поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.05.2010 Милләт

ГАЛИДӘ КОМНАН БАУ ИШМИЛӘР

Похвистнево районының Гали авылында булачак Бөтенроссия авылларының Сабан туена әзерлек эшләренең барышы турында «Бердәмлек» соңгы вакытларда еш кына хәбәрләр биреп тора. Алар, әлбәттә, барыбызны да кызыксындыра.

Сабан туе. Бу – бала чактан ук каныбызга сеңеп калган, күңелебезнең иң түрендә сакланучы бәйрәм хисе. Гали авылында булачак олы Сабан туе турында ишеткәч, үзебезнең авылда моннан алтмыш еллар элек һәм аңа кадәр дә уздырылып торган сабантуйлары искә килеп төште. Татарстаннан күп чакрымнар еракта – Себердә, Краснояр краеның куе кара урман уртасына кереп урнашкан татар авылында да һәр елны шушы матур Сабан туе уздырылмыйча калмый иде.

 

Сабан туе көнне авылның барлык яшьләре, балалары берничә яхшы атны арбаларга җигеп, аларны тере чәчәкләр, яшел агач ботаклары белән бизәп, үзләре дә киенеп-бизәнеп шул арбаларга утырып, гармуннар уйнап, җырлап, һәрбер өйнең ишек алдына кереп, Сабан туе бүләкләре җыеп йөриләр. Өй хуҗалары үзләренең көчләренә карап, Сабан туена нинди дә булса бер бүләк бирергә тырышалар. Бүләкләрнең мәҗбүриләре дә бар: яшь киленнәрдән – сөлге, кызлардан – чиккән кулъяулыклар, хуҗабикәләрдән пешереп, төрле буяуларга буялган төсле күкәйләр һәм үзләре пешергән сыйлар көтелә.

 

Бүгенге сабантуйларына карап, масаеп әйтергә була: борынгы Сабан туе уеннары берсе дә югалмаган. Шул ук вакытта Сабан туе елдан-ел яхшы якка таба үзгәрә дә бара. Уеннарның төре, саннары, сыйфатлары арта, бүләкләр кыйммәтләнә, тамашачыларның саны күбәя.

 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Бөтенроссия авыллары Сабан туен Гали авылында үткәрергә дигән карары – көчле һәм тирән карашлы гамәл. Бу карарны беренче ишеткәндә күңелдә бераз ниндидер шом да туып куйган иде. Шундый киң күләмле Сабан туеның тарихи илебез Татарстаннан читтә – Самара өлкәсендә үткәрелүе – бу, әлбәттә, халкыбызның мөмкинлекләренә зур ышану, шул ук вакытта зур сынау да. Уйлап карасаң, карар тирән мәгънәле, фәлсәфә эчтәлекле, ул сибелеп яшәгән татарларны чит итми, ә киресенчә, татарларның берлеген, бердәмлеген күрсәтә. Күренекле эшләре, уңышлы тормышлары, тәртипләре белән үзләрен күрсәткән милләттәшләребез яшәгән атаклы Гали авылы – олы бәйрәмне үткәрү өчен барлык яктан да отышлы урын.

 

 Гали авылына нигез салынган вакытларда Самара шәһәре 24 ел элек кенә, ә Пенза шәһә-ре – 53 елдан, Санкт-Петербург – 93, Чиләбе – 126, Оренбург 133 елдан соң гына салына башлаган. Галилеләр күптөрле вакыйгаларны: коллык заманаларын, Октябрь революциясен, колхозлар төзү чорын, күпсанлы халык күтәрелешләрен, сугышларны, шу-лар арасыннан Наполеонга каршы сугышны, Гражданнар, Беренче һәм Икенче Ватан сугышларын башларыннан кичергәннәр. Күп гасырлы тормышларында Гали халкы егерме биштән артык патша белән, уннан артык дәүләт башлыклары җитәкчелегендә, берничә сәяси системаларда яшәргә өлгергән. Бу күптән узган тарихи вакыйгалар Гали авылы татарларының шушы җирләрдә төп халык булганнарын бәхәссез күрсәтеп тора.

 

Хәзер Галидә авылның нигезен салган бабайларның 7-8нче буын оныклары яши. Алар күпсанлы тарихи вакыйгаларны, караңгы, надан, явыз вакытларны башларыннан кичереп, башка халыклар белән кушылып, югалып калмаганнар, туган телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне югалтмыйча саклаганнар һәм аларны алга алып баруда үзләренең зур өлешләрен керткәннәр.

 

Гали авылы сәяси системаның нинди булуына карамыйча, шул ук вакытта гомуми кануннарны бозмыйча, үз кануннары белән яшәп ята.

 

Бу авылда беркайчан да комнан бау ишмәгәннәр, аларда «алма пеш, авызга төш», дигән мәкальне бервакытта да ишетеп булмый.

 

Бөтенроссия авылларының Сабан туен үткәрү өчен, Гали авылы кыек атып туры тидергән җир түгел. Үзенең уңышлы эшләре белән бу авыл районда, өлкәдә һәм Татарстанда дан алган. Авылның эшләре белән танышырга, эш нәтиҗәләрен күреп үрнәк алырга башка җирләрдән авыл хуҗалыгы вәкилләре күп килә. Бу авылда эшне дөрес итеп, булсын дип эшли белә торган, нык куллы, зирәк аңлы, көчле рухлы татарлар яши. Бу авылда көнчелек юк, халык бер-берсенә булыша, бер-берсен хөрмәтли белә, онытылып, югалып калган кешеләр юк.

 

Гали татарлары бер-берсе белән дус, тату яшиләр. Биредә олылар кечеләрне, кечеләр олыларны хөрмәт итә. Биредә кешеләр балаларына үзләренең дөрес тормыш мисалында тәрбия бирәләр.

 

Борынгы әби-бабаларыбыз башлап җибәргән, бүгенге көнгә кадәр югалтмыйча саклап килгән, ә һәр елны аны зурлап бәйрәм итә торган Сабантуй бәйрәме идеясенең хәзерге хуҗалары да, Галидә буласы олы бәйрәмне үткәрергә карар бирүче, әзерләүче һәм аны алып баручылары да без – татарлар. Шулай булгач, буласы Сабан туена әзерлек һәм аны уңышлы үткәрү, эшче төркемнең һәм Гали авылы халкының гына бурычы түгел, ә һәрбер милләттәшебезнең, һәммәбезнең шәхси бурычы ул.

 

Гали авылында буласы Сабан туе авыл күләмендәге генә гади бәйрәм түгел. Ул бөек дәрәҗәле Бөтенроссия авылларының күмәк Сабан туе, бик зур милли-мәдәни һәм сәяси, бик әһәмиятле вакыйга.

 

Ул Татарстанның Бөтендөнья татар конгрессы, Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә һәм Похвистнево районының «Туган тел» татар җәмгыятьләренең, Гали авылы һәм аның халкының башка милләт халыклары алдында абруен күтәреп, милләтебезнең рухи көчлелеген, бердәмлеген, дуслыгын күрсәтергә тиеш.

 

Бу югары уйлар безгә – хуҗа кешеләргә дә, үзенең таләбен югары күтәрә, чөнки күптөрле милләтләр җыелган җирдә төрле кешеләр: әдәпсез, холыксыз, башлары кызганнар да, халыклар дуслыгын бозарга теләүчеләр дә, милләтебезнең алга баруына эчләре пошканнар, хәтта провокаторлар да булуы мөмкин. Шуңа күрә иң беренче үзебезгә тәртипле, көчле, кунакчыл, сабыр булырга кирәк. Үзебездә бу сыйфатлар булмаса, без тәртип бозучыларны тәртипкә тарта алмаячакбыз. Безнең үзебезгә бик дикъкатьле, уяу булырга кирәк.

 

Без зур түземсезлек белән Сабан туе мәйданының һәм галилеләрнең күңел капкалары ачылганын көтеп калабыз.


Нәкыйп ГАТИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»