поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.07.2019 Дин

"Исән вакытта моны кайгыртырга һәркем бурычлы"

«Кеше вафат булгач, өч эштән кала, аның бар гамәлләре дә тәмамлана. Болар: әҗере тукталмый торган сәдака, башка кешеләр дә куллана ала торган белем, аның өчен Аллаһка дога кыла торган балалар» (Хәдис).

Бу җир йөзендә яшәгәндә бай булырга, мал тупларга ничек кенә омтылсак та, адәм баласы бер генә әйберне дә үзе белән ахирәткә алып китә алмый. Ә тупланган бар милек хуҗасы вафат булганнан соң варисларга мирас булып кала. Мирас исә матди байлык белән бәйле булса да, мөселман өчен ул – кеше хакы, хокукы һәм шәхси җаваплылык.
 
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин аңлатуынча, шәригатьтә каралган мирас хөкемнәре ул – Аллаһы Тәгаләнең әмере, боерыгы. «Мөселман дөньяда вакытта намаз укырга, ураза тотарга тиешле булса, аның малы да вафатыннан соң шәригать буенча бүленергә тиеш. Ягъни вафат булгач та аның эше бетмәгән була әле, кеше үзе артыннан сугышучыларны, әрләшүчеләрне, талашучыларны калдырырга тиеш түгел, ә бәлки, «мин вафат булганнан соң калган малымны Коръән кушканча, Аллаһ кушканча, «Ниса» сүрәсенең 11-12нче һәм 176нчы аятьләренә муафыйк буларак бүлегез», – дип әйтеп калдырырга бурычлы», – ди «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме.
 
Үлем кебек кайгы-хәсрәт адәм баласын үзара берләштерер кебек тоелса да, еш кына тормышта башкача килеп чыга. Мәрхүмнән калган фатир бер генә бүлмәле булса да, йорт-җире искергән булса да, аңа кызыгучылар күбәеп китеп, милекне судта бүлеш башлана. Андый хәлләр мәхкамә карары белән генә төгәлләнсә бер хәл, туганнар арасында дошманлыкка нигез салына.
 
Коръәндәге «ән-Ниса» сүрәсенең мирас турындагы 11нче аяте, Аллаһ сезгә боера, дип башлана. Бу Аллаһ кушкан әмер һәм ул үтәлергә тиешлек турында сөйли. Аятьнең дәвамында мирас өлешләре турында бәян ителә. Ә ахырда, «мирас малы мәетнең бурычларын вә васыятен үтәгәннән соң гына бүленер», – диелгән.
 
Билгеле ки, мирас кешенең вафатыннан соң бүленә. Кагыйдә буенча, мәрхүмнең мал-мөлкәтеннән иң элек бурычлары түләнә, күмәр өчен чыгымнар каплана, васыятендә (әгәр була калса) күрсәтелгәнчә өләшенә. Шуннан соң гына калган милек мирас кагыйдәләре буенча бүленә. Искәртеп узу урынлы булыр, шәригать буенча малның 1/3 өлешенә генә васыять языла ала.
 
Зөлфәт хәзрәт әйтүенчә, васыять белән мирас икесе ике зур бүлек. «Васыятьнамәнең мираска кагылышы юк. Васыять ул башкарырга өлгерелмәгән эшләрне әйтеп калдыру, теләк теләп калдыру, ә мирас бүлү ул төгәл Аллаһ кушканны үтәү. Васыять ул малыңны чит кешегә бирү дигәнне аңлата. Син үз малыңның 1/3 өлешен сәдакаи-җәрия шикелле бирәсең, әйтик, мәсәлән, минем 100 мең сум кала икән, мин әйтә алам, 10-20 меңенә Коръән алып, мәчетләргә куегыз, дип. Менә бу васыять була. Мин аны кемгә әйтә алам – үземнең варисларыма», – дип аңлата остаз.
 
Адәм баласының фани дөнья тормышы бер сынау һәм аны ничек үткәрүебез турында безне имтихан көтә. Аллаһ каршында җавап тотканда дөрес бүленмәгән мирас өчен дә соралу булачак. Шуңа күрә исән вакытта моны кайгыртырга һәркем бурычлы. «Бу тәртипләрне белмәгән идем» кебек аклану мөселман кешесен җаваплылыктан азат итми.
 
Моны Зөлфәт хәзрәт болай аңлатты: «Кешенең дөньялыкта калган бурычлары өчен аңа кабер газабы бар икәнлеген беләбез. Шул ук вакытта һәрбер эш Коръән кушканча, шәригать кушканча, хәдисләргә, аятьләргә муафыйк буларак башкарылырга тиеш икәнлеген дә беләбез. Аллаһ кешегә дөньялыкта бурычлар йөкләде һәм ахирәткә күчкәндә дә, артыннан иминлек калдырырга боерды. Кешене җирләгәндә, күмәр алдыннан имам борылып: «Бу кешенең бурычлары калган идеме?» – дип сорый. Ягъни бу кешенең артыннан бар әйбер чиста, тигез, матур итеп калырга тиеш. Әгәр дә кеше вафат булып, аны җирләгәннән соң артыннан низагы калса, әлбәттә, ул аның хәлен бер дә җиңеләйтми, авырайтачак кына».
 
Югарыда телгә алынган «Ән-Ниса» сүрәсенең 11нче аятендә кызларга караганда улларга ике өлеш артык мирас калдыру турында боерык бирелгән. Кайберәүләр моны кабул итә алмый һәм бу Аллаһның боерыгы икәнлеккә игътибар да итмичә, хатын-кызның хакын киметү дип бәяли.
 
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин кызларның хакларын кимсетә дигән сүзләр, әлбәттә, хаклыкка туры килми, ди. «Кыз бала билгеле бер яшькә җиткәнче әти-әнисенең йортында тәрбияләнә, аннары кияүгә чыга – икенче бер ирнең гаиләсенә керә. Ә ул иргә шул мирас малы буенча тулы бер өлеш тиеш. Димәк, хатын-кыз исә шул вакытта иренең карамагында булып, ирнең тәэминатында яши», – дип аңлата.
 
Мәрхүмнең мирасы бүленгәндә өлешләп һәм туганлык тармаклары буенча исәпләнелә. Алар Коръәндә күрсәтелгән. Әлбәттә, һәр кеше бу өлкә белгече була алмый. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам: «Минем өммәтемнән мирас хокукын иң яхшы белүче Зәйд ибне Сәбит», – дигән. Аннан соңгы галимнәр, бәхәсле сораулар калса, Пәйгамбәребезнең әлеге сәхабәсе фикеренә таянган. Чөнки ул төгәл Коръәнгә һәм сөннәткә туры килгән була. Интернетта «Әл-мирас» проекты бар. Анда мирас турында җентекле мәгълүмат бирелүдән тыш, «мирас хисабы»н исәпләп карау мөмкинлеге дә тудырылган. Калькулятор Коръәндә исән калган туганнарга тиешле өлешләрне генә күрсәтеп калмыйча, аларны процентларга әйләндереп тә бирә. Кызыксынган кеше almiras.ru адресы белән интернетка кереп, хисаплап карарга мөмкин.
 
Зөлфәт хәзрәт аңлатканча, һәрвакытта да мәрхүмгә иң якын – иң беренче буын алына. «Ягъни, әгәр ир үлде икән – хатыны, балалары. Ә хатыны үлде икән – ире, балалары. Һәрвакыт шулай алына. Балалар, әлбәттә, һәрберсеннән күбрәк, өстенрәк алачаклар», – ди ул һәм мирас бүлер вакыт җиткәч, республиканың Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Казыйлар мәрхүмнән калган мирасны шәригать кагыйдәләре буенча бүлешергә ярдәм итәчәк. Сөйләшү ахырында мөгаллим Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең хәдисен китерде. Аллаһның рәсүле мирас гыйлемен өйрәнергә өндәгән, ул динебезнең яртысы, дигән һәм «Кыямәт көне алды галәмәтләренең берсе булып, мирас гыйлеменең юкка чыгуы булыр», – дип кисәткән.
 
Мирас Ислам дине хокукындагы зур бүлек, ә мирас бүленеше үзе гаять җитди тема һәм ул һәрберебезгә кагылышлы. Шуңа күрә аңа игътибарлы булырга чакырабыз.
 
Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА,
 
Казан шәһәре, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.07.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»