поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.09.2019 Җәмгыять

Казанда халыкны авария хәлендәге торактан күчерәчәкләр

Казанда 2019 елдан алып 2025 елның сентябренә кадәрге чорда халыкны авария хәлендәге торактан күчерү программасы расланды. Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков Казан мэриясендә узган иртәнге киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

«Чираттагы этапка 2012-2017 елларда авария хәлендә дип табылган йортлар кертелергә мөмкин. Шул рәвешле, 2019-2025 елларда программага Казан шәһәре буенча 519 фатирлы 51 йорт кертелде, аларда 1,5 меңгә якын кеше яши», - дип хәбәр итте спикер.
 
Ул билгеләп үткәнчә, программаны финанслауның гомуми күләме 893 миллион сумнан артып китә, «аның 639,5 миллионы – федераль Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды акчалары. 254,3 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүленә».
 
Кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерү өстәмә акча түләмичә яңа фатирлар бирү юлы белән 6 этапта узачак. Быел 16 йорттан кешеләрне күчерү күздә тотыла.
 
«Торак сәясәте идарәсе тарафыннан 55 фатир сатып алу буенча аукцион игълан ителде. Аның нәтиҗәләре 16 сентябрьдә билгеле булачак», - диде Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы.
 
Моннан тыш, 2019 елда 32нче Хәрби шәһәрчектәге 5 йорттан кешеләрне күчерү планлаштырыла. Бушаган участокларны инвесторга бирәчәкләр.
Фото: соцсети
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.09.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»