|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2019 Хәвеф-хәтәр
25 яшьлек кызның каберен кем актаруы билгелеМәләвездә 25 яшьлек кызның каберен чокулары турында хәбәр булган иде. Моның сәбәпләре ачыкланды. Кабер табутка кадәр чокылган. Ә мәрхүмәнең башы булырга тиешле урында — ярык. Бу вакыйга урынында көрәк белән хатын-кыз күлмәге табылган иде. Фаразларның берсе буенча, җинаятькә үлгән кызның элек йөргән егетенең катнашлыгы булырга мөмкин. Имеш, ул табутның буш түгеллегенә һәм кызның, чыннан да, җирләнгән булуына инанырга теләгән.
Полициягә гариза белән кызның әнисе мөрәҗәгать иткән. Җинаятьчегә өч айга кадәр кулга алыну, бер елга кадәр холык төзәтү эшләре һәм 40 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин, дип яза Кызыл таң.
--- |
Иң күп укылган
|