|
|
Туган көннәр
|
|
Архив
|
31.05.2010 Мәдәният
![]() ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕН ЭЗЛӘҮАның китаплары кибет киштәсендә тузан җыеп ятмый, киресенчә, яшьләр дә, олылар да эзләп табып укый. Сәхнәләштерелгән әсәрләре дә тамашачыга һәрчак тансык, халыкчанлыгы белән үзенә тартып тора. Сүзем Мөслимдә яшәп иҗат итүче прозаик, драматург, публицист Фоат Садриев иҗаты турында. Кырык елга якын дәверне колачлаган "Бәхетсезләр бәхете" трилогиясе өчен Фоат абый быел Тукай премиясенә лаек булды. Ышанасызмы, кулыма “Бәхетсезләр бәхете” беренче тапкыр Америкада чакта килеп керде. Шунда яшәүче татар егете: “Дустымнан шәп китап сорагач, посылка белән шуны җибәргән. Бер сулыштан укып чыктым. Менә, ичмасам, әсәр!” – дип канатланып сөйләгәне истә әле. Ә күптән түгел Арчага язучылар белән очрашуга баргач, китап авторы белән дә таныштым. Фоат абыйның тыйнаклыгы, зирәклеге сокландырды мине. Тиздән “татарның Шолоховы” белән әңгәмә корып алырга да җай чыкты.
– Фоат абый, “Бәхетсезләр бәхете”нең эчтәлеге, идея-эстетик кыйммәте, образлар системасы турында мәгълүмат чараларында шактый язылды, сөйләнелде. Өч роман язарга этәргеч ясаган төп сәбәпне беләсе иде. Ул этәргеч кинәт кенә тумагандыр бит?
– Кинәт түгел, әлбәттә. Моны аңлату өчен бар гомеремне, күргәннәремне сөйләп чыгарга кирәк булыр иде. Яши-яши адәм баласының теләк-омтылышлары, нәрсәне яратуы яки яратмавы, яшәү принциплары формалаша. Иҗат кешеләрен әйткән дә юк. Мин артык беркатлы, ышанучан идем. Күп мәртәбә алдандым. Бала чакта алар җиңелчә генә уздырып җибәрелде. Мәктәп диварыннан чыгып, тормыш эчендә кайный башлагач, алдау-ялган дигән нәрсә күңелемне бик тирән яралый торган булды һәм ялганның хәтәр явызлык икәненә төшендем. Ул кешеләр бәхетен җимерә, җәмгыять өчен куркыныч чир булып тора. Ялганга ышыкланып, гаделсезлек җәелә, намус-вөҗдан таптала. Аңа каршы көрәшүче бердәнбер көч – дөреслек. Әмма ялган астыртын, мәкерле, һәртөрле әшәкелеккә корылган алымнар белән эш итә. Дөреслек намус саклый, ул ачыктан-ачык аңлашуны, гаделлек принцибын алга сөрә. Тәүге ике әсәрем – "Их, сез, егетләр!" водевилем һәм "Ач тәрәзәң" драмам 1976, 1978 елларда Әлмәт дәүләт драма театрында сәхнәләштерелде. "Таң җиле" романының төп герое Нуриасма, тормыш нинди генә катлаулы сынауларын куйса да, үзе сайлаган хакыйкать һәм гаделлек юлыннан чигенми. Дөреслек өчен ул газиз улы Мизхәт белән дә, гомерлек күршесе, хезмәттәше Хәдичә белән дә, башкалар белән дә килешмәүчән каршылыкка керә. Нуриасмага инфаркт була, әмма ул үз принципларыннан аз гына да тайпылмый. Ул аларның рухи яктан үзгәрүенә ирешә һәм үлә. Әмма аның үлеме яшәү җыры, гаделлек җыры булып яңгырый.
КПСС хакимлеге чорларында да, бигрәк тә аның соңгы елларында, ялган, икейөзлелек киң колач алды. Юкны бар итеп күрсәтү, ялган идеалларга табыну, дөреслекне яшерүләр халыкта ризасызлык тудырды. Менә мине трилогия язарга этәргән төп тойгы – ялганга каршы көрәш тойгысы булгандыр, дип әйтә алам.
– Алайса бу сезнең төп иҗат кредогыз булып чыга?
– Әйе. Нигез ташлары дөреслектән, гаделлектән (мин бу ике төшенчәне аерылгысыз дип саныйм) салынган җәмгыять кенә гуманлы була, кешеләрне бәхетле итә ала. Гаделлек юк икән, кеше хокуклары кысыла.
– Сез гадел җәмгыять киләчәгенә ышанасызмы?
– Ник ышанмаска? Оҗмах ук булмаса да, җитеш, халыкны канәгатьләндерерлек демократик җәмгыять төзергә тиеш бит инде без. Социализм формациясеннән яңа җәмгыятькә күчү чоры гел көтелмәгән хәлләр китереп чыгарып тора. Алдау-йолдау, талау юлы белән байлык туплау, коррупция, эшсезлек, террорчылык, әхлакның җимерелүе шушы дәрәҗәгә җитәр дип беркемнең дә башына килмәгәндер. Мин халкыбызда зирәклек, намус-вөҗдан, шәфкатьлелек, булдыклылык һәм ихтыяр көче кебек күркәм сыйфатлар әле саклана дип уйлыйм. Илебез гражданнары белән эчкерсез, дөреслекне яшермичә ачыктан-ачык диалог алып бару, алар фикеренә колак салу һәм халык мәнфәгатьләрен барысыннан да өстен куюны бүген безнең төп иҗтимагый-сәяси, мәдәни бурычыбыз, дип саныйм.
– "Бәхетсезләр бәхете"нең өч романы да республика конкурсында иң күп укылучы әсәрләр буларак бәяләнде. Моның уңышын нәрсә белән аңлатасыз?
– Тормыш дөреслегендәдер, дип уйлыйм. Моны чынбарлыкта күренгәнне, ничек бар шулай төгәллек белән язу дип аңларга ярамый, билгеле. Әсәр китап укучының рухи дөньясына ниндидер йогынты ясасын өчен, образлы гомумиләштерүләр зарур. Моңа тормыш күренешләрен йөрәгең аша уздырып, бал корты нектардан бал ясагандай, бик нык иләргә һәм куертырга кирәк. Трилогиядәге образлар – шул чор чынбарлыгыннан сөзеп, халык тәҗрибәсеннән чыгып гомумиләштерелгән типлар. Бер үк вакытта алар, җанлы характерлар буларак, үзләренең дөньяга карашлары, уңай һәм тискәре сыйфатлары белән үзара катлаулы мөнәсәбәтләргә керәләр, кискен конфликтлар эчендә яшиләр һәм әсәрнең укучыларны дулкынландырырлык эмоциональ атмосферасын тудыралар.
– Бүген нинди иҗат планнары белән яшисез?
– Планнар күп. Элегрәк мин аларны әйтә идем. Хәзер тыела төштем, чөнки ул планнарның ниндидер сәбәпләр аркасында кайберләре тормышка ашмыйча кала яисә һаман киләчәккә чигерелеп бара. Өстәлемдә сугыш еллары авылына багышланган повестем бар. Аны Җиңүнең 65 еллыгына өлгертермен, дип тотынган идем. Хәзер инде быел төгәлләргә иде, дип көяләнәм.
– Әсәр төгәлләнгәч, китабыгыз чыккач, канәгать каласызмы?
– Һәрчак алай түгел. Әсәр басылгач, укыганда иң элек үземә тел кытыршылыклары күзгә ташланучан. Их, дисең, кызарып куясың, тагын бер мәртәбә төзәткәләп чыгасы булган икән, дисең. Бу инде ашыгу нәтиҗәсе. Л.Толстой бер хикәясен 90 мәртәбә эшләп чыккан, диләр. Гений шулай эшләгәнне, безгә ни сан инде.
– Социалистик реализм әдәбияты коммунистик идеологиягә буйсындырылды. Хәзер инде чын әдәбият-сәнгать идеологиядән азат булырга тиеш, дигән фикерләр алга сөрелә. Бу рус әдәби тәнкыйтендә аеруча көчле яңгырый. Сезнең әлеге мәсьәләгә карашыгыз ничегрәк?
– Әдәбият-сәнгать конкрет идеологиягә (бигрәк тә сәясәткә) хезмәт итәргә тиеш түгел. Ул чакта иҗат үзенең эстетик кыйммәтен югалтачак. Ләкин сәнгать сәнгать өчен, бары тик ләззәт бирү өчен генә хезмәт итәргә тиеш, дигән караш белән килешә алмыйм. Идеологик-сәяси бурычларга утилитар буйсындырып язылган әсәрләр, әлбәттә, гомерсез, алар матур әдәбият киштәсендә урын ала алмый. Бер нәрсә бәхәссез: әдәбият-сәнгатъ әсәре кешедә рухи үзгәреш тудырырга тиеш. Бу – кеше күңелендәге хис-тойгыларны кузгату, яңа фикерләр уяту, тетрәндерү, нәрсәнедер яклау яисә нәрсәгәдер нәфрәт тудыру, дигән сүз. Хәзер, идеология беткән чорда, күңелләрдә рухи кризис барганда, әдәбият-сәнгатьнең тәрбияви роле күп мәртәбәләр арта. Халыкны сокландыручы һәм тәрбияләүче бер сәнгать җәүһәренә тукталасым килә. Ул – Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасы буенча 1977 елда куелган үзебезнең Академия театры спектакле. Совет идеологиясе чәчәк аткан дәвердә кешенең хөр яшәү иреге яклана, бетмәс-төкәнмәс оптимизм бөркелә аңарда. Яшәү мәгънәсен эзләү, гомумкешелек кыйммәтләре, тормышка чиксез мәхәббәт, яшәү һәм үлем – һәммәсе бербөтен, гүзәл һәм гаҗәеп дәрәҗәдә дулкынландыргыч. Әлеге спектакльне ничә мәртәбәләр сәхнәдән, Казан һәм үзәк телевидениесеннән карыйбыз һәм, караган саен, күңелебез сафлана бара. Бу – иң югары идеология. Ул совет чорында да тәрбияләде, әле киләчәк буыннарны да тәрбияләячәк.
– Әгәр әдәбият-сәнгатънең тәрбияви роле сез әйткәнчә арта икән, аны халыкка җиткерү турында да ныклап кайгыртырга кирәктер. Безгә шактый күп йөрергә туры килә. Кешеләр татар язучыларының яңа әсәрләренең китапханәләрдә, кибетләрдә булмавыннан зарлана.
– Әйе, бу – иң авырткан җиребез. Бөтен нәрсә акчага килеп төртелде. Нәкъ шуның аркасында нәшриятларыбызда китап чыгару кимеде, элекке 10-15 әр мең тиражлар XX гасырда калды. Ләкин иң хәтәре – китаплар складта ята. Нәшриятлар үз продукцияләрен бушка тарата алмый ич. Бу хакта язучылар күптән чаң кага, әмма, күпме генә зарланышсак та, нинди генә трибуналардан сөйләсәк тә, бу өлкәдә тамырдан үзгәреш ясамый торып, проблема хәл ителмәячәк.
– Аны кем ясарга тиеш?
– Моны дәүләт кенә эшли ала. Нәшриятларның тематик планы нигезендә китапка урыннардагы кибетләр, китапханәләр үз заказларын тутырып җибәрү, шул нигездә яңа чыккан әдәбиятны алып бару системасын торгызу – китапны халыкка якынайтуның нәтиҗәле юлы.
– Сез 27 апрельдә Арчада очрашулар вакытында культура – җәмгыять локомотивы, дигәнрәк фикер әйткән идегез.
– Ул минем фикер түгел, аны кайчандыр укыган идем. Бу йөз процентка дөрес. Дөньяда иҗтимагый-сәяси, социаль тәртипләр урнаштыруны, гомумән, тормышны икътисадый законнар, базар, акча үзе көйли, дигән ышануларыбыз тора-бара безне аптырашта калдыра. Алай гына бармавы ачыла бара. Кеше дигән бөек затның ролен онытырга ярамый икән ләбаса. Карак затлар халык мәнфәгате турында уйлый алмый. Чөнки аларның тәрбиясе, культурасы шундый. Коррупционер дәүләт программасына таяк тыга, чөнки аның эгоистик максатлары беренче урында. Карак ата үз балаларын "урлашмагыз" дип күпме генә үгетләсә дә, теләгенә ирешә алмаячак. Кешенең әхлактан азат була баруы – ул аның ялгызлыкка юл тотуы, башкалардан аерылуы. Кешеләр күңеленә сеңдерелгән культура, әхлак орлыкларын күз белән күрә торган түгел. Әмма шулар гына һәркем рухында әхлакый мотив буларак шәхескә югары тормыш кыйммәтләрен, яшәү мәгънәсен җиткерә һәм дөньяны цивилизациягә әйди. Икътисадый законнар матди әйберне, табышны гына кайгырта, рухны арткы планга куя. Кеше рухы турында сүз барганда, финанс кысмырлануы, табыш алу дигән нәрсәләр онытылырга тиеш. Америкада ак тәнлеләр белән негрлар арасындагы гасырлар буе барган кискен көрәш, коточкыч фаҗигале конфликтларны барыбыз да беләбез. АКШ дәүләте шушы конфликтны кино сәнгате ярдәмендә хәл иткән икән. Документаль кино түгел, нәфис фильмнар аша. Бүген Америка халкы негрны президент итеп сайлады. Сәнгатьнең коралдан да, законнардан да көчлерәк икәнлеген раслаучы дәлил бу. Безгә дә культурага, әдәбиятка, сәнгатькә йөз белән борылырга бик вакыт.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА Фикерләр№51 (46580) / 07.06.2010 13:26:34
Күке! №50 (46574) / 07.06.2010 12:53:16
нишләп әле мине хатын-кызга санамыйсың Китап? №49 (46549) / 07.06.2010 08:11:12
Иркә, сез 200% хатын-кыз,чынның да чыны )))) №48 (46543) / 07.06.2010 00:50:26
Ә-ә, менә эзләп таптым.аха, бер тапкыр бюджетта утыра күпчелек татар матбугаты, бер түләнгән, укымастай әйбер сатып алып тагын финанасларгамы?? Аннары сез бушка язып та бирегез дия башларсыз! №47 (46468) / 06.06.2010 10:10:59
Иркә, сезгә дә нәкъ шул теләк: укымыйсыз икән, белмәгән килеш акыл сатып, өйрәтеп, хурлап утырмагыз. №46 (46429) / 05.06.2010 15:43:26
комментларның баштагыларыны гына укыдым әле. №45 (46416) / 05.06.2010 14:33:39
Ярар, шук, рәхмәт. карап карармын. №44 (46414) / 05.06.2010 14:29:52
Белүче, минем дә мунчага барасым бар))))Комбинат здоровьеда сауналары эшләми. Номерга барырга иптәш юк. Ирек мәйданындагысы эшлидерме?!Шунда чыгып китәргәме?! №43 (46413) / 05.06.2010 14:27:45
Рауль Мирхәйдәровны укыгыз, Иркә. Үзен татар дип саный торган язучыбыз, Мәскәү категорияле. Власть, власть, власть... в сласть. Русча яза, иң уңышлы тәрҗемәсе - Җәяүле сәйран. Калганнарын русча гына укысагыз да, берни югалтмассыз. №42 (46412) / 05.06.2010 14:27:19
бәлки шулайдыр, тик барыбер бандага эләгү сәбәбе- художественный мәктәпкә көчләп йөртү була алмый. Нәтиҗәне дөрес ясамаган дигән сүз туганы тарихыннан. сәбәпләр - ата-ана игътибары булмауда. Ата-ана яратуы булмауда. №41 (46411) / 05.06.2010 14:23:04
Ну, зерәгә Зәйдуллинга ышанмагансыз. Туганының тарихы ул. Үзе шулай диде. №40 (46408) / 05.06.2010 14:15:30
Китап сөюче, бәхәс - бәхәс өченрәккә охшап тора. Миңа кызык булмаганнарны укырга т-е-л-ә-м-и-м д-и-д-е-м бит. Китап уку- милләт турында кайгыртумы???өч ел китап сыйфаты үзгәрү өчен срокмы?? №39 (46403) / 05.06.2010 11:53:06
Иркә, тагы шаккаттырасыз инде үзегезңең логикагыз белән. №38 (46396) / 05.06.2010 09:45:16
Һәрбер китапны укып бара алмыйм шул, всеядный түгел. Бөтен кеше сөйләп аргач кына, үзем кызыклы санаганнарын гына укыйм. көчләмәгез яме теләмәгәнне укырга.Инде гаеп тә тагасызмы миңа, укырлык әйбер булмаган өчен!!!!Вакыт тар чүп-чар укырга. Файдалырак санаган эшләрем күп. Мин надан шулай. №37 (46395) / 05.06.2010 09:36:05
"Казан утлары", "Сөембикә", "Идел" һ. б. татар матбугатын укып барсагыз, белер идегез. Димәк, аларны да укымыйсыз... №36 (46383) / 04.06.2010 23:53:00
Марат Кәбировны укырга җыенып йөрим әле.Электрон вариант җайлы түгел.Китабы кулга төшми әле. Фирүзә Җамалетдинованы яңа ишетәм менә. Мин каян белим аларны.Кәбиров турында монда кемдер бик высокомерно гына фикер әйткән иде. Шөгерләр ссылкасыннан соң кызыксындым.Санаган шагыйрьләрне ишеткәнем дә, укып та караганым бар. Артыгын әйтәсем килми.Мине укучы буларак укымауда гаепләмәсәләр, мин беркемгә дә тимим. №35 (46360) / 04.06.2010 18:08:50
Иркә, сез үзегез дә өзми куймый татар әдәбиятын хурлап, укырлык китап юк дип зарланып утырасыз бит. Танылган язучылар Марат Кәбиров, Халисә Ширмән, Фирүзә Җамалетдинова исемнәре сезнең өчен яңалык булды... Югыйсә рәхәтләнеп укырлык шагыйрьләребез бар: Кадыйр Сибгатуллин, Илдус Гыйләҗев, Наис Гамбәр, Нияз Акмал, Харрас Әюпов, Роберт Әхмәтҗанов, Илсөяр Ихсанова,Рәниф Шәрипов... №34 (46358) / 04.06.2010 18:06:18
Гаепләп язуым түгел иде. Журналист - җәмгыять көзгесе ич ул. Кемне гаепләргә соң? Бары тик интервью төзелешенә карата үземнең фикерләремне яздым. Әгәр берәрсе кабул итеп алса, киләсе интервьюларда кулланса, димәк, әйбәт инде. Игътибар итсәләр, Фоат абый да журналистны конкрет геройлар дөньясына алып керергә тырыша, аңлатырга тели, тик сораулар артык глобаль... №33 (46351) / 04.06.2010 17:30:51
"Әсәреңне укыган кеше белән сөйләшү - язучы бәхете менә шул икән. " Журналистларны гына гаеплисез , укымаучыларыгызны гаепләмисез шикелле.Монысы әйбәт.Х.Ш. ны белмим инде мин, гаепләмәссез.Ңурналистлар өстендә эәлибез бит менә. Мин аларның дошманына әйләндем бугай кайсыберенең, кайсыберенә әйтсәң ни, аңларлык дәрәҗәдә түгел. Ләкин бернәрсә дә эзсез узмый. Мин үзем кайдадыр бер әлегә билгесез бик тыйнак талантлы акыллы кешене канатландырып җибәрер өчен язам.фәрхәт белән килешәм мин дә, талантсыз ертлачлар бик күп, алар талантларны басып китәләр чүп үләне кебек. №32 (46347) / 04.06.2010 17:15:52
//Әдәбият кешене тәрбияләми...// №31 (46060) / 02.06.2010 21:33:11
Шул-шул Фәрхәт! Балалар белән тәмам аптыраш!ничек тәрбияләргә белмәссең! №30 (46058) / 02.06.2010 21:21:42
Фәрхәт №29 №29 (46055) / 02.06.2010 21:09:16
Сүз дә юк югары әхлаклы бала тәрбияләү динебезнең, һәр ата-ананың бурычы.Шундыйлар җәмгыяттә иң күркәм биеклекләргә ирешүчеләр булырга тиеш.Әлбәттә сау-сәламәт һәм тирән белемле дә булсыннар.Бу идеалда шулай.Кызганычка каршы камил булмаган тормышта бу балалар югалып калалар.Бихисап әхлаксыз,астыртын бәндәләр золымына бик тиз эләгеп югалып калалар.Ә чынбарлыкның нинди булуын күреп үскәннәр тормышта әрсез,ертлач булалар алардагы әхлак,әгәр булса тиз эреп юкка чыга.Шуңа күрә бүгенге көндә шул сыфатлары да ярдәмендә үсеп киткән зур түрәләребез авызыннан намус,әхлак кебек сүзләр ишетелми.Тәрбия эшендә бу нәрсәләрне дә исәкә алырга кирәк.Йомшак ихтыярлы булмасыннар. №28 (45989) / 02.06.2010 14:42:51
// Яшәү мәгнәсен эзләү - булмаган,ялкау,мәгнәсез кеше эше. №27 (45949) / 02.06.2010 09:49:48
Минем "ископаемый" элек каешка курсэтэ иде. Хэзер кем башларына гына устен балам дип тэрбияли. Менэ быел медицина институтына барам эле. Иркэ кебек доктор булам да узлэрен тэрбиялим!!!! №26 (45943) / 02.06.2010 09:20:30
Яшәү мәгнәсен эзләү - булмаган,ялкау,мәгнәсез кеше эше. №25 (45937) / 02.06.2010 01:00:57
Ә әдәбият яссылыгына күчергәндә, тәрбияне ашау, эчү, матур киенү кебек тар итеп аңлау анда да күчте. Сәхнә, радио, ТВ, матбугат, әдәбият тәрбияләми, еш кына боза дип диагноз куярлык. Сәхнәдә борын сеңереп, шул нәмәстәйне ашап күрсәтеп, яки кемнең нинди әгъзасы нинди зурлыкта, аның белән нишлиләр дип тикшереп, шаркылдап көлдереп, мәгънәсезгә әйләндек. Син язарга алынгансың икән, гыйбрәт алырлык булсын. Сәхнәдән уйнап күрсәтәсең икән, кемдер оялсын... Шул ук исерекне уйнасаң да... Геройларың белән укучы бәхәсләшсен, талашсын, килешсен, җәлләсен һ.б.лар... Мин үзем журналистлардан һәрчак сорыйм, бу мәкаләне нигә яздың? Ни әйтрегә теләдең? Укытучы буларак дәрес планы төзи идек, башында дәреснең максаты, йомгак кебек төшенчәләргә җавап бирәсе. Язучы, журналист, артист та шул сорауларга җавап бирә алса гына аның эше мәгънәле. Кызганыч, бүген аумакайлык модада. Типа, артист ни кия, кем белән хыянәт иткән, ничә баласы бар... Монда да бит шундый язмалар гына ябырылып укыла, шулар гына рәхәтләнеп чәйнәлә. Менә нәрсә борчый мине. Үзебез югары зәвык таләп итәбез, ә үзебез чүп-гайбәт белән яшибез. Иң аянычы шунда: китап, газета укымыйбыз. Вакыт тар. Тик укымыйбыз димибез, укырлык әйбер юк, дибез. Укырлык әйберне эзләп торабызмыни?! №24 (45936) / 02.06.2010 00:10:08
Дөрес әйтәсең. Тукайны да мине тәрбияли дип әйтә алмыйм. Мине Тукай кебек тәрбияләгәннәр дип әйтә алам.Ягъни ул миңа туры килә.Муса Җәлил туры килми.мәһдиевнең тасвирлауларына исем китә. Нәкъ ъзем кебек. Ул аны матур тасвирлагант гына. Мин алай булдыра алмыйм. Мине әни, әти тәрбияләде. шунысын төп-төгәл әйтә алам.беркайчан китап геройларым, экран геройларым булмады.Миңа алар чит-ят нәрсәләр кебек иде бөтенләй. Аннары шунысын төгәл беләм - әни бик каты яратты безне.Улыма сөйләп утырдым әле бүген дә. кушканын эшләмәсәң, каты ачуланганы истә. тик беркайчан да түбәнсетеп бер тапкыр да! сүз ычкындырганы булмады. №23 (45935) / 01.06.2010 23:55:31
юк укыганлыгыңны күреп торам. Тик син аны информ алу өчен генә укыгансың кебек. ә минем өчен ул- башка нәрсә иде. №22 (45934) / 01.06.2010 23:53:14
Күке, мине китап укымагансың дип әйтергә теләмисеңдер бит)))))) №21 (45930) / 01.06.2010 23:35:49
көзге булган- "гараҗны, "кунакны" яратмыйбыз бит әле! №20 (45928) / 01.06.2010 23:27:26
Кактус, миңа дәшкәнсең икән. вакыт җитеп бетми бу арада, матур җәй килде бит.Тәрбия ул кечкенә кеше баласы-звереныштан олы кеше ясау.Бу сүздән соң кеше нинди була, яисә кешелеклек нәрсә ул? дип сорау куярга була, анысы тәрбия нщрсщ ул соравына кагылмый.Болар икенче темага сораулар. №19 (45924) / 01.06.2010 23:17:49
эммм. әдәбиятның тәрбиясе бармы, анда идеология була аламы дигән нәрсәне тагын икенче кырыйга өстерисез әфәнделәр. №18 (45922) / 01.06.2010 23:06:40
Тәрбия ул тамак, кием ялы гына түгел. Олы сүз дип әйтергә тели Кактус. Һәм хаклы. Ата-ана хакы, бала хакы бар. Олыларга хөрмәт, балаларга үрнәк. Һәркайсыбызның яшәү рәвеше ул ниндидер тәрбия. Инде шактый яшәлде. Нәтиҗәләр әйтә алам. Мин бала чакта өлкәннәргә хөрмәт күрсәтми, кыерсытканннар бүген үзләре өлкәннәр. Һәм бумеранг законы яши. Аларның картлык көннәре коточкыч сурәттә үтә. Бармак бөгеп язмышларны санап китә алам. Үзең нинди, киләчәгең шундый. Юмартлык, кече күңеллелек, башкаларга ихтирам, үзеңне зурга куймау, башкаларны пычыратмау, гайбәтне колагыңа кертмәү, һ.б. сыйфатлар якты киләчәк билгесе. Мактанып әйтүем түгел: 5 тапкыр күчендек. Күршеләребез гел елап озатып кала. Барысы белән дә аралашабыз, аралар ерагайса да. Бәлкем безгә генә әйбәтләр туры киләдер. Иң беренче үзең әйбәт булырга кирәк. Иман, инсаф юлдаш булса гына тормыш якты. №17 (45890) / 01.06.2010 19:39:54
Кактускага. // Ник соң әле өр-яңадан Америка ачып азапланабыз, хакыйкатьне әллә кайчан авызыбызга чәйнәп каптырганнар ләбаса. Динебез кушканча яшәргә кирәк, шуннан да үтемлерәк тәрбия чарасы юктыр.// Әйе, килешәм, шулай булырга тиеш. Әмма минем сорауны дөрес аңлап бетерә алмадылар. №16 (45887) / 01.06.2010 18:56:50
Тәрбия гаиләдән, баланы яхшы белән яманны аерырга, милләтнең гасырлар буена сыналган әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтүдән башланадыр инде. №15 (45874) / 01.06.2010 15:32:27
Читләшмим мин! Тәрбия бит ул,тегеләй бул, болай бул дип такылдау гына түгел. Шул китаптагы геройлар белән кеше үз тормышын чагыштыра кеше, уйлана башлый. геройның тормыш юлындагы киртәләрне җимерүе, укучыга да көч өсти. Герое белән елый да, шатлана да ул. Персонаҗларның гамәлләре аша аңа бәя бирелә. шул чагында син аларга омтыласың, гашыйк буласың,я киресенчә... №14 (45872) / 01.06.2010 15:23:18
Күке! Җаваптан читләшмә! "Тәрбияне ничек аңлыйсыз?" - дип соралды. №13 (45869) / 01.06.2010 15:11:27
хәзер-хәзер Кактус! Мин фикер тупладым әле. әсәрләрне күңелдә яңарттым. №12 (45868) / 01.06.2010 14:55:13
Кыйсса, бу яхшы тәрбияви кыйсса. Әдәби әсәрләр дә, әкият тә кешене тәрбияли. Әмма "тәрбия сүзен ничек аңлыйсыз?" -дигән сорауга Фәрхәттән башка язучы күренми. Кая безнең чәчрәп чыгып: "кемнең җенесе нинди"леген тикшерүче абстайлар. Нигә аптырап калдыгыз. Иркә, Агыйдел сылуы, Күке, казлар каралевасы), ник тавышыгыз ишетелми. Нәрсә ул - ТӘРБИЯ? №11 (45832) / 01.06.2010 08:38:23
Бер палата ике өметсез авыру яткан. Икесенең дә хәле чиктән тыш авыр була. Берсе көннәр буе ятып кына тора, икенчесенә көненә бер генә сәгать утырып торырга рөхсәт ителә. Аның урыны тәрәзә янында булгач, ул иптәшенә урамдагы күренешләрне сөйли. №10 (45829) / 01.06.2010 08:10:17
Китап,сәнгать әсәрләре һәм табигать онтылган.Гафу. №9 (45805) / 31.05.2010 23:15:04
ә мәңгелек кыйммәтләр турында кайсы этапта сөйләшергә кирәк Фәрхәт?! №8 (45803) / 31.05.2010 23:11:01
Тәрбия,минемчә, адәм баласында җәмгыять үсешенең билгеле бер этабына ярашлы сыйфатлар формалаштыру буенча максатчан эшчәнлек.Үз эченә гаиләне,б.бакчасын,мәктәпне,урамны,хезмәт коллективын,СМИләрне,сәяси һәм иҗтимагый оешмаларны һәм дәүләт органнарын ала. №7 (45799) / 31.05.2010 23:02:34
минем хәзер партия чорын дөрес яктырткан әсәр укыйсым килми. Соңгарак калдык . менә 20 еллап иртәрәк булса!.. №6 (45794) / 31.05.2010 22:53:39
Трилогияне зур кызыксыну белән укып чыктым.Фоат ага әгәр үзе шул чорда КПСС райкомында эшләмәсә бу кадәр дөрес итеп яза алмас иде.Чыннан да ул вакыттагы система шактый сәләтле егетләрдән дә, буыны сыек булса, шамакайлар ясады.Үзенә каршы килергә җөрьәт иткәннәрне партия босслары аямады.Бу хәл, түбәннән алып югарыга кадәр, яраклашучан,үз принциплары булмаганнарга үсү мөмкилеге ачты.Шулар КПСС җимерелгәч тә хакимият башында калды.Дәүләт милкен үзара бүлеште.Ә хәзер яңа шартларда дәүләт белән идарә итеп азапланалар.Егерме ел вакыт үтеп китте,төрле лозунглардан башка әллә ни кыра алганнары юк.Үзләре комсызлыкларын тыя алмыйлар ә халыкның эшкә дәрте юк.Ике арада бер- беренә ышанмау упкыны барлыкка килгәч каян килеп хезмәт җтештерүчәнлеге күтәрелсен? №5 (45743) / 31.05.2010 19:43:32
Җәмәгать "тәрбия" сүзен ничек аңлыйсыз? Күп кеше "тәрбия" сүзен дөрес аңламыйча, яисә бертөрле генә аңлап фикер йөртәләр дә, юк алай түгел, болай ул дип бәхәсләшеп утыралар. Кем ничек аңлый? Шуны языгыз әле, оршышмыйча гына. Сабырлык белән генә. №4 (45740) / 31.05.2010 19:25:54
Фоат Садриев, укып караргамы дип тора идем, үтердегез тәрбияви роль белән!!!!!!ТӘРБИЯЛӘМИ!!!!!Мине һәм башкаларны ата-ана тәрбияләде. Җәмгыять, дәүләт кайбер сыйфатларны сындырырга маташты. Сындыра алмады. Коммунизм үзе сынды. Укучыны тәрбиялим дип аны төшерә башлауга, укчыларыгыз юкка чыгачак. №3 (45719) / 31.05.2010 16:37:10
Агидел сылуы, menä sin äyt äle aghiydel-dä sylular bulamy alar?! ) №2 (45693) / 31.05.2010 14:58:42
Менэ курэсезме, олы абзагыз да ялган кирэкми ди. Барыгыз да акча яратасыз, мин акча турында язсам, бэдбэхет дисез. Барыгыз да эротика ярата, мин язсам жинел холыклы кыз дисез. Ярый инде мине анлаучы Иркэ апа бар. Зилэйлук землячка да узенэ администратор итеп алмады. 30% бирер идем, бай егетлэрне дэ булешер идем. №1 (45692) / 31.05.2010 14:43:21
|
Иң күп укылган
|