзеннән-үзе булырга тиеш рәвештә килеп чыга. Исламча әрвахларга мөнәсәбәтен шушы гыйбарәсеннән дә тоемлап була:
 
«Кыямәт көнгәчә…» – дип кенә
Зиратта йокларга ятканнар.
 
Туган авылы йортының болдырында утырып ул йолдызларга карап галәм белән әңгәмә алып бара, фикерли:
 
«Офыклар буталып бетсә дә,
Кыйбланы бутама, кыйбланы!»
 
Мөселман динендә андый тәфәккүр кылу гыйбадәтнең бер төре дип санала. Андый фәлсәфи уйланулар, хаятнең мәгънәсен эзләү, ул уйлануларга илаһият үлчәвен бирү Х.Туфан иҗатына аерата хас нәрсә. Һәм ахырда исә ул тәфәккүр Ходай белән әңгәмә югарылыгына күтәрелә:
 
Син безгә биргән бу җан
Уянмас, тормасмыни?
 
Аның җаны гүя коры аң белән бәхәсләшә дә кебек:
 
Бетәсе килмиме һич?
Нидән бу? Ничек? Нигә? –
Матдә ул мәңгелек ич,
Артмый да, кимеми дә!
 
Бигрәк тә репрессияләнгән вакытта Ходайга мөрәҗәгать итү Х.Туфанга хас була:
 
Берәү малга өйләнә
Берәү данга өйләнә.
Йа илаһи, безләрне дә
Шундый бәндә әйләмә.
 
Бу юллар классик дога рәвешен алалар: татар теленә уелган дога формасы кулланыла.
 
Инде Х.Туфан иҗаты белән тулысынча танышып чыккач күреп була ки, ул гади «сукыр» бер атеист булмаган, әлбәттә. Авыр тарихи чорда яшәгәнлеге сәбәпле, бәлкем, яшьлек чакларында диннең тышкы ягы белән килешмәгән булса да, ахыр чиктә Х.Туфан диннең асыл кыйммәтләренә кире кайткан булса кирәк. Миндә шундый тәэсир калды һәм ышаныч бар.
 
Мин 1981 елда урта мәктәпне тәмамлап Казанга укырга килгән ел. Минем Казанга килүемә бер ай алда Хәсән Туфан вафат булган, бу дөньяда очрашырга насыйп булмады. Ул яшәгән йорт КХТИ тулай торакларына якын иде, анда мемориаль такта куелды. Тулай торактан тукталышка йөргәндә ул такта күзгә гел чагыла иде, татарда шундый олы шагыйрь барлыгын искәртеп торды.
 
Менә шушы биналардагы истәлек такталары ниндидер ритуаль нәрсә генә түгел, алар милли мохит тудыралар, яшьләрдә абстракт белемне менә шушы туганга әйләнгән шәһәргә бәйлиләр, якынайталар. Соңгы вакытта мемориаль такталарга бераз игътибар кимеде, әмма аларны кую өстендә, зәвыклы итүдә максатчан эшлисе иде. Үземнең студент вакыттагы тәэсирләрне хәтерләүдән беләм – ул такталарның да тарихыбызның, әдәбиятебезнең, сәнгатебезнең хадимнәрен якынрак, җылырак белүгә өлешләре булды.
 
Х.Туфан вафат иткәненә быел 29 ел тулды, ә декабрендә исә тууына 110-еллыгы бәйрәм ителәчәк.
 
Х.Туфан агага шушы язмабыз дога булып барсын, аның рухларын Ходай тәгалә шат кылса иде.

Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБ
Musulman.su
№ --- | 09.06.2010
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»